Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 28.11
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64

"Знакомство с произведением "Сиртмәкойрык" И. Гази". Работа №72452

Дата публикации:
Автор:
Название работы:
"Знакомство с произведением "Сиртмәкойрык" И. Гази"
Работа:

Әдәби уку дәресе 4 нче сыйныф

Укытучы: беренче кв. Категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Загрутдинова Е. П.

Дәрес темасы: Ибраһим Газинең "Сиртмәкойрык" әсәре белән танышу.

Максат:

Укучыларны И.Газинең “Сиртмәкойрык” әсәре белән таныштыру;

 

2. Укучыларның аңлы, йөгерек, матур сөйләмнәре өстендә эш;

 

3. Укучыларда кошларга, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: язучының портреты, презентация, тест сораулар
Дәрес барышы.
1. Оештыру .
- Психологик халәт тудыру.
Хәерле көн телибез куллар бн
Хәерле көн телибез күзләр бн
Хәерле көн телибез сүзләр бн
Хәерле көн!
Кошлар тавышы тыңлау.
-Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.
2. Актуальләштерү.

-укучылар мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм шуның җавабын табып, дәресебезнең темасын һәм максатын ачыклый алырбыз.

Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.
Бу нәрсә?

-Әйе , бу кош дөрес әйттегез, ә нинди кош икәнен әлеге рәсемгә карап белербез. (слайд)

Б. Дәреснең максаты бн таныштыру.
Ибраһим Газинең “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш.

2. Яңа материал өстендә эш.
Дикторлар итеп үзегезне күзалдыгызга китерегез. Һәм матур итеп сөйләгез.
а) И.Газинең тормыш юлы белән танышу.(укучы- Алия)
Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм актив җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим кала. Ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, төрле районнарда җитәкче органнарда эшли.
б) И. Газинең иҗаты белән танышу. ( укучы –Ясминә)
1934—1942 еллар арасында И. Гази башта Татарстан язучылар оешмасында, аннары Татарстан китап нәшриятында әдип, редактор һәм тәрҗемәче буларак актив иҗат һәм җәмәгать эшләре алып бара. Тәрҗемә эшләре алып бара. Мәсәлән.Чехов, М. Горький, М. Салтыков-Щедрин, кебек классик язучылардан эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән И. Гази сугышка кадәр ук үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта.
1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр И. Гази — хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Ибраһим Гази иҗатының иң югары ноктасы Ватан сугышыннан соңгы чоргаилленче һәм алтмышынчы елларга туры килә.
в) Дәрәҗәле исемнәре. (укучы-Рифкать )

«Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Газига Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.
И. Газиның күпкырлы әдәби иҗаты татар совет әдәбиятының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
г) Балалар өчен язган әсәрләре: “Әхмәт бабай”, “Су шигърияте”, “Тирәкләр”, “Синең батист яулыгың”, “Мәүлия нигә көлде”, “Сиртмәкорыйк”.

д) Тест эшләү.
1. Ибраһим Гази кайчан туа?
А. 4 февраль 1917ел
Б. 14 февраль 1907ел
В. 4 февраль 1907ел

2. Язучы кайда тәрбияләнә?
А. Әтиәнисе белән
Б. Әбибабасы белән
В. Ятимнәр йортында

3. И.Гази кайда эшли?
А. Мәдрәсәдә
Б. Районнарда җитәкче булып


4. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен:
А. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
Б. Хезмәт Кызыл байрагы
В. Почет Билгесе

4. Балалар өчен язган әсәрләрен ачыкларга:
А. Сөйләнмәгән хикәя
Б. Сиртмәкойрык
В. Курай тавышы

е) Рәсемгә карап, сиртмәкойрык кошын сурәтләү.
Табышмакны чишү.

Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.(Кош)
- Тышкы кыяфәте нинди?
- Койрыгы?
- ни өчен сиртмәкойрык дип атала?
ж) Сиртмәкойрык әсәре өстендә эш.
1. Сүзлек эше
Сиртмә – алгы башына чиләк, икенче башына авыр әйбер тагылып, кое баганасына аркылы беркетелгән юан колга.
Тергезергә – терелтергә
Баксам - карасам
2. Әсәрне уку.

3. Физкультминутка.
Музыка астында.
Кошкайлар уяндылар, (балалар чүгәләп утыралар)
Канатларын кактылар. (әкрен генә торып басалар, кулларын як – якка җәеп селкиләр)
Савыттагы ярманы (чүгәлиләр)
Чүпли дә башладыр.
Тук – тук – тук! Тук – тук – тук! (идәнгә бармаклары бн бәргәлиләр)
Килеп чыкты машина (торып куллары бн)
- Би-би-биип!
Йөгерешәләр кошлар (“рульне” боргалыйлар)
Тиз, тиз, тиз! (бер урында йөгерәләр)

4. Әсәрнең жанрын билгеләү.
- Хайваннар турындагы әсәрләр;
5.. Әсәрне вакыйгаларга бүлү. (Вакыйгаларны бер тәртипкә салырга)
1. Сиртмәкойрык нинди кош?
2. Сиртмәкойрык гаиләсе нинди авыр хәлгә төште?
3. Малай кошны ничек коткарды?
4. Кошчык белән сау буллашу.

6. Тел чаралары өстендә эш.
а) җанландыру

-( нәрсә ул?Бу әсәрдә җанландыру кайда күренә?

-малайның кошлар белән сөйләшүендә)
б) чагыштыру (сиртмә белән кош койрыгын чагыштыру)(Сиртмәгә ошаган)
Сиртмәкойрыкның койрыгы зурлыгын автор нәрсә белән чагыштыра? Китаптан табып укып күрсәтергә.

7. Җөмләләрнең текстта нинди тәртиптә килүен әйтергә.
- . Менә бервакыт кошчыкка җан керде.
_. Аннары очты да китте.
_. Бәйләп куйган кебек, кыймылдап та карамый.
_. Орынган идем, күзләрен ачты.

8. Кошчык ни сәбәпле терелә?
- Кошчык бик чыдам була.
- Кошчыкның әтиәниләре бик борчылалар.
- Малай кошчыкны мичкәдән ала, өйгә алып керә, каурыйларын киптерә, җылыта.
- Ул мичкәдәге суга чылана.
9. Геройларга характеристика бирү.
Ана кош
Бала кош
Автор – малай
- Ана кош бала кош өчен ничек борчыла? Әниләрегез дә сезнең өчен шулай борчыламы? Кайсы вакытта?
- Мичкә эчендә ситрмәкойрык баласын тапкач, нинди хисләр кичерә?

10.Рефлексия.

Автор нәрсә турында сөйләргә теләгән?
-малайның кошларга игелекле, рәхимле мөнәсәбәте турында.
- бу әсәр безне нинди булырга өйрәтә?

- Нинди нәтиҗәгә киләбез?

11.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

-Дәрес этапларында үзегезнең эшчәнлегегезне бәяләп бардыгыз . Хәзер дәрестәге эшчәнлегегезгә гомуми бәя ясагыз. Барысы да аңлашылдымы.? сорауларыгыз калдымы?

12.Йомгаклау.
- Кайсы язучы турында үттек?
- Ибраһим Газинең нинди әсәрен өйрәндек?
Өй эше. Кыш көне сез җимлекләр ясыйсыз, сезнең җимлеккә нинди кошлар килә һәм аларны ниләр белән сыйлыз?

13. синквейн төзү
Сиртмәкойрык
Җитез, өлгер, күчмә, озын койрыклы , тырыш
Оча, чүпли, сикерә, җим ашый, бала чыгара
Кош
Сиртмәкойрык матур, гаҗәп кош

Скачать работу
Преимущества нашего сервиса
  • 1. По ФГОС

    Все мероприятия на нашем портале проводятся строго в соответствии с действующим законодательством и ФГОС

  • 2. Быстро

    Результаты олимпиад доступны моментально. Результаты участия в творческом конкурсе или публикации статей – в течение 1 рабочего дня

  • 3. Честно

    Участие в любом конкурсе – бесплатное. Вы оплачиваете изготовление документа только когда знаете результат

На портале «Солнечный Свет»
более
2000
тестов
97%
клиентов
свыше
1000000
участий
На нашем портале свыше 2 000 тестов, олимпиад и викторин
Довольны порталом и становятся постоянными клиентами
Наши олимпиады прошли свыше 1 000 000 раз, суммарно участвовало 300 000 человек
1 шаг
Участие
Пройдите тестирование по выбранной теме
2 шаг
Результат
Довольны результатом? Перейдите в свой личный кабинет
3 шаг
Диплом
Введите данные для оформления диплома победителя
Более 20-ти шаблонов и образцов
для ваших дипломов и свидетельств
Солнечный свет

Магазин ФОП

  • Воспитателю
  • Учителю
  • Руководителю
Перейти
Пожалуйста, подождите.
x
×