Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 20.04
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Сценария по ПДД | Хусаинова Разина Равиловна. Работа №239935

Дата публикации:
Автор:
Описание:

Автор: Хусаинова Разина Равиловна
Балаларга һәм әти-әниләргә яктылык кайтаручы элементларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын төшендерү; юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатлау; урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү.

«Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт».

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме белән юл иминлеге

кагыйдәләре буенча сценарий.

Максат: балаларга һәм әти-әниләргә яктылык кайтаручы элементларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын төшендерү; юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатлау; урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү.

Бурычлар: уен формасында балаларның автобуста йөрүе, урам аша чыгу күнекмәләрен ныгыту; балаларда игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү; Белмәмешкә юл иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү; әти-әниләрнең юл кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү.

Җиһазлау: юл билгеләре рәсемнәре, светофор макеты, интерактив такта, яктылык кайтаручы элементлар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, бүген безнең бакчабызга кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик, хәерле көн телик.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Бүген без сезнең белән һәркем белергә тиеш булган тормыш иминлеге турында сөйләшербез. Безгә тагын бер кунак килергә тиеш иде. Нишләптер күренми.

(Урам шавы, машина сигналы, тормоз тавышы яңгырый)

Залга кулына сумка тоткан, бик курыккан Белмәмеш керә.

Белмәмеш: Исәнмесез, балалар. Мин соңга калмадыммы?

Тәрбияче: Исәнме, Белмәмеш. Нәрсә булды, нигә соңга калдың?

Белмәмеш: Мин сезнең янга көчкә килеп җиттем. Урамда томан, машиналар тыз да быз йөреп торалар. Юл аркылы тиз генә йөгереп чыкканда, бер машина бәреп китә язды.

Тәрбияче: Белмәмеш, син юл кагыйдәләрен белмисеңме әллә?

Белмәмеш: Юк белмим. Нәрсә соң ул юл кагыйдәләре?

Тәрбияче: Безнең балалар хәзер сиңа барысын да аңлатырлар.

1нче бала: Юлны “җәяүлеләр юлы” аша чыгарга кирәк.

2нче бала: Светофорның яшел утына гына хәрәкәт итәргә кирәк.

3нче бала: Һәр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Белмәмеш: Җәяүлеләр юлы... Светофор... Элементлар... Юк, мин буталып беттем. (кулы белән башын тота)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез Белмәмешкә һәрберсен аерым-аерым аңлатыйк. Моның өчен без сезнең белән сәяхәт итеп алырбыз. Сәяхәткә автобус белән барырбыз. (Йөртүчене сайлау, җәмәгать транспортында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерү, куркынычсызлык каешын эләктереп кую.)

(“Күңелле сәяхәт” җыры яңгырый)

Тәрбияче: 1нче тукталыш “Юл билгеләре” дип атала. Ә хәзер автобустан төшеп үз урыннарыгызга утырыгыз. Безгә балалар юл билгеләре турында шигырьләр сөйләп китәрләр.

 

1. Менә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга,

Исеме аның “зебра”. (“җәяүлеләр юлы” билгесе күрсәтелә)

2. Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк тиздән мәктәп бар

Игътибарга. Балалар! (“Игътибар! Балалар” билгесе)

3. Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга – автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска. (“Автобус тукталышы” билгесе)

4. Менә бу билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди

Җәяүле үткән чакта. (тиздән җәяүлеләр юлы булачак дип кисәтүче билге)

5. Бу билгене күрсәләр,

Шатлана авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр. (беренче ярдәм күрсәтү билгесе)

6. Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар

Кирәктә кисәтәләр.

7. Халәкәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Урыннарыгызга утырыгыз. Ә хәзер әти-әниләргә сүзне бирик. ( “Юл билгеләренең килеп чыгу тарихы” турында чыгыш)

Тәрбияче: Белмәмеш, хәзер белдеңме инде юл билгеләре нәрсәне аңлатканны. Юлда йөргәндә юл билгеләрен белү бик мөһим.

Уен: “Юл билгеләрен җыю”.

(Яңадан автобуска утыру. )

2нче тукталыш “Светофор утлары ”дип атала.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Светофор.

Белмәмеш: Ә нәрсә соң ул светофор? Бу күзләре ни өчен кирәк?

Балалар: Светофор машиналарга бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. Кызыл төс янгач машиналар туктый, сары төстә – хәрәкәт итәргә әзерләнәләр, яшел төстә – хәрәкәт итәләр.

Тәрбияче: Ә җәяүлеләрнең светофоры ничә төстә?

Балалар: 2 төстә. Кызыл төс янса – җәяүлеләргә хәрәкәт итү тыела, яшел төс янса – хәрәкәт итәргә ярый.

Тәрбияче: Безнең балаларыбыз светофор турында шигырь дә беләләр.

1нче бала: Урамнарны күзәтеп

Ваемсызны кисәтеп.

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

2 нче бала: Янып тора 3 күзе

Күреп тора ич безне

Әйтеп тора 3 сүзне

Кузгалма! –ди, кызыл күз,

Сабыр! –дия, сары

күз,

Ярый! –дия, яшел күз.

Тәрбияче: Хәзер әниләребезгә сүзне бирик. (Өй эшен тикшерү. “Светофорның килеп чыгу тарихы” турында чыгыш ).

“Светофор” уены. (Кызыл төс – тик торалар, сары төс – кул чабалар, яшел төс – урында атлыйлар).

Тәрбияче: Белмәмеш, светофорның нәрсә икәнен аңладыңмы инде?

Белмәмеш: Әйе, аңладым. Рәхмәт сезгә, балалар!

(“Автобуска” утыру)

Тәрбияче: 3 нче тукталыш “Караңгыда сине күрсеннәр” дип атала.

Тәрбияче: Балалар, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә көз көне көннәр нишли?

Балалар: Кыскара.

Тәрбияче: Әйе. Димәк, без балалар бакчасыннан кайтканда инде караңгы төшә. Ә караңгыда җәяүлене шоферлар күрсен өчен ни эшләргә кирәк?

Балалар: Киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Аңлау өчен сезнең белән интерактив тактага күз салыйк. (Слайдлар карау).

(5нче слайд) Караңгы вакытта яки томанлы, буранлы көннәрдә киемдә яктылык кайтаручы элемент – юлда җәяүлеләрнең иминлеген саклаучы төп чараларның берсе. Чөнки караңгыда юл кырыеннан барган җәяүлене машина йөртүче күрмәскә мөмкин. Җәяүлеләр белән килеп чыккан юл фаҗигаларының да күбесе караңгы яки томанлы вакытка туры килә. Шуңа күрә, җәяүле юл хәләкәтенә очрамасын өчен, киеменә яктылык кайтаручы элемент беркетергә тиеш. Аны икенче төрле фликерлар дип атыйлар. (6 нчы слайд) Фликер – инглиз теленнән ялтырау, җемелдәү дигәнне аңлата. (7нче слайд) Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлегә яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Бу закон 2015 нче елның 1 июленнән кертелде. Закон бозылган очракта җәяүле административ штрафка тартыла.

1нче бала: Есть у нас значок такой

Фликер называется.

Но значок он не простой,

Светоотражающий.

2нче бала: Яркий свет далеких фар

Отразит он в тот же час,

И тем самым на дороге

Сделает заметней нас.

3нче бала: Прикрепить его к одежде

Быстро каждый сможет,

Ты его не забывай

Он тебе поможет.

Тәрбияче: Фликерлар берничә төрле була. (8нче слайд)

1) Фликер-значок иң уңайлысы. Аны курткага да, сумкага да, шапкага да тагып йөреп була.

2) Фликер-подвеска. Аны киемгә эләктереп куялар.

3) Фликер-брелок. Сумкага тагып йөрергә уңайлы.

4) Фликер-браслетны җиңгә яки сумка тоткасына тагып була.

5) Фликер-наклейканы киемгә яки сумкага ябыштыралар.

6)Шулай ук киемгә яки сумкага махсус тегелгән яктылык кайтаргыч полоскалар да бар. (9нчы слайд)

Фликерлар ачык төстә булырга тиеш. Һәм алар күренә торган җиргә беркетелергә тиешләр. (10 нчы слайд)

Тәрбияче: Балалар, ә сезнең киемнәрегездә яктылык кайтаручы элементлар бармы?

Балалар: Бар.

Тәрбияче: Белмәмеш, аңладыңмы инде фликерлар турында.

Белмәмеш: Әйе, бик яхшы аңладым.

Тәрбияче: Синең киемеңдә фликер юк. Шуңа күрә, сине томанда машина бәреп китә язган. Шофер сине күреп бетермәгән. Балалар, әйдәгез Белмәмешкә фликер бүләк итик.

Белмәмеш: Рәхмәт сезгә, балалар! Хәзер мине шоферлар ерактан ук күрәчәкләр.

Тәрбияче: Икенче юл кагыйдәләрен бозма! Юлда сак бул!

Белмәмеш: Яхшы. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

Балалар: Сау бул, Белмәмеш.

Тәрбияче: Хәзер әти-әниләр белән викторина үткәреп алырбыз. Кызыклы, җайлы гына сораулар. Шуларга тиз генә җавап бирәбез.

1. Җәяү йөрүче кем дип атала?

2. Светофорның төсләре. Өстән аска.

3. Машина юлы аша ничек чыгарга?

4. Велосипедта ничек йөрергә ярамый?

5. Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен нинди төс яна?

6. “Җәяүле юлы” билгесе ничек атала?

7. Транспорт белән идарә итүче?

8. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

9. Нинди сүздә 1 метр “о” бар?

10. Автобус көтү урыны.

11. Яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте бармы?

12. Фликерларның нинди төрләрен беләсез?

 

Тәрбияче: Шуның белән безнең балалар белән әзерләгән чыгышыбыз тәмам. Безне карап утырган кунакларга, әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәт.

Юлларыгыз һәрчак уң булсын дип,

Имин булсын һәрбер бала дип

Зур теләкләр теләп калабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Мөндеш балалар бакчасы»

 

 

 

 

«Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт».

 

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме белән

юл иминлеге

кагыйдәләре буенча сценарий.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тәрбияче: Хөсәинова Рәзинә Равил кызы

2017 нче ел

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×