Тылсымлы авазлар иле

Автор: Сафиуллина Альфия Камилевна

“Тылсымлы авазлар иле”

(мәктәпкә әзерлек төркемендә ана теленнән ачык эшчәнлек)

Программа эчтәлеге:

-өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:    

-картина  буенча яз турында хикәя төзеп сөйләүне күнектерү;

– иҗек-аваз анализы ясау;

– авазларны ишетеп аеру;

Җиһазлау:   яз темасына карата рәсемнәр, ярдәмлек схемасы, кошлар рәсемнәре, табышмаклар язылган карточкалар.

Эшчәнлек төзелеше:

1.     Психологик халәт. Күзләрне йому һәм музыка тыңлап “сәяхәт” кә кузгалу.

2.     Оештыру өлеше. Сәяхәт барышында тукталышлар ясау.

3.     Мотивация, актуальләштерү: Һәр тукталышта биремнәрне үтәү.

n  “Тылсымлы чылбыр” тукталышы

n  “Кызыклы табышмаклар” тукталышы

n  “Яңа сүз яса” тукталышы

n  Ял минуты:  “ Яз” ,  “Язның билгеләре” уены.

n  “Иҗекләр” тукталышы

n  “Кем игътибарлы” тукталышы

n  “Буталган хәрефләр” тукталышы.

4.     Рефлексия: Балаларны сөендерү, барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәп чыгуларын мактау.

                                                                   Эшчәнлек барышы:

–         Балалар без сезнең белән “Тылсымлы авазлар иленә ” сәяхәткә барырбыз.  Сәяхәт әлбәттә инде тукталышларсыз гына булмый. Күзләрегезне йомыгыз әле.          (музыка куела)

--Ачтык. Беренче тукталышыбыз нинди икән. Кем укып бирә?

  “ Тылсымлы чылбыр” дип атала.  Кая биремен укып карыйк әле. Беренче сүз “Ә “ авазыннан башлана, калган 10  сүзне алдагы сүзнең ахыргы авазыннан башларга , һәм һәр сүздә “ә” авазы булырга тиеш. Биремне үтибезме?

               Әни-икмәк-кәҗә-әти-итәк-кәбестә-әби- идән- нәркис-сәлам – мәк-.....

-Бу биремне бик дөрес үтәдек.  Молодцы!

--Алдагы тукталышыбыз – Кызыклы табышмаклар” дип атала.  Ә сез табышмаклар яратасыз инде. Шулай бит, балалар. Табышмакларга бик уйлап кына җавап бирергә кирәк. Барысына да дөрес җавап бирсәк кенә, юлыбызны алга таба дәвам итеп булыр.

1.-“Бүре” башында нәрсә бар?  (“Б” хәрефе)

2.-Үзе хәреф, үзе сан – бик аз гына санасаң.   (З хәрефе)

3.-Үзе шундый түгәрәк, Китәр кебек тәгәрәп –

     Үзе хәреф, үзе сан, Тик ноль була санасаң. (О хәрефе)

Бу тукталышны да бик тиз генә уздык. Ә алда нинди тукталыш икән . Карыйк әле.    “Яңа сүз яса” тукталышы  . Биреме болай. 

Беренче иҗеге – ба – (лык, ка, ла, тыр, гу, су, ру, ..)

Беренче иҗеге – тү – (тәл, ти, гәрәк, рә, шәм, бәтәй, бән, ли....)

К А З сүзенең уртадагы хәрефен үзгәртеп яңа сүзләр ясарга.

(көз, кыз, күз, )

    Алдагы тукталышыбыз -  Ял минуты “Яз”

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр  (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

 – Балалар, ә без юлыбызны дәвам итик. Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы? (Яз).  Дөрес, әйдәгез, “Язның билгеләре” дигән уен уйнап алыйк. Мин сезгә ел вакытының билгеләрен әйтәм, яз вакыты булса – кулны чәбәклисез. Тыңлагыз әле:

 1. Умырзаялар үсә.

2. Кар ява, балалар чанада шуа.

3. Түбәдән тамчы тама.

4. Җил исә, буран уйный.

5. Балалар кар бабай ясыйлар.

5. Агачлар яфрак яра.

Алдагы тукталышыбыз – “Иҗекләр”.  Минем янга 3 бала чыга. Кемнәр икәнен санамыш ярдәмендә ачыкларбыз. Ә алар үз исемнәрен иҗекләргә бүлеп күрсәтерләр.

   Ә хәзер, “Кем игътибарлы” тукталышы . Сезнең урындык астында зәңгәр һәм яшел карточкалар бар.  Мин сезгә сүзләр әйтәм,  ә сез “Н” авазы калын әтелешле сүзләрдә иәетелсә – зәңгәр карточканы,  омшак әйтелешле сүзләр булса – яшел карточканы күтәрерсез. Игътибарлы булыгыз!

Наз, начар, ничә...... нинди, нечкә, нарат, насос, номер, нәзек, норма.

 

Мондый бирем: тактадагы  сүзләрне укып беренче хәрефләреннән сүзләр төзергә кирәк:

Шар, аш, кыш, мәк, алма, кар – (шакмак)

Мәк, әни, кил, тәм, әнә, песи – (мәктәп)

 

Менә дүртенче тукталышыбыз – “Буталган  хәрефләр” . менә инде хәрефләр үз урыннарын бутаганнар икән. Әйдәгез, аларга үз урыннарын табарга булышабызмы?

     а, б, л, ф, и, ә – (әлифба)

    а, л, ш, ы, т, к – (ШАТЛЫК).  Ә бу сүз сезгә кайсы ягы белән таныш. Уйлап карагыз әле.  Бу безнең балалар бакчасының исеме. Димәк, без инде үзебезнең яраткан  балалар бакчасына кайтып  җиткәнбез. Ә безнең балалар бакчасында нинди балалар тәрбияләнә соң. Әйдәгез әле, бирелгән сүзнең һәр авазыннан башланган сүзләр әйтеп чыгабыз.

Ш- шат, шаян, шук...

А- акыллы, алдакчы.....

Т- тыйнак, тату, тәүфыйклы...

Л- лидер, лаеклы...

Ы – ышанычлы, ....

К- кыю, көйле, күркәм.

 

     Менә шундый балалар тәрбияләнә безнең балалар  бакчасында. Молодцы, балалар. Бик актив булдыгыз.

comments powered by HyperComments
Пожалуйста, подождите.
x