Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 55% действует до 28.04
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Балалар бакчасында балаларны заманча таләпләргә нигезләнеп үстерүнең аспектлары | Галиуллина Динара Муллаяновна. Работа №332693

Дата публикации:
Автор:
Описание:

Балада төп физик, психик һәм шәхес буларак формалашу нигезләре өчен иң кирәкле чор – 1 яшьтән 3 яшькәчә булган вакыт аралыгы. Бу аралыкта ни дә булса җитенкерәми икән, бу зур югалту. Чөнки баланың һәр яклап камил булып үсешендә нәкъ шушы чорда алынган тәрбия мөһим.

     Кызганыч, 1991- 1994 елларда балалар тәрбияләүдәге педагогик системага үзгәрешләр кертелде. Ягъни, балалар 3 яшькә кадәр гаилә эчендә генә тәрбияләнергә тиеш диелде. Бу, үз чиратында, балалар бакчаларында ясле балалары өчен булган төркемнәрнең ябылуына китерде. Аннан соң кертелгән үзгәрешләр бу төркемнәрнең бик кирәк булуын дәлилләде. Шуңа күрә бүгенге көндә шундый нәниләрне үстерүдә төркемнәр дә, югары квалификацияле тәрбиячеләр дә кирәклеге ачыкланды.

Балалар бакчасында балаларны заманча таләпләргә нигезләнеп үстерүнең аспектлары

Балада төп физик, психик һәм шәхес буларак формалашу нигезләре өчен иң кирәкле чор – 1 яшьтән 3 яшькәчә булган вакыт аралыгы. Бу аралыкта ни дә булса җитенкерәми икән, бу зур югалту. Чөнки баланың һәр яклап камил булып үсешендә нәкъ шушы чорда алынган тәрбия мөһим.

Кызганыч, 1991- 1994 елларда балалар тәрбияләүдәге педагогик системага үзгәрешләр кертелде. Ягъни, балалар 3 яшькә кадәр гаилә эчендә генә тәрбияләнергә тиеш диелде. Бу, үз чиратында, балалар бакчаларында ясле балалары өчен булган төркемнәрнең ябылуына китерде. Аннан соң кертелгән үзгәрешләр бу төркемнәрнең бик кирәк булуын дәлилләде. Шуңа күрә бүгенге көндә шундый нәниләрне үстерүдә төркемнәр дә, югары квалификацияле тәрбиячеләр дә кирәклеге ачыкланды.

1 яшьтән 3 яшькәчә чорда башка органнар системасы белән бер рәттән аеруча баш мие фнкцияләре зур үсеш ала. Исбатланган, баш мие функцияләре нәселдән килми, алар организмның әйләнә-тирә мөхит бәйләнеше нәтиҗәсендә үсеш ала. Бала гомеренең беренче өч елында бу процесс бик тә интенсив бара.

Бала шәхес буларак дөрес формалашсын өчен бары да кирәк: аралашу, уен, танып белүгә нигезләнгән күзәтү эшчәнлеге, һ.б. 1 яшьтән 3 яшькәчә балалар өчен түбәндәге төр эшчәнлек кулланыла.

Берничә составлы яки динамик уенчыклар белән уеннар һәм предметлы эшчәнлек.

Материаллар һәм матдәләр белән экспериментлар (ком, су, камыр һ.б.)

Өлкәннәр, үз яшьтәшләре белән аралашу һәм уйнау.

Үз-үзеңә үезмәт күрсәтү һәм көнкүреш предметлары белән эшчәнлек (кашык, көрәк, кайчы һ.б.)

Музыка, әкият, шигырь эчтәлеген, мәгънәсен аңлау.

Рәсемнәрне карау.

Хәрәкәт активлыгы.

Нәниләр белән эшләүче педагог шуны аңларга тиеш: кечкенә балалар өлкәннәр эшчәнлегенә карата югары таләпләр куя, шуңа күрә бу эшчәнлек эмоциональ, сәнгатьле, “йогышлы” булырга тиеш. Педагог чын күңелдән үзе дә мавыккан шушы эшчәнлекне балага бик җиңел бирә. Нәнигә карата булган хисчәнлек, дөрес хәрәкәтләр, мимика, артистизм ярдәм генә итәр. Андый нәни балалар бөтен төркемгә кушылган бирем, кагыйдәне, тәкъдимне ишетә һәм аңлый алмыйлар. Аларга күзгә- күз булу, исемен атап эндәшү, назлы итеп сыпыру кирәк. Болар бары да өлкән кешенең аңа карата шәхси игътибары барлыгын хәбәр итә.

 

Бәләкәчләрне әйләнә- тирә белән таныштырганда тагын бер нәрсәне аеруча күздә тоту мөхим. Балалар үз игътибарларын бары тик аларга кызыклы нәрсәгә генә юнәлтә. Әгәр сезгә алар игътибарын сез теләгән юнәлешкә борырга кирәк икән, монда бары тик үзегезнең бу шөгыль яки күренеш, предмет белән чып- чынлап мавыгуыгыз кирәк. Шуңа да 1 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдәге методикада үз аерымлыклары бар.

Белем һәм тәрбия бирү бары тик уен формасында гына булырга мөмкин. Һәм әлеге уен балаларга кызыклы булырга тиеш. Бала саны 6-8.

Хәрәкәт активлыгы 8-10 минуттан да артык түгел, актив бирем шушы вакыт аралыгында үтәлә.

Бәләкәч тарафыннан өйрәнелгән белем, эшчәнлек кабатланып, ныгытылып тора. Шул ук материал, бары биремнәр төрлелеге кулланыла.

Бер яшьтән үк үзкыйммәт төшенчәсе бала формалашуында нигез булып тора. Бу үзкыйммәт формалашу баланың алга таба үсеше өчен мөхим. Шуңа да соңгы елларда нәниләр өчен педагогикада яңа программалар, үстерелешле технологияләр уйлап табыла. Кайбер технологияләрне карап үтик.

1.Информацион белем бирү технологиясе. Аның яхшылыгы күрсәтмәлелектә, белем бирүне мавыктыргыч һәм эмоциональ итүендә, игътибарлылыкны активлаштыруда. Аны куллану аркылы күрәбез, бала- белем бирү технологиясе үзәгендә; белем бирү эшчәнлеге нигезендә – хезмәттәшлек; бала позициясе – активлык; баланың үзбелемен күтәрүгә мотивлары формалаша һәм мөмкинлекләре үстерелә; санак һәр вакыт объектив. Бу технология яңа материал биргәндә дә, ныгытканда да, йомгаклаганда да нәтиҗәле.

2.Проблемалы белем бирү технологиясе. Махсус куелган проблемалар аша бала чишү юлын гына эзләп, табып калмый, ә иҗади якын килеп эш итәргә, үз фикерләү мөмкинлекләрен үстерергә өйрәнә. Балаларда мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык үстерелә. Шәхси мотивация туа. Уйлау мөмкинлекләре камилләшә. Тик бу технологиянең бер җитешсез ягы бар: бер үк күләмдәге белемне үзләштерүдә вакыт күбрәк китәчәк.

Проблемалы белем бирү технологиясе үз эченә берничә этапны ала: проблемалы ситуацияне аңлау; аны анализлау; проблеманы чишү; чишү юлының дөреслеген тикшерү. Нәниләр белән эшләүдә бу технологияне җентекләп уйлап кына тәкъдим итеп була.

3.Проект технологиясе. Ул үз эченә билгеле бер максатны күздә тоткан эшчәнлекне ала. Биредә план буенча эзләнүле, тикшеренүле, практик бурычларны тормышка ашырырга мөмкин. Балалар белем һәм күзаллауларны проект эшчәнлеге аша ала, ныгыта. Биредә дә шулай ук проблема хәл ителә.

Төп этаплар балалар бакчаларында эшләүчеләргә таныш: оештыру, продуктив, презентацияләү, нәтиҗә. Кечкенә балалар белән эшләүче тәрбиячеләр проект эшчәнлеген аларның кызыксынуларына нигезләнеп төзи.

4.Уенга нигезләнгән технология. Ул үз эченә уеннарны, уенлы тренингларны, сюжетлы- рольле уеннарны, театраль уеннарны ала. Әлеге технологияне куллану балаларны активлаштыра, кызыксынучан итә, хәтерне һәм игътибарлылыкны үстерә, фикерләүне ныгыта, иҗадилык һәм сөйләмне формалаштыра. Уен технологиясе аша үзләштерелгән материал балалар хәтерендә озакка саклана. Логик һәм критик фикерләү мөмкинлекләрен үстерүдә, сәбәп һәм эзләнү бәйләнешләрен күзалларга өйрәтүдә, креатив юллар эзләнүдә, инициативлылык тәрбияләүдә, физик мөмкинлекләрне ныгытуда элеге технология бик уңышлы.

5.Сәламәтлекне саклауга нигезләнгән технология. Аларны 4 төркемгә бүлергә мөмкин: 1) динамик паузалар (физкультминуткалар, бармак һәм сулыш алу гимнастикалары, күзләр өчен һәм артикуляцион гимнастикалар, спорт һәм хәрәкәтле уеннар, тренажерлар, контраст сукмаклар). 2) Сәламәт яшәүгә өйрәтү (физик тәрбия шөгыльләре, йокыдан соң гимнастика, массаж, бассейн, спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачу чаралары, ситуатив уеннар, сәламәтлек көне). 3) Музыка белән тәэсир итү (музыкатерапия, әкият терапиясе). 4) Сәламәтлекне саклауга нигезләнгән технологияне коррекцияләү.

6.ТРИЗ технологиясе. Элеге технологиядәге методлар түбәндәгеләр: 1) “Системалы анализлау” методы әйләнә-тирә дөньяны системада күзәтергә, бәйләнешләрне күрә белергә өйрәтә. Аның максаты – объектларның ролен һәм урынын, үзара элементар бәйләнешен ачыклау. 2) “Алтын балык” методы бирелгән ситуацияне чынбарлык һәм фантастик өлешләргә бүлүдән гыйбарәт. 3) “Кечкенә кешеләр тарафыннан модельләштерү” методы алар күзлегеннән чыгып эш итүне күздә тота. Бу метод балаларга табигать күренешләрен, предмет һәм матдәләрнең үзара бәйләнешен тоярга, күрергә булыша. 4) “Аналогия буенча фикерләү” – чагыштырырга, классификацияләргә, билгеләрне тирәнтен танырга өйрәтүче метод. 5) “Фантазияләү алымнары” – бу методта алты төрле тылсымчы тылсымнарын куллана. Тылсымчыларның максаты – объектның билгеләрен үзгәртү. Ягъни, зурайту – кечерәйтү, бүлү – кушу, вакыт аралыгындагы үзгәрешләрне ачыклау, тере һәм таш хәләтендә итү, кайда төп кулланылыш һәм киң кулланылышны билгеләү.

7.Шәхси якын килеп ориентлашу технологиясе. Монда бала шәхесе төп фигура ролен уйный. Бары тик аңа шәхси якын килеп, аның белгәннәренә нигезләнеп эшчәнлек көйлнә.

Шул рәвешле, заманча педагогик технологияләр кече яшьтәге балаларны, аларның шәхси үзенчәлекләренә карамастан, тулаем үстерергә ярдәм итәләр.

Элеге теманы тулырак ачу максатыннан, шуны да билгеләп үтәсе килә. Балалар бакчасына килгән сабый беренче мәлләрдә бик олы стресс хәләте кичерә. Шуңа күрә, бу хакта онытырга һич ярамый. Бу вакыт аралыгын балаларга җиңел кичерергә ярдәм итү максатыннан шуны ассызыклыйсы килә. Өч яшькәчә балалар физиологиясе, психологиясе, музыкаль психология турында махсус әдәбият белән танышканнан соң үз эшемдә режим моментларында музыка кулланырга булдым. Күзәтүләрдән, эш тәҗрибәсеннән чыгып бу алымның үзен тулаем диярлек аклаганын күрдем.

 

 

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×