9 в сыйыф. Татар әдәбияты. Исламова А.Р.
Тема: И.Юзеевның иҗатын кабатлау-йомгаклау
Максат:1.Укучыларны И.Юзеевның иҗаты турындагы белем-күнекмәләрне кабатлау, тирәнәйтү.
2.”Таныш моңнар”, “Гашыйклар тавы” әсәрләре буенча фикер алышу барышында әдәби сөйләм формалаштыру, анализлау осталыгын үстерү; матур әдәбият укуга омтылыш , алган белемне гамәлдә куллана белү күнекмәләре булдыру.
3.Тормышта югалып калмау, кыюлык, әхлаклылык, тырышлык, үз көчеңә нык ышану; иптәшлек-дуслык кебек хисләр; туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү;
Җиһазлау: дәреслек-хрестоматия, И.Юзеевнең портреты
Техник чаралар: проектор, интерактив такта, ноутбук.
Таратма материал: битләр, каләмнәр, карточкалар, магнитлы такта
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе.
Метод һәм алымнар: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.
Дәрес барышы
Шатлыклар да очрар, кайгылар да,--
Һич куркытмый юллар газабы.
Бармы җирдә мәхәббәтнең башы,
Бармы мәхәббәтнең азагы?
И.Юзеев.
1.Оештыру
-Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн сезгә.
-Исәнмесез!
-Утырыгыз . Дәресне башлыйбыз.
2. Актуальләштерү
1) Укучыларга И.Юзеев әсәрләреннән предметлар күрсәтү
( хат,имтихан билеты, үрдәкле күл рәсеме, тау рәсеме)
-Бу предметларны нәрсә белән бәйләргә була?
Хат-
Зөфәрнең Резидәгә язган хаты( “Таныш моңнар” поэмасы)
Имтихан билеты-
Резидәнең хыялларын чәлпәрәмә китерүче сынау
Үрдәкле күл
– Таллыкүлдәге күл.( “Гашыйклар тавы” повесть-поэмасы)
Тау-
Гашыйклар тавы
-Сез бу предметларны кемнең иҗаты белән бәйләр идегез?
-Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
-Әлбәттә, без бүгенге дәрестә лирик шагыйрь И.Юзеевның иҗаты, аның “Таныш моңнар”, “Гашыйклар тавы” кебек әсәрләре турында сөйләшербез. Гомумән, аның иҗатына йомгак ясарбыз.
3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1) И.Юзеевның биографиясен тест эшләү ярдәмендә искә төшерү(йә слайдта фронталь рәвештә, йә битләрдә тест формасында) Ни өчен эшлибез?
- Укучыларның җаваплары
Тест : 1.Илдар Юзеев ничәнче елда туган?
А) 1906
Ә) 1933
2. Ул кайда туа?
А) Арча районы Кушлавыч авылы
Ә) Яңавыл районы Ямады авылында
3. Шигырьләрен кайчан яза башлый?
А) мәктәп елларында
Ә) студент елларында
4. Ул кайда белем ала?
А) Арча педагогия училещасында
Ә) Казан педагогия институтында
5. И.Юзеевның ничә поэмасы бар?
А) 30дан артык
Ә) 25ләп
6. Хезмәт юлын нәрсәдән башлый?
А) укытудан
Ә) журналистикадан
7. Аңа Татарстанның халык язучысы исеме кайчан бирелә?
А) 2004нче елда
Ә) 1993нче елда
8. Ул ничәнче елда вафат була?
А) 1999 нчы елда
Ә) 2004нче елда
9. Аның нинди әсәрләрен беләсез?
-И. Юзеев кем ул?
-Нинди өлкәкләрдә хезмәт итә?(газета-журнал редакцияләрендә эшли, шигырьләр, поэмалар яза)
Ул нинди бүләкләргә ия?
-Димәк, аны нинди шәхес дип әйтергә була?
Нәтиҗә: И.Юзеев- төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, күпкырлы талантлы шәхес.
2) -Әйдәгез хәзер дәреснең эпиграфына игътибар итик әле. Анда сүз нәрсә турында бара? Автор нәрсә әйтергә тели?
Эпиграф белән таныштыру
Шатлыклар да очрар, кайгылар да,--
Һич куркытмый юллар газабы.
Бармы җирдә мәхәббәтнең башы,
Бармы мәхәббәтнең азагы? (тактада)
-Хәзер “мәхәббәт” сүзен ачыклап үтик. Нәрсә соң ул мәхәббәт? Бу сүзнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
3) Укучыларның фикерләрен тыңлау
-Сезнең мәхәббәт турындагы фикерләрегез белән килешмичә булмый, мәхәббәт төшенчәсен һәр кеше үзенчә аңлый.
4) Cлайдта мәхәббәтнең минемчә нәрсә икәнен күрсәтү
( Мәхәббәтнең төп мәгънәсе: кемне яки нәрсәне булса да бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә булса да чын күңелдән бирелгәнлек хисе.)
-Укучылар, мин юкка гына мәхәббәт турында сүз кузгалтмадым
-И.Юзеевның ”Таныш моңнар” һәм “Гашыйклар тавы” әсәрләрен нәрсә берләштерә соң? --Нинди тема?
-Мәхәббәт төшенчәсен И.Юзеев ничек аңлый икән? Әйдәгез шул сорауга җавап табый әле.
Ә И.Юзеев үз әсәрләрендә мәхәббәт темасын ничек ача?
И. Юзеевның әсәрләренең идея-тематикасы өстендә эш.(укучыларны 2 группалага бүлү)
5)Укытучы: Хәзер “Фишбоун” элементын кулланып,кабатлыйбыз.(Укучыларга схемалар таратыла, группада схема буенча эш, 5 минут вакыт бирелә)
1 группа: “Таныш моңнар” поэмасы (Зөфәр – Резидә)
Әдилә, Вадим, Лилия, Регина Н., Алия, Миләүшә, Гөлназ
2 группа: “Гашыйклар тавы” повесть-поэмасы (Сәет –Мөнирә)
Эльвина, Илназ, Регина Т., Гөлшат, Диана, Алсу.
Схемадагы юнәлеш бирүче сораулар(карточкалар)
Карточка №1
Исеме.
Поэмада төп геройлар кемнәр?Алар турында нәрсә әйтә аласыз?
Резидә һәм Зөфәр мәхәббәте поэмада ничек чагыла?
Резидә ни өчен Зөфәрне үзеннән этәрә?
Имтихан билеты Резидәнең тормышында нинди роль уйный?
Ни өчен Резидә заводта гади эшче булып эшли башлый?
Мәхәббәтнең азагы ничек тәмамлана? (бергә булырлар дигән өмет белән)
Карточка №2
Исеме.
Төп геройлар кемнәр? Алар турында нәрсә әйтә аласыз?
Сәет һәм Мөнирәнең мәхәббәте повесть-поэмада ничек чагыла?
Ни өчен Сәет белән Мөнирә бергә була алмый?
Автор ни өчен Таллыкүлгә бара? (әманәт)
Өмет турында нәрсә әйтә аласыз?
Мәхәббәтнең азагы ничек тәмамлана?
6) Укучыларның проектларын яклаулары
Нәтиҗә: Мәхәббәт ул һәрвакытта да, без уйлаганча, бәхет белән генә тәмамланмаска да мөмкин икән. Ни өчен?
7) Эпиграфка әйләнеп кайту, мәхәббәт төшенчәсе белән бәйләү
-Мәхәббәтнең ахыры төрлечә тәмамланырга мөмкин: бәхетле дә, бәхетсез дә.
-Барысы үз кулыбызда.
-Мәхәббәт Зөфәр белән Резидә өчен ничек тәмамланды?
-Мәхәббәт Сәет белән Мөнирә өчен ничек тәмамланды?
8)- Ничек уйлыйсыз автор ни өчен әсәргә шундый исем бирде микән?
- Гашыйклар тавы(чөнки тауда гашыйклар очраша)
- Әйе, мин сезнең белән килешәм.
Ә хәзер Гашыйклар тавын сурәтләгән урыннарны укып карыйк әле(әсәрнең кайсы урыннарында күренә, әйе башында һәм ахырында)укыйлар
9) Әйдәгез әле группаларда авыл, табигать, тау, кешеләр ничек үзгәрә, шул турыда карап китик.
Элек
Хәзер
Сәламәт кешеләр
Мәһабәт зур тау
Матур авыл
Куе урманнар
Шат тавышлар
Үрдәкләр йөзгән күл
Авыру кешеләр
Зур булмаган тау
Өйләр урынында хәрәбәләр
Сирәк агачлар
Карга авазлары
Корыган күл
Тактада беркетәләр
Димәк, без хәзер нинди нәтиҗә чыгарабыз инде
10)- Бу үзгәрешләргә кем һәм нәрсә гаепле?
Кеше гаепле.
Бу нәтиҗәләрдән чыгып без әсәрдә нинди
проблемалар
күтәрелгәнен әйтә алабыз.
Укучыларның җаваплары:
табигатьнең пычрануы, сак караш бетү;
гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы;
эчкечелек;
әхлаксызлык;
сугыш афәте;
авылларны эреләндерү һ.б.
11) Автор бу әсәр белән ни әйтергә теләгән( 2 минут вакыт бирелә)
Укучыларның җаваплары:
Табигат
ь
не сакларга кирәк;
Эчмәскә кирәк;
Мин сезнең фикерләрегез белән килешәм
Бу әсәр хәзердә актуальмы соң?
Укучыларның җаваплары:
-Әйе, актуаль
Әсәрнең әһәмияте – ышандыру көчендә, тормышчан булуында, күтәрелгән проблемаларның бүген дә актуаль, сәнгатьчә эшләнелеше югары булуында.
VI. Йомгаклау. Шулай итеп, укучылар, без бүген “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ ясадык. Әсәрдәге Серле үрдәк бервакытта да туган якларына әйләнеп кайтмас. Авторның җәмгыятьтәге үзгәртеп кору белән бәйле өметләре – табигать байлыкларын кире кайтару - өлешчә генә мөмкин хәл, чөнки бер югалган табигать матурлыгы ул инде кире кайтмый. Матурлык бетүнең сәбәпчеләре – кешеләр. Кешеләрнең рухи байлыгы артмый торып, табигать яхшы якка үзгәрмәячәк.
V. Өй эше бирү. Өйгә эш өч вариантта бирелә.
Гашыйклар тавы – биеклек символы. Аңа кемнәрне менгерә алыр идегез? Бу тауга менәргә нинди кешеләр лаек?
Әсәргә нинди иллюстрацияләр ясар идегез?
“Табигатьне саклау – безнең бурыч” дигән темага монологик сөйләм әзерләргә.
VI . Укучыларга билгеләр кую.
-
Все мероприятия на нашем портале проводятся строго в соответствии с действующим законодательством и ФГОС
-
Результаты олимпиад доступны моментально. Результаты участия в творческом конкурсе или публикации статей – в течение 1 рабочего дня
-
Участие в любом конкурсе – бесплатное. Вы оплачиваете изготовление документа только когда знаете результат