Балаларның сөйләм телен үстерү | Исхакова Индира Юнысовна. Работа №320960
Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк компьютерда утыра, телевизор карый. Шул сәбәпле тел озак һәм авыр ачыла. Минемчә бүгенге көндә бу тема бик актуаль. Хәзерге чорда компьютерның үтеп кергән, техниканың алга киткән вакытында туган тел югала башлый. Сөйләмгә чит ил сүзләре үтеп керә, ә компьтер теле әдәби матурлыктан мәхрүм. Татар халык авыз иҗаты аша бала туган телне өйрәнеп кенә калмый, ә аның матурлыгына төшенә, гореф – гадәтләре турында беренчел күзаллаулар барлыкка килә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр. Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте дә аеруча зур.
Педагогик тәҗрибә темасы:“Балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану”.
Башкарды: Исхакова Индира Юныс кызы, тәрбияче,
Минзәлә шәһәре муниципаль бюджет
мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
өченче санлы “Балачак” балалар бакчасы.
Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк компьютерда утыра, телевизор карый. Шул сәбәпле тел озак һәм авыр ачыла. Минемчә бүгенге көндә бу тема бик актуаль. Хәзерге чорда компьютерның үтеп кергән, техниканың алга киткән вакытында туган тел югала башлый. Сөйләмгә чит ил сүзләре үтеп керә, ә компьтер теле әдәби матурлыктан мәхрүм. Татар халык авыз иҗаты аша бала туган телне өйрәнеп кенә калмый, ә аның матурлыгына төшенә, гореф – гадәтләре турында беренчел күзаллаулар барлыкка килә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр. Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте дә аеруча зур. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам. Мәсәлән, “Олыга утын ярырга…”, “Бу бармак бабай…”, “Баш бармак бау ишә…” , “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү дәресләрне җанландыра, дәресләргә кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә. Мин үз эшемдә кечкенәләр төркеме балалары белән шулай ук юаткычлар эндәшләр, мавыктыргычлар, бишек җырлары кебек халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланам. “Әти, әти, әттәти…”, “Карга әйтә кар, кар…”. Эчтәлеге белән алар балаларның төрле хәрәкәтләр ясавын: кул чабу, баш селкетү, аяк басу, яулык болгау, баштан сыйпау һ.б.- күздә тоталар, кечкенә балаларның хәрәкәт итү ихтыяҗына туры килгән бу әсәрләр рифмалашкан авазларны сиземләү, телнең байлыгын һәм матурлыгын тану да тәрбияли. Халык авыз иҗатының җыр һәм такмаклары да сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә аларны актив кулланам. Бу эштә миңа “Мәгариф” нәшрияты чыгарган “Җырлап биеп уйныйбыз” дигән компакт дисклардан торган аудиоязма фонограммалары җыентыгы зур ярдәмгә килә. “Куш кулым”, “Шома бас”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия” җырлы –биюле уеннарын балалар бик яратып башкаралар. Алар темаларының киңлеге, шигъри образларга байлыгы, шатлыклы интонациясе, күтәренке күңелле булулары белән дә аерып торалар. Эчтәлеге белән алар балаларның төрле хәрәкәтләр ясавын – кул чабу, баш селкетү, аяк басу, яулык болгау һ.б.- күздә тоталар, сөйләм үсешенә зур ярдәмче булып торалар. Табышмакларның да әһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы дип табам. Табышмакларны урта һәм зурлар төремнәрендә эшләгәндә киң кулланам. Мин үземнең эш дәверендә балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйм, ә бәлки алар белән берлектә яңа табышмаклар да уйлап чыгарырга тырышам. Бу эш алымы баланың сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә. Без балалар белән, мәсәлән, предметның 1-2 сыйфаты (төсе, формасы) буенча һәм сыйфатларын кулланып табышмаклар уйлап чыгарабыз. Аларны язып барып берникадәр вакыттан соң да бу табышмакларга кире кайтып, балалар бер-берсенә әйтеп җавапларын табалар. Бу алымны ел буена һәр теманы узганда да кулланам (ел фасыллары, яшелчәләр, җәнлекләр, савыт-сабалар һ.б.ш.). Мәкаль һәм әйтемнәрне зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәре балаларының сөйләм телләрен камилләштерүдә куллану минем өчен уңай нәтиҗәләр бирә. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар…”, “Баралар, баралар, ниһаять, барып җитәләр…” һ.б.ш. Мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә. Әкиятләрне сөйләм телен үстерү барышында төрлечә кулланам. Башта аудиоязмаларда тыңлыйбыз, булганнарын интерактив тактада карыйбыз, сәхнәләштерәбез. Балалар әкиятләрне яхшы үзләштергәч, аерым өзекләрен хәтердән сөйлиләр, шулай ук “Бу нинди әкияттән?” уенын кулланам. Мәсәлән, интерактив тактада әкияттән сюжет, өзек куям, бала әкиятнең исемен әйтә, бергәләп өзекне сөйлибез. Шушы ук алымны әкият геройларына карата да кулланам. Балалар герой, персонажларның характерын, үз-үзен ничек тотышын сөйли, нинди әкияттән икәнлеген әйтә. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Балалар иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәрьяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк. Бу алымнар балаларның сөйләм телләрен үстерүгә зур этәргеч ясый. Халык уеннарын уйнау, бәйрәмнәр оештыру да тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора. Балалар иҗаты әсәрләрен түгәрәктә генә түгел, төрле шөгыльләрдә, көндәлек режим вакытларында, саф һавада, бәйрәм иртәләрендә һәрдаим кулланабыз һәм өйрәнәбез. Чөнки бу әсәрләрнең кулланышы күпкырлы һәм даими, аларны сүз уңае белән кулланырга мөмкин. Мәсәлән, урамга чыккач, көн суыграк булса, “әйдәгез, кояшны чакырыйк” дип:
Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда,
Тәти кашык – саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!- дигән эндәшне кабатлыйбыз. Яки кинәт кенә яңгыр сибәли башласа:
Яңгыр, яу, яу, яу!
Тәмле ботка бирермен … һ.б. дип кабатлыйбыз. Бу такмакларны әйтү балаларның сөйләм телен үстерә, хәтерләрен ныгыта, күңелләрен күтәрә.
Балалар бакчаларында телдән сөйләм үстерү эшләре программаның барлык бүлекләрендә дә уңышлы сайланган әдәби әсәр һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре аша бирелергә тиеш. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәръяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирә һәм сүзләрне дөрес аңлап, урынлы итеп оста куллана алганда гына белем үзләштерелгән булып санала.
Минем сезгә сөйләм телен үстерүдә уңышлы кулланылып килә торган тагын бер алымны әйтеп китәсем килә. Балаларның сүзлек запасын баета, эчтәлек сөйләүгә әзерли, идеяне билгеләргә өйрәтә, бала үзен шагыйрь итеп хис итә һәм барлык балалар да башкарып чыга ала торган эш төрләренең берсе — синквейн алымы.
Нәрсә соң ул синквейн?
Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.
Синквейнны язу тәртибе:
1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүз.
2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?
3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?
4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.
5нче юл. Баланың темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).
Мәсәлән:
КЫШ
Салкын, ак.
Суыта, шатландыра, бүләк итә.
Кыш бабай бүләкләр алып килә.
Яна ел.
КУРЧАК
Матур, зур.
Елмая, утыра, басып тора.
Минем матур курчагым бар.
Уенчык.
Синквейнның темасы төрле булырга мөмкин.
Балалар бакчасында синквейн алымын ничек кулланырга була соң?
Уенчык ярдәмендә.
Рәсем ярдәмендә.
Шартлы билгеләр белән.
Шулай итеп, Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, дөрес бәяләргә, үз карашыңны булдырырга өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе баланың фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Синквейн төзү баладан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.
Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә өйрәтү безнең төп бурычлардан санала.