Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 20.04
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Предметны белдергән сүзләр. ☼

Дата публикации:
Описание:

Автор: Сибгатуллина Зульфия Pадифовна

 

Тема: Предметны белдергән сүзләр.

 

Максат: 1.Кем?Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр белән таныштыру, аларны аера     белү.

 

                2.Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне ,иҗади фикерләү сәләтен

 

                  Үстерү.

 

                3.Уку хезмәтенә җитди караш,игътибарлылык  өстендә эшне дәвам итү.

 

                4.Узара дуслык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

 

 Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхси: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү   юлларына   

 

                                                   кызыксыну белдерү;

 

                                                   Регулятив: үз җавабыңны яки иптәшеңнең җавабын раслау

 

                                                    өчен кагыйдәгә таянырга мөмкин икәнен аңларга;

 

                                                  Танып белү:дәреслекләрдә ориентлаша белергә: шартлы 

 

                                                   билгеләрне укый белергә,берничә информация чыганагы  

 

                                                    белән эшләргә;

 

                                                   Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда

 

                                                    эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә                                                         белү.    

 

Җиһазлау: Татар теле И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова  Татар телендә башлангыч гомуми      белем бирү  мәктәбенең  2 нче сыйныфы өчен дәреслек ,2 кисәктә, Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2012, 2 нче кисәк,компьютер,төрле предмет рәсемнәре,проектор,экран

 

Дәрес  төре:яңа материал өйрәнү дәресе.

 

Эшне оештыру төрләре:фронталь,индивидуаль,парлап эшләү.

 

                                                          Дәрес барышы.

 

 I.Оештыру.Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

 

- Исәнмесез, балалар! Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык

 

хөкем сөрә. Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, татар теле дәресен

 

башлап җибәрик.

 

   Слайд 2.Хәерле көннәр сезгә.

 

Зиһен һәм тел ачкычлары

 

            Телимен һәммәгезгә!

 

Укучылар теләкләр тели:

 

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

 

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

 

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

 

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

 

 II.Актуальләштерү.Белем һәм күнекмәләрне  формалаштыру.

 

 - Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен сез , слайдта язылга шигырь юлын матур

 

итеп язарга һәм кушымчаларны билгәләргә тиешсез.

 

(дөрес утыру һәм язу кагыйдәләре искә төшерелә)

 

Слайд 3.

 

Бура бурый бурачы,

 

Курай уйный курайчы.

 

(Укучыларның җаваплары тыңланыла. Нәтиҗә кабатланыла.)

 

 - Кушымчалар, сүзгә ялганып,бөтенләй яңа мәгънәле сүз ясыйлар.

 

 III.Уку мәсьәләсен кую.

 

1.Әкият өстендә эш.

 

  -Балалар, сез әкиятләр яратасыз бит? Хәзер мин сезгә әкият геройларын күрсәтәм ,ә сез

 

кайсы әкияттән икәнен әйтерсез.(слайд 4)

 

 

 

(Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

 

Слайд 5.

 

 -Хәзер без бу сүзләргә сораулар куеп карыйк. Әби-кем?,шалкан-нәрсә?,бабай-кем?,һ.б.Без

 

сезнең белән аларны дәфтәрләргә төркемләп язарбыз.

 

(Слайд 6.Финк-Райнт-Роунд-Робин структурасы буенча  төркемләп язу.)

 

Кем?         Нәрсә?

 

Әби            Шалкан

 

Бабай        Эт

 

Кыз            Песи

 

                   Тычкан

 

 -Укучылар,бу сүзләр нәрсәне белдерә,нинди сорауларга җавап бирә?

 

 (-Бу сүзләр предметны белдерәләр һәм кем?,нәрсә?сорауларына җавап булып киләләр.)

 

(тикшерү,үзбәя)

 

2.Рәсемнәр белән эш.Слайд 7-10.

 

-Балалар, мин сезгә хәзер предмет  рәсемнәре күрсәтәм ,сез аларга сораулар куярсыз.

 

 

 

 

 

Слайд 11 Кагыйдә.

 

 -Укучылар, рус  телендә генә барлык җанлы предметларга  да Кем? дип сорау куябыз.

 

 IV.Уку мәсьәләсен чишү. Танып-белү эшчәнлеге.

 

 1.Дәреслек белән эш. Слай 12.

 

16 нчы күнегүне эшләү .Тэйк Оф-Точ  Даун (дөрес булса-баса,дөрес булмаса-утыра)

 

Аю-нәрсә?,бара-кем?,укый-нәрсә?,әти-кем? Һ.б.

 

 -Укучылар,ни өчен без кешене белдергән сүзләргә генә кем  дип сорау куйдык,ә

 

хайваннарга нәрсә дип әйттек?

 

(Укучы җаваплары тыңланыла.)

 

 -Дөрес,балалар,без татар телендә кешене белдергән сүзләргә генә кем? дип сорау

 

куябыз,ә башка предметларга нәрсә дибез.

 

 17 нче күнегүне эшләү. Раунд Тэйбл  структурасы буенча  бер биткә түгәрәк бунча Кем?

 

 соравына җавап булган сүзләрне язабыз.

 

 V. Ял минуты. Фолоу Зе  Ледир структурасын куллану.

 

 VI.Яңа белемнәрне ныгыту.

 

 1.18 нче күнегү.Слайд 13-16.Без сезнең белән табышмаклар чишәрбез,сораулар куярбыз.

 

 -Сез,балалар,бу җәнлекләр турында нәрсәләр беләсез. Аларның өннәрен яисә үзләрен

 

күргәнегез бармы? (Һәр укучы үзенең белгәнен сөйли.Колликтив белән әңгәмә

 

үткәрелә.)(Үзбәя.)

 

 -Без бу хайваннарга нинди сорау куйдык әле? Ни өчен?

 

 (-Без бу хайваннарга нәрсә?  дигән сорау куйдык. Чөнки  татар телендә кешене белдергән

 

 сүзләргә генә Кем? дип сорау куябыз.)

 

 2. 22 нче күнегү. Слайд 17.  Сималтиниус  Раунд Тэйбл структурасы.  Сынамышларны

 

укыйбыз һәм табигать күренешләрен белдергән сүзләрне генә табабыз.

 

Табигать күренешләрен белдергән сүзләрне генә язабыз. Сезнең алдыгызда А4 кәгазьләре

 

бар ,шуны дүрткә бүләсез. Һәр укучы үзенең бүленгән битенә бу сүзләрне яза. Язып

 

бетергәч яныңда утырган укучы белән битләрне алышабыз, язылып бетмәгән сүзне һәркем

 

язып бетерә.

 

(Слайд ярдәмендә тикшерү, үзбәя.)

 

 VII. Яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану һәм тикшерү.

 

 1.Мөстәкыйль эш. 

 

   а) 19 нчы күнегү.

 

 -Хәзер,укучылар, 19 нчы күнегүне мөстәкыйль башкарырсыз.

 

1 вариант :кош исемнәрен,    2 вариант: яшелчәләр исемнәрен,3 вариант:җиләк- җимеш

 

исемнәрен язып чыгарга кирәк.

 

 Соңыннан  слайд  18 буенча тикшерү,хаталарын төзәтү эше башкарыла.( Үзбәя)

 

   б)20 нче күнегү.Һәр укучы дәфтәрендә мөстәкыйль башкара.(Тикшерү,үзбәя)

 

 VIII. Уку эшчәнлеген бәяләү.Рефлексия. Слайд 19.

 

  1.-Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек? Предмет нинди

 

 сорауларга җавап була? Нинди сүзләргә генә без Кем? дип сорау куйдык?

 

 -Бүген без предмет турында белдек. Ул кем? нәрсә? Сорауларына җавап булып килә.

 

Кешене белдергән сүзләргә генә  Кем? дип сорау куябыз, ә калаган сүзләргә  нәрсә? Дип

 

әйтәбез. Бары тик рус телендә генә җанлы предметларга Кем? дип сорау куябыз.

 

 

 

  2. Өй эше бирү. Слайд.20.  21 нче күнегү (предметны белдергән сүзләргә тиешле

 

кушымчаларны ялгап, мәкальләрне күчереп яз)

 

 Кагыйдәләрне истә калдыр.

 

  3.Билгеләр кую.

 

 Слайд 21. -Дәрестә актив катнашкан өчен сезгә бик зур рәхмәт,укучыла!

 

Пожалуйста, подождите.
x
×