«Тәрәз төбендә яшеллек»
(суган белән тәҗрибә үткәрү)
Эшләде: тәрбияче Аухадиева Айсылу Ильнуровна
Бурычлар:
1. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
2. Балаларда логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү.
3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру.
Сүзлек: Җылылык, яктылык, итләч, йомры.
Җиһазлар: туфрак, тартма, утырту өчен суганчалар, сулы лейка, тартмада һәм түтәлдә үскән суган рәсемнәре, бизәлеш өчен әкият геройлары сурәтләре.
Эшчәнлек барышы:
1. Рәсемнәр карау ( түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре.)
- Бу рәсемнәргә карап, сез нәрсә әйтә аласыз?
- Яшелчәләрне түтәл ясап кайсы вакытта утырталар?
- Тартмада суган утыртуның нинди уңай ягы бар?
- Суган үссен өчен нәрсәләр кирәк? ( яктылык, җылылык, су )
2. “ Табышмак әйтәм – җавабын тап ”
А) Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)
Б) Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул нәрсә? (кишер)
В) Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (кәбестә)
Г) Җир астында җиз бүкән, ул ни икән? (бәрәңге)
Д) Туп түгел – түгәрәк, тычкан түгел койрыклы. (чөгендер)
Е) Итләч, йомры, яшелен, өзеп алдым, яшердем.
Гаҗәпләндем бераздан – кояшсыз да кызарган. (помидор)
Ж) Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (суган)
3. Үстерешле диалог. (суган үзенчәлекләрен әйтү)
- Ул нинди формада?
- Нинди төстә?
- Катымы, йомшакмы?
- Тәме нинди?
- Суган ни өчен кирәк?
- Суганнан нинди ризыклар пешереп була?
- Суганның файдасы нинди?
4. Суган утырту. Балалар белән бергәләп суган утырту. Суган утырту тәртибен сөйләмдә ныгыту.
5. Бизәлеш өчен әкият геройларын буяу, кисеп ябыштыру.
6. Сүзле – хәрәкәтле уен: “Аш пешерү”.
Ярдәм көтеп тормыйбыз,
Яшелчәләр турыйбыз,
Чиста итеп юабыз,
Бераз кишер кырабыз,
Ваклап суган турыйбыз.
Тозлап майлап алабыз.
Яхшылап болгатабыз,
Бигрәк тәмле ашагыз.
-
Все мероприятия на нашем портале проводятся строго в соответствии с действующим законодательством и ФГОС
-
Результаты олимпиад доступны моментально. Результаты участия в творческом конкурсе или публикации статей – в течение 1 рабочего дня
-
Участие в любом конкурсе – бесплатное. Вы оплачиваете изготовление документа только когда знаете результат