Поможем подготовиться к аттестации! Получите готовые документы!
Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 88824)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ ЭЛ № ФС 77 - 88824)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

"Бал корты һәм шөпшә" А.Алиш әкиятенә сценарий | Миляуша Радисовна Хазиева. Работа №335204

Дата публикации:
Автор:
Описание:

сценарий по сказке А.Алиша "Бал корты һәм шөпшә"

Максат:  Әкиятләр уку, аларның аккыллы үгет-нәсыйхәтләрен балаларга җиткерү, сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү. Әкиятләр ярдәмендә сүз байлыгын арттыру, әдәплелек тәрбияләү.

 

Ярдәмлек: Әкият буенча рәсемнәр,  бизәнү әйберләре, савытлар, урман аланы күренеше.

 

Эшчәнлеккә әзерлек: Балалар белән алдан Габдулла Алиш иҗаты белән танышу, әкият уку.

 

Бал корты һәм Шөпшә Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган: — Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, — дигән. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр. Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яктан очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны Чәчәк башлыгына китергәннәр. — Менә дигән савыт, балны кара салып, — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән: — Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми, — дигән. Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр. Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып, үзе хәзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән. Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли икән дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый икән. Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һәм аны, өзелеп-өзелеп, кунакка чакырган: — Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күреп китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең, — дигән. — Ярый, — дигән Бал корты, — барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк, — дип, Шөпшәне үз өенә алып киткән һәм бик шәпләп кунак иткән. Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һәм аны бик-бик мактаган: — Осталарның да остасы -икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? — дигән. — Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде, — дигән Бал корты. — Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, — дигән. Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәгә кунакка барыр вакыты да килеп җиткән. Эштән кайтышлый, Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән: — Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып, бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, — дигән. Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул: — Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, — ди икән. Кунакны сыйларлык түгел, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, шунда ук аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган. Ярыш көне килеп җиткән. Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән. Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзеннән акмаган. — Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм, — дигән Чәчәкләр башлыгы. Шул көннән башлап, бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр ялкаулыклары аркасында хурлыкка калганнар.

Бал корты һәм шөпшә.

 

Максат: Әкиятләр уку, аларның аккыллы үгет-нәсыйхәтләрен балаларга җиткерү, сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү. Әкиятләр ярдәмендә сүз байлыгын арттыру, әдәплелек тәрбияләү.

 

Ярдәмлек: Әкият буенча рәсемнәр, бизәнү әйберләре, савытлар, урман аланы күренеше.

 

Эшчәнлеккә әзерлек: Балалар белән алдан Габдулла Алиш иҗаты белән танышу, әкият уку.

 

 

Залда чәчәкләр бии.

 

Чәчәкләр биюдән соң утыралар

 

(Кырмыска , чикерткә һ.б Чәчәкләр башлыгы белән баралар. ЧБ җырлый.)

 

Чәчәкләр башлыгы җыры.

Мин чәчәкләрнең хуҗасы,

Үсемлекләр патшасы.

Бал җыюның остасы,

Ох-ох-ох-ох-ооооох.

Тик картайдым шул бераз,

Күз дә күрми, көч тә аз,
Кемгә калыр бу мирас?

Ох-ох-ох-ох-ооооох.

 

Автор. Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган.

Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган

 

Чәчәкләр патшасы: Картайдым шул инде мин. Минем әмеремне тыңлагыз!!!
“Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерли, барлык чәчәкләрдән бал җыярга шуңа рөхсәт итәм!!!”

 

Чикерткә: “Кем дә кем бал салырга яхша савыт хәзерли, барлык чәчәкләрдән бал җыярга шуңа рөхсәт итәм!!!”

 

Автор: Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр. Барысының да бал җыярга рөхсәт аласы килгән.

 

Автор. Кырмыскалар эшкә керештеләр, балга савыт ясый башладылар

Алар янына чәчәкләр башлыгы килә.

 

Чәчәкләр башлыгы: Сез ничек эшлисез?

 

Кырмыска1: Без балга әйбәт савыт ясыйбыз.

Кырмыска2: Матур савыт ясыйбыз.

 

Кырмыска1: Тырышабыз!

 

Кырмыска2: Савыт әзер!

 

Чәчәкләр башлыгы: Яхшы, әйбәт. Я,савытларыгызны тикшереп карыйк инде .

(Чәчәкләр башлыгы савытны тикшереп карый, савыт җимерелеп төшә.)

Чәчәкләр башлыгы: Синең савытың үтә-күренмәле, синеке тишек, Һе-һе-һе барыгызныкы да яраксыз!!! Мондый савытлар миңа кирәкми! Шуңа күрә бал да сезгә эләкми!!!

Сау булыгыз кырмыскалар.

 

Автор. Чәчәкләр башлыгы күңелсезләнде, уйланды һәм китеп барды.

 

Кубәләкләр чыгышы:

Әйдәгез уйнап алабыз дуслар!

 

Уен «Ак савыт»

Савыт, савыт, зур савыт

Нинди матур ак савыт

Кемдә савыт туктады

Шуңа җаза бирәбез...(син сикер)

 

Савыт, савыт, зур савыт

Нинди матур ак савыт

Кемдә савыт туктады

Шуңа җаза бирәбез...( син бие)

 

Савыт, савыт, зур савыт

Нинди матур ак савыт

Кемдә савыт туктады

Шуңа җаза бирәбез...( син җырла)

 

Күбәләк1: Без балга савыт ясадык.

 

Күбәләк2: Без эшләдек, тырыштык.

 

Чәчәкләр башлыгы: Ярар, яхшы, әйбәт.

(Чәчәкләр башлыгы савытны карый башлый һәм савыт яңадан җимерелә.)

Чәчәк.башлыгы: Ашыккансыз! Начар ясагансыз!

Бу савыт миңа кирәкми!

Мин сезгә бал бирмим.

Сау булыгыз кубәләкләр.

Шөпшә: Исәнме дустым, хәерле көн. Ничек хәлләр?

 

Бал корты: Исәнме дустым. Әйбәт рәхмәт. Синең хәлләр ничек?

 

Шөпшә. Әйбәт рәхмәт.

 

Бал корты. Әйдә, түрдән уз. Чәй әчәсеңме? Сөт әчәсеңме?

 

Шөпшә: Әйе, мин чәй эчәм. Чәй тәмле.

Өчпочмак, чәк-чәк тәмле, м-м-м...

 

Бал корты: Коймак тәмле, коймак аша.

 

Шөпшә: Син нишлисең?

 

Бал корты: Мин савыт ясыйм, бу савыт балга.

 

Шөпшә: Ай-ай матур савыт, әйбәт савыт.

 

Бал корты: Ә, син ясадыңмы?

 

Шөпшә: Ясый да башламадым әле, соңыннан да өлгерермен. Әйдә китткек минем белән кояшта кызынырга.

 

Бал корты: Юк, бармыйм мин эшлим!

 

Чәчәкләр патшасы: Ясаган савытларның барысы да яраксыз. Иртәгә ярышның соңгы көне дип иълан итәм!

 

Чикерткә: Иртәгә ярышның соңгы көне! Иртәгә ярышның соңгы көне! Иртәгә ярышның соңгы көне!

 

 

Шөпшә җырлый-җырлый савыт ясый башлый:

Мин зифа шөпшә кызы,

Бөҗәкләрнең асылы.

Матурлыкта беренче,

Мин һәрвакыт җиңүче.

 

Аннары савытын алып, Чәчәкләр башлыгы янына бара.

 

Шөпшә: Исәнмесез. Бу минем савыт.

Чәчәкләр башлыгы: Исәнмесез. Ай-ай матур савыткарап карыйк

(Чәчәкләр башлыгы савытны тикшереп карый)

Тагын савыт килеп чыкмады.

Чәчәкләр башлыгыАшыккансыз! Начар ясагансың! Мин сиңа бал бирмим!

 

Бал корты: Исәнмесез. Хәерле көн.

 

Чәчәкләр башлыгы: Исәнме, хәерле көн.

 

Бал корты: Бу безнең савыт. Савыт әзерРәхим итеп карагыз.

 

Чәчәкләр башлыгы: Карыйм, карыйм.

Ай-ай, әйбәт савыт. Тырышканнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән, теләсә ни кадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт итәм.

 

Автор: Шул көннән башлап бал кортлары барлык чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар.Ә шөпшәләр ялкаулыклары аркасында хурлыкка калганнар.

 

Бал кортлары җыры.

 

Бал корты: Хөрмәт төбе – хәзинә!

Агач җимеше белән, адәм эше белән.

Аз сөйлә күп эшлә.

Бер эшлә бәрәгәйле эшлә.

Дөньяда булмаган эш юк.

Кырын ятып әвен сугып булмый.

Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

 

Автор. Бал корты һәм шөпшә тарихы шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

 

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×

Гороскоп педагога

Как планеты влияют на ваш
урок? Подпишитесь на Telegram
бота и проверьте бесплатно!

Получить прогноз