Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 20.04
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Гамил Афзал - мәктәптә ☼

Дата публикации:
Описание:

Автор: Гарипова Айзира Шамилевна

Гамил Афзал  - мәктәптә

Мәктәп программасында Г.Афзал иҗатын өйрәнергә 11 нче сыйныфта бер сәгать вакыт бирелә.

Башта шагыйрьнең тормышы белән таныштыру була: Г.Афзал 1921 нче елның 23 нче маенда Татарстанның Актаныш районы, Такталачык авылында  туа. 1931 елда әти-әнисе белән Магнитогорскига күчеп килгән Гамилнең беренче басылып чыккан шигыре дә шушы кала исеме белән “Магнитогорск” дип атала...

Әдәбият-сәнгать яңалыкларына якынрак булу теләге һәм кайнап торган зур төзелешләр, шәһәрләр әдипне үзенә тарта. 1964 нче елны ул Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм шунда яшәп кала.

Г. Афзалның үткен сатира һәм юмор, тормышчан лиризм белән язылган шигырьләре тиз арада киң катлау укучыларда популярлык казана. Аның әсәрләре сәхнәләрдән яңгырый, җыентыклары рус һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

Г. Афзалның иҗат юлына күз салсаң, 50-60 нчы елларда язылган әсәрләрендә юмор-сатира жанры, ә аннан соңгы чорларында туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр турындагы лирик шигырьләре өстенлек алуы күренә.

Әдип лирикасында халыкның уй-фикерләре, шатлык-көенечләре лирик герой кичерешләре аша бирелә. Гамил Афзалның лирик шигырьләрендә туган ил, туган җир, табигать матурлыгы, лирик геройның үз-үзе белән каршылыгы аркылы чорга бәя бирелә. Әдипнең юмор-сатира үсешенә керткән өлеше -  юмористик әсәрләрендә аерым кешеләр характерындагы кимчелекле яклардан яратып көлү, сатирасында көлү объекты булып җәмгыятьтәге кимчелекле якларның күтәрелүе. 

11 нче сыйныфта өйрәнелә торган “Өф-өф итеп” шигырендә мондый юллар бар:

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык...

Бу өлештә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә.

...Мондый асыл бала бездә генә...

...Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле - татлы нәрсә тамагына...

Бу өлештә гаиләдә баланың һәр теләген үтәү, малай белән мактану күрсәтелә.

Әйе, баласы булган һәр кеше шундый шатлык кичерә.  Бар сораганын үтәп, кешенекеннән артыграк булсын, дип тырыша. 

Яңа мода костюм тапты уйлап.

Газиз парәң булгач, бостон юллап

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

Анда лап-лоп, монда лап-лоп...

Мондый “үчтекиләү”нең нәтиҗәсе озак көттерми: малай ялкау булып үсә.  Алар тапкан акча  күңел ачуга китә: рестораннарда типтерә, тәмәке тарта, спиртлы эчемлекләр эчә, мода белән киенә.  Хәтта аларны кыйный да башлый.  “Өф - өф итеп”шигырендәге геройларны күреп күңел тынычлыгы югала. Тәрбиянең нигезе гаиләдән, ата-анадан башлана. Ата-ана үзенең ялгышын бик соңлап кына аңлый. Ләкин инде берни дә эшләп булмый. Автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз кеше булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Сәбәбе – иркәләп үстерү, ягъни борынгыдан килгән тәрбия чараларын санга сукмау. Югары сыйныфта бу шигырьне уку бик отышлы дип саныйм, чөнки күп кенә балаларның шушы чорда ата-бала конфликты башлана. Ә бу шигырь баланы аз гына булса да уйланырга мәҗбүр итә, дип уйлыйм.

Гамил Афзалның күп еллар элек язылган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль булып кала - язучыда “алдан күрүчәнлек” осталыгы бар. Ялагайлану, кеше шатлыгына һәм кайгысына битараф булу, кешеләргә янау кебек сыйфатлар хәзерге заманда бигрәк тә күп очрый. Һәм менә шушыларның барысын да үзенә туплаган “Мыек борам” шигыре. Шигырьдә автор кешеләргә битараф булган адәмнәр хакында, курка җаннар турында сүз алып бара. Герой үзе дә тәрәзәдән карап, бернинди кисәтү ясамыйча яши торган кеше. “Гайрәт белән мыек боручылар” хәзерге заманда да җитәрлек. Кешеләрнең яшәү принцибы – “күп күрмә, күп ишетмә”, “миңа гына тимәсеннәр!” Берәр хәл килеп чыгып, үзләренә кыенлык килсә, кешеләрнең битарафлыгына ачуланып, үпкәләп әйтелгән сүзләр дә була. 

 

 

Пожалуйста, подождите.
x
×