Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 21.04
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название работы:

Без табигать балалары. Работа №265950

Дата публикации:
Автор:
Описание:

БЕРЕЖНОЕ ОТНОШЕНИЕ К ПРИРОДЕ

Работа:
Тема. Безнең якташ язучыларыбыз Әдәби әсәрләрдә һәм шагыйрьләребез иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәте.
Эчтәлек.
I.Кереш өлеш.
II.Төп өлеш.
1.Уку дәресләрендә без өйрәнгән әдәби әсәрләрдә һәм халык авыз иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәте;
2.Елның дүрт фасылы язучылар һәм шагыйрьләребез иҗатында;
3.Якташларыбыз Рабит Батулла һәм Мөдәрис Әгъләмов иҗатында табигать;
4.Габдулла Тукай һәм табигать;
5. Хәкимҗан Халиковның “Тургай”, Җәүдәт Дәрзаман “Бөҗәкләр белән сөйләшү” шигырьләренә күзәтү;
6.Без – табигать балалары.
III.Йомгаклау.
Кереш өлеш.
Мин үземнең фәнни эшемне “Без – табигать балалары”юнәлешендәге “Әдәби әсәрләрдә һәм халык авыз иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәте”темасын сайладым.Эшемнең максаты :
1. Уку дәресләрендә без өйрәнгән әдәби әсәрләрдә һәм халык авыз иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәтен тикшерү;
2.Рабит Батулла, Мөдәрис Әгъләмов иҗатына күзәтү ясау, сурәтләнгән чараларны үзебезнең як табигате белән чагыштыру;
3.Кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Башлангыч сыйныфның уку дәресләрендә без шагыйрь һәм язучылар иҗаты аша табигать матурлыгын аңларга өйрәнәбез.Елның дүрт фасылына да багышлап язылган хикәя-шигырьләрне укып, фикер йөртәбез, үзебезнең як табигате белән чагыштырабыз, матурлыкны тоя белергә өйрәнәбез. Язучыларыбыз әсәрләрендә һәм шагыйрьләребез шигырьләрендә сурәтләнгән көзге, кышкы, язгы, җәйге табигать матурлыгы, гүзәллеге белән танышабыз. Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары якташларыбыз Рабит Батулла һәм Мөдәрис Әгъләмов әсәрләрен укыганда алар белән горурланабыз! Рабит Батулланың “Терек-терек Кырмыска” әкиятендә , Мөдәрис Әгъләмовның “Матурлык минем белән” шигырендә сурәтләнгән табигатьне үзебезнең як табигате белән чагыштырып, охшашлыкларын табып,сөенәбез.
Габдулла Тукай да үз әсәрләрендә һәр ел фасылының матурлыгын, ямен, гүзәллеген күрсәткән. Г. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Ул үз шигырьләре аша балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга, табигатьне сакларга өнди.
Шәүкәт Галиевнең “Кеше урман кисә” шигыре уйланырга мәҗбүр итә.Кешеләрнең күпләп урман кисүләренә күкеләрнең ачынып кычкыруы язылган. Урман кисүче эшеннән туктап, сорап куя:
-Күпме яшәрмен, Кәккүк, санап кара? -Яшәрсең урман яшәгән чаклы,-ди.
Урманнар шаулап үссен- агачларны кисмик! Елга-күлләребез саекмасын – аларны пычратмыйк, чистартып торыйк! Безнең уку китабында язылганча:
Кошлар сайрасын урманнарда, Күлләрдә йөзсен балык.
Бу хикәяләр, әкиятләр, шигырьләргә күзәтү ясаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдек: Язучылар да, шагыйрьләр дә табигатьтән илһам алып, иҗат итәләр.Табигатьтән башка кеше яши алмый! Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк.
Төп өлеш.
Башлангыч сыйныфның уку дәресләрендә без шагыйрь һәм язучылар иҗаты аша табигать матурлыгын аңларга, тоя белергә өйрәнәбез. Мәсәлән: Касыйм Тәхау “Көзге урман”, Рөстәм Мингалим “Август каеннары”, Равил Фәйзуллин “Тугайда”, Фатих Хөсни “Яфраклар коелганда”, Зәкия Туфайлова “Яфрак ява”, Роберт Миңнуллин “Сары мизгел” хикәя-шигырьләрендә көз башы, алтын көз һәм көзнең соңгы мизгелләре белән очрашабыз.
Гәрәй Рәхим “Көз йөри”
Курайларда көз көйләрен уйнап, Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Агачларны сары төскә буяп, Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап алтын көз йөри.
Ә Гомәр Бәширов “Беренче кар”, Разил Вәлиев “Ява карлар”, Роберт Миңнуллин “Ак мизгел”, Һади Такташ “Ак чәчәкләр”, Касыйм Тәхау ”Урман читендә” әсәрләрендә кышкы табигать белән танышабыз.
Гамил Афзал “Язгы яңгыр”, Роберт Миңнуллин “Язгы төсләр”, Нури Арсланов “Яз”, Әхмәт Ерикәй “Тышта яз” әсәрләрендә язгы матурлык белән хозурланабыз. “Ямьле җәйләр җитә “темасы астында бирелгән шигырь, хикәяләрдә җәйге матурлыкка сокланабыз.
Рәшит Бәшәрнең “Гөлҗимеш”, Роберт Миңнуллинның “Кычыткан”, “Дару үләннәре”н укып, үсемлекләрнең, җәнлекләрнең, кешенең, табигатьнең бергә аерылгысыз бәйләнгәнен күрәбез. Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый, аңлый белергә дә кирәк.
Бүгенге көндә кешеләр табигатьне сакламыйлар. Елгалар пычратыла, хайваннар үлә, күп кенә үләннәр, чәчәкләр, агачлар юкка чыга.2 нче сыйныфта без Хәкимҗан Халиковның “Тургай” шигырен укып,ялгыз калган тургайны кызгандык.
-Тургай,нигә моңлы син? Мәрхәмәтсез бер очкыч
Нигә болай елыйсың? Агу сипте басуга.
-Инде елап арыдым мин Балаларым барсы да
Япа-ялгыз калдым мин. Шундук үлеп беттеләр,
Мине ятим иттеләр.
Җәүдәт Дәрзаман “Бөҗәкләр белән сөйләшү” шигырендә Чикерткәгә, Кырмыскага тынычлап яшәргә малайлар комачаулап, табигатькә зур зыян китерүләре турында укыдык. Уйланырлык эшләр күп икән шул,анда язылганча:
Аккошлар бетеп бара, Нишләптер бетеп бара.
Үрдәкләр китеп бара. Елгамны киптерәләр-
Әрәмәләр, сазлыклар да Кырга су сиптерәләр.
Аккошлар, үрдәкләр безнең сулыкларыбызны үз итсен! Әйдәгез,аларны куркытмыйк! Әрәмәләр шаулап үссен- агачларны кисмик! Елга-күлләребез саекмасын – аларны пычратмыйк, чистартып торыйк! Безнең уку китабында язылганча:
Кошлар сайрасын урманнарда,
Күлләрдә йөзсен балык.
Чәчәкле гөлбакчага
Әйләндерик Җир шарын.(Фәннүр Сафин)
Безнең якның табигате бигрәкләр дә матур! Җиләкле болыннары, катнаш урманы, чал тарихлы Чабак тавы, балыклы күлләре, елгалары, сай гына инеше –барысы белән дә горурланам мин! Табигатьнең матурлыгына сокланып йөрергә генә түгел, аны сакларга, аның турында кайгыртырга да кирәк! Табигатьне саклау өчен агачларны кисмәскә, кошларга оялар ясап куярга, әйләнә-тирәне пычратмаска, матур чәчәкләр күрдем дип, төбе-тамыры белән өзмәскә кирәк! Мин дә табигатьне саклауга үз өлешемне кертәм. Былтыр әти белән бакчада үсеп чыккан чия, слива куагы үсентеләрен Кызыл Таң урманына алып барып утырттык. Өч сыерчык оясы ясап, ишегалдына беркетеп куйдык. Мәктәп бакчасына да, әтиләр ярдәме белән ясалган ояларны алып килеп, урнаштырдык.
2нче сыйныфта без Әнәс Кари “Минем кунагым”шигыре белән таныштык:
Әнә ничек яраткан ул Мин ясаган ояны!
Бу шигырьне укыганда үзем ясаган сыерчык оясы белән горурланып утырдым!
Уку дәресендә без Гасыйм Лотфиның “Балалар ярдәм итә” шигырен бик яратып укыдык:
Шундый салкын кышларда Рәхәт, тыныч кышларга.
Бу сөекле кошларга Җим сибәләр аларга,
Балалар ярдәм итә Оя ясый балалар.
Кыш көне төрле-төрле савытлардан без дә сыйныфыбыз белән кошларга җимлекләр ясап элдек.Кышкы суыкларда кошларның без ясаган җимлектән сөенә -сөенә сыйлануларын карап торуы нинди күңелле!
Үзебезнең Түбән Биш мәктәбен тәмамлаган , Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары якташларыбыз Рабит Батулла һәм Мөдәрис Әгъләмов әсәрләрен укы ганда алар белән горурланабыз!4 нче сыйныфта Рабит Батулланың “Терек-терек Кырмыска” әкиятен укыганда,”Бәлкем, бу безнең Шыкмай авылының Кырмыскасыдыр”,-дип,сөенеп утырдык. Мөдәрис Әгъләмовның “Матурлык минем белән” шигырендә автор үзенең Пуст-Ашит авылының табигатен сурәтләгәндер дип горурланып укыдык.
Габдулла Тукай да үз әсәрләрендә һәр ел фасылының матурлыгын, ямен, гүзәллеген күрсәткән.
“Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта...”
Игеннәр урылган, җыелган, тургай пыр-пыр килеп ризык эзли, кошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнә, урманнар саргаеп, зәгъфран төсенә кергән, мәрхәмәтле кояш та яктысын киметкән. Г. Тукай “Елның дүрт фасылы”, “Җәй көнендә”, “Чыршы” шигырьләрендә табигатькә мәдхия җырлый. Г. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп Туган җиремә, Туган авыл, Җәйге таң хатирәсе һ. б. дип атый.
Тау башында салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, су тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
(Г.Тукай “Туган авыл”)
- дип яза шагыйрь туган авылының матурлыгына сокланып.
Г. Тукай үз шигырьләре аша балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә.( “Фатыйма белән Сандугач” )
“Кошларга” шигырендә исә: “Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!” – ди.
Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли.
Тик гомрем бик кыска: Бул яхшы, рәнҗетмә,
Бары бер көн генә, — Һәм тимә син миңа!
- дигән юллар укучыда табигатьнең тере җан ияләренә кызганучан, мәрхәмәтле караш тәрбияли.
Гомумиләштереп әйткәндә, язучылар иҗатында табигать зур урын алып тора. Туган якларына булган мәхәббәтләрен шигырьләре, әсәрләре аша укучыларына җиткерә алар.
Һәм шушы әсәрләре белән алар кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтәләр кебек.
Йомгаклау.
Әйдәгез, үзебезнең туган якның табигатен саклауга үзебездән һәрберебез өлеш кертик! Əйдәгез, күбрәк агачлар утыртыйк, чөнки агачлар алар - кислород чыганагы. Чишмәләрне чистартыйк, чөнки чиста сулыклар - алар сәламәтлек чыганагы. Ни хикмәттер, еш кына искитәрлек күренешләргә тап булабыз. Төптән кисеп ташланган яшь чыршылар, ботарланып беткән каеннар, балан куаклары, күңел ачканнан соң калган чүп-чарларны күреп йөрәк әрни. Беркем дә күрми әле дип, нигә шундый ямьсез гамәлләр кылырга? Рәнҗетмәскә иде табигатьне! Ә бит һәркайсыбыз чиста урыннан җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга яратабыз.Саклыйк табигать матурлыгын! Табигатьне саклау – ул безнең изге бурычыбыз. Өлкәннәр, әйдәгез, бүгенге көн белән генә чикләнмичә, киләчәк буынга үрнәк күрсәтеп, күмәк эшкә тотыныйк! Безнең төп бурыч - экологияне яхшырту! Табигать–Анага зыян китермәскә иде, Кешеләр! Без бит - табигать балалары!
Табигатьнең яшел бишегендә Туган йортым булган табигатьне
Елап-көлеп үскән кызчык мин. Саклау – минем изге бурычым!
Кулланылган әдәбият
Уку китабы. 4сыйныф М.Х.Хәсәнова,Р.М.Миңнуллин.-К.Мәгариф-1999
Әдәби уку.2 сыйныф Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф.
3.Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку предметын укыту программасы-1–4 нче сыйныфлар-Казан, 2011
Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×