Статья Весеннее солнышко. Автор: Миргалиева Гузелия Дамировна

Автор: Миргалиева Гузелия Дамировна
 Этот конспект  занятия для детей второй младшей группы , на татарском языке. Форма занятия нестандартна, интересна,  у детей повышается познавательный интерес, развивается творческий потенциал, ребята знакомятся с нетрадиционной техникой рисования ватными палочками.


Автор: Миргалиева Гузелия Дамировна

Язгы кояш, җылы кояш

 

Юнәлеш: Рәсем.

 

Максат:

1. Таныш булган ысул – төртү ысулы белән ясарга өйрәтүне дәвам итү (мамыклы таякчыклар ярдәмендә).

2. Әзер түгәрәк форманы сары буяу белән дөрес итеп төртеп буярга өйрәтү, туры сызыкларнурларны барлыкка китерү.

3. Язгы табигать күренешләренә – кояшка карата уңай тәэсирләр уяту.

 

Алдан эш:Кояш, табигатьтурында табышмаклар әйтеп уйнау; шигырьләр уку. Буяу китапларын буяу.

 

Материал: Кояш, болыт (катыргы һәм төслекәгазьләрдән ясалган), магнитофон, түгәрәк формалар ясалган кәгазь битләре, сары буяу, мамыклы таякчыклар, стаканнар белән су.

 

Шөгыль барышы:

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик:

Тәрбияче һәм балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар .

Кунаклар: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Балалар, барыгыз да тәрәзәгә күзсалыгыз әле, сез нәрсә күзәтерсез. Урамда нинди ел фасылы?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйе, урамда ел фасылы яз икән. Ни өчен яз?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Дөрес, чөнки кояш елмая, ул безне җылыта. Әйдәгез, балалар, кояшны бүлмәгә чакырабыз. Ул да безнең белән уйнасын.

(Балалар һәм тәрбияче кояшны бүлмәгә чакыралар):

Кояш, кил, кояш, кер,

Безнең бүлмәгә.

Уйнарбыз, җырларбыз,

Бергә, бергәләп.

(Музыка астында тәрбияче кояшны бүлмәгә алып керә).

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, кояш безнең бүлмәдә. Әйдәгез аның белән исәнләшеп алабыз.

Тәрбияче һәм балалар: Исәнме, кояш. Сиңа без биктә шат.

Тәрбияче: Балалар, без кояшның уянуына, өскә таба күтәрелүенә, баюына, төнгә юкка чыгуына карап көнгә берничә тапкыр ягымлы сүзләр кулланабыз.

Иртән – кояш уянганда кузләребезне ачабыз да ,елмаеп бер – беребезгә хәерле иртәләр телибез һәм хәерле иртә дибез.

Көн тугач, кояш югары күтәрелгәч, хәерле көннәр телибез, шатланып хәерле көн дибез.

Кичен исә, кояш әкрен генә утыра башлагач, бер – беребезне каршылап – хәерле кич дип әйтәбез.

Төн җитеп, кояш батып бөтенләй юкка чыккач, хәерле төннәр теләп, якыннарыбызны үбеп, тыныч йокылар, тәмле төшләр дибез.

Менә шундый ягымлы сүзләр озатакилә икән безне көннәрбуена. Ә хәзер, әйдәгез, түгәрәк ясап басыйк та, кояшның чыгуы, батуы турында җыр башкарып үтик.

(Музыка астында тәрбияче һәм балалар җыр җырлыйлар)

Кояш чыга, кояш көлә,

Ул югары күтәрелә.

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез.

Кояш бата, кояш бата,

Тирә якта тын кала:

Әлли – бәлли, бәлли – бәү

Балалар йоклап китә.

Тәрбияче: Ял итеп алдык. Нигәдер суык булып китте. Карагыз әле, балалар, кояшны болыткаплаган икән бит.Әйдәгез әле кабаттан җылы, якты булсын өчен кояшны чакырыйк:

Кояш, чык,чык, чык.

Майлы ботка бирермен

Майлы ботка казанда.

Тәти кашык базарда

Кирәкми безгә салкын!

Тәрбияче: Кояш кабат безнең янда, безгә рәхәт, күңелле. Балалар, ә хәзер без сезнең белән әти – әниләргә үз кулларыбыз белән ясап кояш бүләк итәчәкбез. Өстәлләр янына килегез, урындыкларга урнашыгыз.

(Өстәлдә барлык кирәкле әйберләр алдан әзерләп куелган була).

Тәрбияче: Балалар, күрәсезме, сезнең өстәлләрдә сары төстәге түгәрәк формалар ясалган кәгазь битләре бар. Шушы сары түгәрәкне безгә буярга кирәк. Без бүген сезнең белән мамыклы таякчыклар ярдәмендә эшлибез. Таныш булган ысул – төртү ысулы белән түгәрәкнең эчен буйыбыз. Игътибар белән миңа карап торыгыз. Менә күрәсезме, мин түгәрәкнең эчен вактөрткеләр белән капладым. Ә хәзер сез шул ук эшне башкарырга тиеш буласыз.

(Балалар эшләрен башкаралар, тәрбияче карап йөри.Авыррак башкарган балаларга аңлатып, булышып җибәрә).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле эшләрегезгә. Нәрсә килеп чыкты безнең?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйе, безнең сары вак төрткеләр белән капланган түгәрәк барлыкка килде. Кояш килеп чыксын өчен рәсемгә тагын нәрсәләр җитми соң?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Дөрес. Кояш килеп чыксын өчен безгә нурлар, ягъни туры сызыклар

Ясарга кирәк. Менә шулай итеп.

(Тәрбияче тактада күрсәтә, балалар үрнәккә карап кояшның нурларын ясыйлар).

Тәрбияче: Менә балалар, безнең кояш барлыкка килде. Матур, язгы кояшны әти- әниләрегезгә бүләк итәрсез. Нәни кулларыгыз белән иҗат иткән кояшларыгыз аларны һәрвакы тҗылытып торсын.

Тәрбияче: Шулай итеп, балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек? Нәрсәне уйнарга чакырдык? Кояшны нинди ысул белән ясадык?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Кояшны бүлмәгә чакырып керттек. Аның белән җырладык, уйнадык. Әти – әниләргә бүләк итеп кояш ясадык. Мамыклы таякчыклар ярдәмендә төртү ысулы белән кояшны барлыкка китердек.

Сез бүген бик актив булдыгыз, тулы җаваплар кайтардыгыз, тырышып, матур итеп рәсем ясадыгыз. Рәхмәт барыгызга да. Аннары исәкояшны алып бергәләп урамга уйнарга чыгарбыз.

Хөрмәтле кунаклар, сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
×