Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 28.11
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез". Работа №72190

Дата публикации:
Автор:
Название работы:
"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"
Работа:

Өлкәннәр һәм укытучылар көненә багышланган сценарий

1 нче алып баручы. Исәнмесез хөрмәтле кунакларыбыз! Һәрберебезгә мәгълүм булганча, октябрь аенда ике олы бәйрәм була. 1991 елдан бирле беренче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм 5 октябрь укытучылар көне.

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле апалар, абыйлар, килгән кунаклар! Безнең бүгенге бәйрәмебездә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, шулай ук мәктәбебездә эшләп чыккан өлкән буын хезмәткәрләре, укытучыларыбыз катнаша.

1 нче алып баручы. Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы балаларның керсез, пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән-газиз әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче, психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!

К.номеры______________________________________

2 нче алып баручы. Өлкән кешеләр – бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

1 нче алып баручы. Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне бәйрәм белән чын күнелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгыз һәм оныкларыгызның сезнең өчен кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.

Ә хәзер башкарылачак жыр сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын. Сезнең алда

 

2 нче алып баручы. Укытучы сүзе - изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Бөтен гомерен балаларга биреп,

        Таңнан төнгә янып  көюче,

        Күктә янган якты кояш сыман

        Тирә-юньне нурга күмүче – укытучылар,

      бу концерт номеры сезгә бәйрәм бүләге.

К.Н

1 нче алып баручы Бүген бездә кунакта мәктәбебезнең хөрмәтле ветеран – укытучылары:

Куп еллар мә

ктәпне җитәкләгән, тарих фәненнән белем биргән _

Математика фәненнән белем биргән

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау – сәламәт булып озак яшәү –

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

К.Н

2 нче алып баручы

Бүген без дә шулай ук мәктәбебездә төрле елларда чисталыкны саклаучы хезмәткәрләребез --------, тәмле ашлар пешерүче ------, мәктәбебезне җылы тотучы --------рәхмәт әйтәбез. Рәхмәт сезгә тырыш хезмәтегез өчен.

Кадерле Өлкәннәр!

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк – кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

Сезнең хөрмәткә ________________

1 нче алып баручы

Ни өчен дигән сорауга кем һәрчак җавап таба белә? Кем тавыш яралгыларының барлык диапозоннарын кулланып дәрестә аңлатырга өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша? Кем 1 эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, художник та, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе дә ролен дә башкара.

Кем безне телевизордагы кызык кинолардан, компьютрдагы контакттан, телефоннан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба?

-Әлбәттә инде укытучы.

Әлеге котлау безнең ару белмәс ,тырыш һәм сабыр укытучыларыбызга бәйрәм сәламе булып яңгырасын иде.

____ ______ КН______________________________

Бер күрешү – үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.

Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына...

Күп тапкырлар үтелгән бу сукмактан,
Әле генә кебек, кичә генә...
Гомер үткән: кемгә 60, 70,
Йөрәк кенә һаман унсигездә.

КН

 

Алып баручы

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

 

Яшәү дәрте көч һәм дәрман бирсен
Сүткән чакта гомер йомгагын.
Саулык, шатлык,ак бәхетләр белән
Узыгыз сез тормыш юлларын.

КН

Алып баручы Танылган язучы Лена Шагыйрьжан мондый сүзлэр әйтә: «Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башым иеп, үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем».Чыннан да,элек-электән халкыбыз Укытучыны бик ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны Остаз дип бөекләгән. hәр кешенең – эшченең дә, язучының да, галимнең дә, укытучының да укытучысы, остазы булган.

Алып баручы: Ә хәзер башкарылачак скетч, хөрмәтле ветераннар, сезгә бәйрәм сәламе булып янгырасын.

Сәхнәгә _нче сыйныф укучыларын чакырабыз.

Кадерле кунаклар бәлки безгә, балаларга әйтер сүзләрегез бардыр.

1 нче алып баручы.

Авыр хезмәтеңне җиңеләйтә

Тырышлыгың, тик эш сөюең.

Йөрәгеңне биреп балаларга,

“Белсеннәр”, - дип янып йөрүең.

Ничек сокланмыйсың бөтен яктан

Батырлыкка тиң бу хезмәткә.

Түккән көче иясенә кайтып,

Әверелеп Дан һәм Хөрмәткә!

“Авылларның йөзе-мәктәп”, - дибез.

Мәктәп – авылның төп терәге.

Мәктәп үзе генә берни түгел,-

Укытучы – мәктәп йөрәге.

КН 

2 нче алып баручы

Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

        Сезне назлап җилләр иссеннәр                                  

        Яшәү матурлыгы, яме булып

       Көн артыннан көннәр үтсеннәр

 

Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп үтсен сагыш-борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын                                      

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

1 алып баручы

Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен                                                      

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен!

  Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез..

 

Кадерле укытучыларыбыз!

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез

Хөрмәтле укытучыларыбыз, авыр, ләкин игелекле эшегездә зур уңышлар, хезмәт шатлыгы, күңел тынычлыгы, тырыш укучылар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

 

Шуның белән әзерләнгән чыгышыбыз тәмам,ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Скачать работу
Преимущества нашего сервиса
  • 1. По ФГОС

    Все мероприятия на нашем портале проводятся строго в соответствии с действующим законодательством и ФГОС

  • 2. Быстро

    Результаты олимпиад доступны моментально. Результаты участия в творческом конкурсе или публикации статей – в течение 1 рабочего дня

  • 3. Честно

    Участие в любом конкурсе – бесплатное. Вы оплачиваете изготовление документа только когда знаете результат

На портале «Солнечный Свет»
более
2000
тестов
97%
клиентов
свыше
1000000
участий
На нашем портале свыше 2 000 тестов, олимпиад и викторин
Довольны порталом и становятся постоянными клиентами
Наши олимпиады прошли свыше 1 000 000 раз, суммарно участвовало 300 000 человек
1 шаг
Участие
Пройдите тестирование по выбранной теме
2 шаг
Результат
Довольны результатом? Перейдите в свой личный кабинет
3 шаг
Диплом
Введите данные для оформления диплома победителя
Более 20-ти шаблонов и образцов
для ваших дипломов и свидетельств
Солнечный свет

Магазин ФОП

  • Воспитателю
  • Учителю
  • Руководителю
Перейти
Пожалуйста, подождите.
x
×