Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64

"Минем кадерлел?рем". Работа №18373

Дата публикации:
Автор:
Название работы:
"Минем кадерлел?рем"
Работа:

 

Тема:Минем кадерлеләрем

 

Класстан тыш чара

 

Максат: Укучыларны олыларга игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, балаларда ата-анага карата кадер-хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр табл, Ф.Ярулинның “Сез кирәк” шигыреннән өзек, уеннар өчен альбом бите, карандаш, сүзләр җыелмасы

Материал:Р.И.Шәяхмәтованың “Дин-культуралылык билгесе” китабы, “Көч һәм рух тамырлары” китабы, “Әдәплелек дәресләре” китабы, В.Казыйхановның “Тәрбия хәзинәләре” китабы.

Дәрес барышы:

I.Актуальләштерү.

1. Әти, әни, әби, бабай-болар кемнәр? Бу сүзләрне ничек аңлатырга?

2.Мөнәсәбәт сүзе нәрсәне аңлата? ( төркемнәрдә фикерләшү) 14

II. Уку мәсьәләсен кую

1.Тема, максат белән таныштыру

2.Шигырьләрдән өзекләр тыңлау, кем турында икәнлеген билгеләтү:

а)Бер кыз бала җыр чыгарган, багышлап...

б)Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.Барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул...

в)Аңа йомышы төшмәгән кеше юк. Аның бит кулыннан килмәгән эше юк.

г)Бик күп сугыш күргән ул, дошманны җиңеп кайткан...

III. Уку мәсьәләсен чишү

1.Ф.Яруллин.”Сез кирәк” шигыре

Без юлларга чыктык кына, Сүнгән чакта өметебез,

Күңелдә якты теләк. Калмаган чакта терәк

Иң дөрес, иң туры юлны Күз яшьләрен сөртә-сөртә

Сайлашырга сез кирәк. Юатырга сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр, Боекмас өчен күңелләр,

Югалып калсак кинәт- Кимсенмәс өчен йөрәк-

Егылганда тотынырга, Сез кирәк әти-әниләр,

Көч бирергә сез кирәк. Безгә һәрчак сез кирәк.

-укучы сөйләве

-фикерләшү

-Ә сез, балалар, аларга кирәкме? Аларга нәрсә эшли аласыз?

2.З.Шәрифуллина башкаруында “Минем кадерлеләрем” җыры яңгырый.

3. Укучылар чыгышы (иҗади эшләре буенча)

4.Ф.Яруллин шигыре “Бай кеше”.

Мин бай кеше.

Күп малайлар

Карый миңа көнләшеп.

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп. .

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул-әтием дә,

Әнием дә бар минем.

-укучы сөйләве

-фикерләшү

5.”Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерү

6.Бу мәкальләрнең кайсысы әкият эчтәлегенә туры килә, эчтәлекләрен аңлату

а) ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

б) тату туганнар таштан койма койганнар.

в) олыласаң олыны, олыларлар үзеңне

7.Төркемнәрдә эш. Бирелгән аерым карточкалардагы сүзләрдән мәгънәле җөмләләр төзү

-Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

-Әти-әнигә, әби-бабайга һәрвакыт мәрхәмәтле булыгыз!

-Олыларның сүзләрен тыңлагыз, аларга ярдәм итегез.

-Һәркөн изгелек кылыгыз, ярдәмчел, кешелекле булыгыз

8.Ситуацияләр чишү.

а) Булатны дуслары кинога чакырды. Ә әти-әнисе аның кибеткә барып кайтуын үтенде. Булат кайсын сайлар?

б) Гөлназ математикадан икеле билгесе алды һәм көндәлеген әти-әнисеннән яшереп куйды. Гөлназ дөрес эшләдеме?

9. Төркемнәр ярышы. Кайсы төркем әти-әниләр, әби-бабайлар турында җырлар, шигырьләр күбрәк искә төшерә алыр?

10.В.Казыйхановның “Вөҗдан газабы” шигырен тыңлау, фикерләшү.

Боргалана-сыргалана, “Әйткәч әйтим, әни,-диде-

Йоклап китәлми Ләлә. Бүген мин трамвайда

Әнисе дә сизеп алды: Урынымны бирмәдем, ди, 15

“Авырыйсыңмы әллә?” Басып торган бабайга.

“Юк”,-дигән булды да кызый, Ышан әни, мондый хәлләр

Бер мәлгә туктап калды. Башкача кабатланмас”.

Күзен яшерде юрганга, -Хатаңны аңлагач, кызым

Авыр итеп тын алды. Вөҗданың газапламас.

11.Төркемнәрдә эш.Бирелгән темаларга рәсем ясау, рәсем астына 2-3 җөмлә язу.

а) Мин һәм әнием.

б) Мин һәм әтием.

в) Мин һәм әбием.

г) Мин һәм бабаем.

IV.Рефлексия

 

Скачать работу
Преимущества нашего сервиса
  • 1. По ФГОС

    Все мероприятия на нашем портале проводятся строго в соответствии с действующим законодательством и ФГОС

  • 2. Быстро

    Результаты олимпиад доступны моментально. Результаты участия в творческом конкурсе или публикации статей – в течение 1 рабочего дня

  • 3. Честно

    Участие в любом конкурсе – бесплатное. Вы оплачиваете изготовление документа только когда знаете результат

На портале «Солнечный Свет»
более
2000
тестов
97%
клиентов
свыше
1000000
участий
На нашем портале свыше 2 000 тестов, олимпиад и викторин
Довольны порталом и становятся постоянными клиентами
Наши олимпиады прошли свыше 1 000 000 раз, суммарно участвовало 300 000 человек
1 шаг
Участие
Пройдите тестирование по выбранной теме
2 шаг
Результат
Довольны результатом? Перейдите в свой личный кабинет
3 шаг
Диплом
Введите данные для оформления диплома победителя
Более 20-ти шаблонов и образцов
для ваших дипломов и свидетельств
Солнечный свет

Магазин ФОП

  • Воспитателю
  • Учителю
  • Руководителю
Перейти
Пожалуйста, подождите.
x
×
УЗНАТЬ ПОДРОБНЕЕ
X