Дәү үскәч кем булырга? | Усманова Амина Набиулловна. Работа №222400
Автор: Усманова Амина Набиулловна
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һөнәрләр турында шигырьләр җыентыгы
э
ЭШКӘ ӨНДӘҮ
И сабыйлар! Эшләгез сез,
иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта
бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны
бик тыныч һәм бик җиңел.
Габдулла Тукай.
ИГЕНЧЕЛӘР ГАИЛӘСЕ
Әти ипи
Үстерә,
Әни ипи
Пешерә.
Ә мин... мин ипи
Ашыйм.
Ә дәү үскәч
Ипине
Үзем үстерә
Башлыйм.
Роберт Миңнуллин
ФОТОМОДЕЛЬ БУЛАМ
— Фотомодель булам бүген!
— Ничек итеп, әйт әле.
— Матур күлмәктән фотога
Төшәм дә төшәм, яме!
Вәсимә Ураксина
НӘНИ ТАШЧЫЛАР
Кызыл, сары, яшел, зәңгәр
Бик күп шакмаклар алып,
Зөфәр белән Гөлшат икәү
Куйдылар зур йорт салып.
Зөфәр кирпеч биреп торды,
Гөлшат тезде матурлап,
Ишек, тәрәзә башларын,
Тигезләп, сырлап-сырлап.
Гөлшат әйтә: «Яңа йортка
Курчакларым күчәр, ди,
Ләлә курчакларына да
Монда урын җитәр», — ди.
Зәкия Туфайлова
ӘНИЕМ ҺӨНӘРЕ
Минем әнием — тегүче,
Үз эшен бик нык сөя;
Ул теккән җылы киемне
Бик күп кешеләр кия.
Үземнең дә хыялларым
Тегүче булу гына;
Минем хезмәтем да бирсен
Һәркемгә җылы гына.
Фәнис Яруллин
КЕМ БУЛЫРГА?
“Җитмеш төрле һөнәр кирәк”
Диләр егет кешегә.
Җитмешенең барысын да
Үзләштерәсем килә.
Юк, шулай да мин, мөгаен,
Шагыйрь булып китәрмен.
Кешеләргә гөлләр итеп
Шигырь бүләк итәрмен.
Булат Садретдинов
ҖЫРЧЫ БУЛАСЫМ КИЛӘ
Сәхнәләргә чыгып бастым,
Җырлыйм әле кычкырып,
Шундый матур көй уйныйлар,
Булмады чыдап торып...
Җырламыйча гына җырчы
Булып булмый, мөгаен.
Җырчы буласым бик килә,
Тыңла, сиңа җырлаем.
Зөләйха Минһаҗева
ӘТИЕМ – ҖИР ДОКТОРЫ
Минем әти — басуларның
Һәм кырларның докторы.
Аның кебек хезмәт сөйгән
Бер кеше дә юктыр ул.
Агроном да диләр үзен
Олылар, хөрмәт итеп.
Ул үстергән игеннәргә
Карыйм исләрем китеп.
Мөҗәһит
НӘНИ ЧАКТА ҺӘМ ЗУР ҮСКӘЧ
Бик яраткан гөлләрне
Нәни чакта Гөләндәм,
Хәзер күзләр камаша
Ул үстергән гөлләрдән.
Кечкенәдән машиналар
Ясап уйнаган Рөстәм,
Укыган да тырышып,
Инженер булып үскән.
Нәни чакта Айтуган
Чанада гына шуган,
Хәзер батыр йөрәкле,
Данлы очучы булган.
Алмагачлар, чияләрне
Яшьтән сөйгән Кәбирә,
Данлы бакчачы хәзер,
Илгә җимешләр бирә.
Врач булып уйнаган
Нәни чакта Гөлбикә,
Хәзер өлкән врач ул,
Халыкка хезмәт итә.
Урамдагы суларда
Көймә йөздергән Марат.
Хәзер инде корабта
Диңгез гизүче моряк.
Әминә Бикчәнтәева
КЕМ КЕМ БУЛА?
Илшат мөгаллим була,
Илдар зур галим була.
«Кибет ачам берүзем!»
Диеп куйды Гөлйөзем.
«Бизнесмен!» — диде Марат,
Хәйләкәр генә карап.
Депутат була Таһир,
Ул күп сөйләргә маһир...
Үскәнен көтә-көтә,
Илгиз автобус «йөртә».
Айгөл билет сатачак...
Йолдыз өйдә ятачак...
Ник эндәшмисең? Нигә?..
Озак уйлый бу Динә...
Менә ул телгә килде:
«Мин Динә булам!» — диде...
Ленар Шәех
АРХИТЕКТОР
Архитекторның алдында
Хыялдан туган урам.
Мәһабәт сарайларында
Баскычы урау-урау.
Яшел гөмбәзле мәчетләр,
Айлы манаралары.
Балконлы шәп өйләр белән
Бизәлә калалары.
Архитектор шәһәр төзи
Кәгазьдә еллар буе.
Хыялы һәм оста кулы
Бүләк итә өй туе.
Вәсимә Хәйруллина
САРА - ВРАЧ
Сара халат кигән, ул – врач.
- Профессор булам, - ди, - зур булгач.
- Әйт, кай җирең авырта синең,
Аппагым, - дип, сөя песиен.
Бари Рәхмәт
ШОФЁР БУЛАМ
Мин дә, әтием шикелле,
Шофёр булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп шофёр булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
Зәкия Туфайлова
ҺАҖИРӘ АПА
Ә менә минем апа
Конфет-перәнник сата.
Ул эшләгән кибеттә
Бар ак күмәч тә, сөт тә.
Әйбер ала күп кеше —
Олысы һәм кечесе.
Һәммәсе мактап китә,
Апамны хөрмәт итә.
Мөхәммәт Садри
СӨТ
Ә минем апам Һава
Фермада сыер сава.
Беркөн барып карадык,
Сыерларын санадык.
Булсалар да мөгезле,
Сөзмәде алар безне.
Бик тырыш апам Һава,
Безгә тәмле сөт сава.
Сөт күп булса илебездә,
Тук син, мин, һәммәбез дә.
Мөхәммәт Садри.
ГӨЛСЕМ АПА
Гөлсем апаны күрерсез,
Бакчабызга килсәгез,
— Менә безнең тәрбияче
Гөлсем апа, — диярбез.
Әминә Бикчәнтәева