конспект на тему "Яшелчәләр-Овощи" | Галимуллина Айгуль Шамиловна. Работа №344812
Конспект-издание на тему :"Яшелчәләр-Овощи", урок с детьми, дидактические игры, позновательные занятия, обогащение знаний по поводу овощей у детей младшей группы ДОУ с помощью различных игр, общения с детьми. Работу выполнила, воспитатель МБДОУ "Изминский детский сад "Саф чишма" Галимуллина Айгуль Шамиловна. .
Тема: “Яшелчәләр”
Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Бурычлар: Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен булдыру,уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү, уенында уйлау-фикерләү сәләтен арттыру.
Методик алымнар: “Хәерле иртә” уены, сорау-җавап, “Биредә нинди яшелчә юк?” уены, җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”, бармак уеннары: “Яфраклар”, “Яшелчәләр”, “Рәсемгә карап пазл җыю” уены.
Кулланмалар: ковер-самолёт, hәр балага мендәрләр, поднос, яшелчәләр (муляж), тукыма, яшелчәләр битлеге, руль, өстәлдә яшелчә рәсемнәре(пазл), серле капчык.
Эшчәнлек барышы:
- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез апалар белән исәнләшәбез. (Исәнмесез, апалар.)
- Балалар, үзебезнең hәм кунакларның күңелләрен күтәреп алыр өчен “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк. Аның өчен зур түгәрәк ясап басыйк.
Хәерле иртә, күзләрем,
Хәерле иртә, колакларым,
Хәерле иртә, кулларым,
Хәерле иртә, аякларым,
Хәерле иртә, дусларым!
- Кулларыбызның җылылыгын бер-беребезгә бирик. Менә ничек рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, балалар.
Балалар, белзсезме буген иртән балалар бакчасына килгәндә ишек төбендә бер хат таптым (исәнмесез, кечкенәләр төркеменә йөрүче, минем нәни дусларым, сезне кунакка көтеп калам, сезне яратып)-диелгән хатның эчтәлеге. Шушы табашмакнын җавабын тапсагыз белерсез.
Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын калпагын тырпайтып
Сикереп урманга кача.(Куян)
- Балалар, сез сәяхәткә барырга яратасызмы? (Әйе.)
-Буген безне нәрсә кунакка чакырган? (Куян)
- Ә кунакка нәрсә белән барыр идегез? Нәрсә белән барып була? (Самолёт, поезд, автобус, машина, вертолёт h.б.)
- Ә бүгенге сәяхәткә, мин сезне, ковёр-самолётта очып барырга чакырам. Сез ризамы? (Әйе.)
- Безнең ковёр-самолёт инде әзер, сезне көтә. Ковёр-самолётка җайлап утырышабыз. Менә без очабыз, очканда күзләрегезне йомсагыз да була. (Салмак көй яңгырый.)
- Менә, балалар, без килеп тә җиттек, күзләрне ачыгыз, ковёр-самолёттан төшик.
- Беренче сәяхәтебез безне көтә! Аның өчен без йомшак мендәрләргә утырабыз. Барыгыз да җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)
- Балалар, карагыз әле, безнең каршыда нәрсәләр бар? (Кыяр, помидор, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер.)
- Әйе, бик дөрес.
- Ә бу әйберләр барысы бергә ничек дип атала? (Яшелчәләр.)
- Сәмир, бу әйберләр ничек дип атала? (Яшелчәләр.)
- Әйе, яшелчәләр дип атала.
- Балалар, яшелчәләр сезнең белән качышлы уйнарга телиләр. Уйныйбызмы? (Әйе.)
- Уен “Биредә нинди яшелчә юк?” дип атала.
- Аның өчен яшелчәләрне яхшылап карагыз, ә хәзер күзләрне йомабыз. (Балалар күзләрен йомалар, тәрбияче тукыма белән яшелчәләрне каплый, шул арада бер яшелчәне алып куя.)
- Күзләребезне ачабыз, балалар, биредә нинди яшелчә юк? (Кыяр.)
- Ә кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)
- Ахмад, кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)
- Дөрес, рәхмәт.
- Әйдәгез тагын уйныйбыз, күзләрне йомдык. Ачтык. Хәзер нинди яшелчә юк? (Помидор.)
- Помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)
- Әминә, помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)
- Бик дөрес.
Әйдәгез тагын уйныйбыз, кузләрне йомдык. Ачтык. Хәзер нинди яшелчә юк исем? (помидор)
- Әминә, помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)
-Бик дөрес.
Әйдәгез тагын уйныйбыз, кузләрне йомдык. Ачтык. Хәзер нинди яшелчә юк исем? (татлы борыч). Әйе балалар монысы яңа яшелчә, сез белеп бетермисез. Әйдәгез бергә кабатлыйк (Татлы борыч)
Тагын уйныйбызсы, кузләрне йомдык. Ачтык. Хәзер нинди яшелчә юк исем?(кишер).
исем кишер катымы, йомшакмы?(каты, баллы)
- Балалар бик күңелле уйнадык, ә безне икенче тукталыш көтә – куян җырларга һәм биергә ярата, күргзнегез юкмы?
-Сезнең дә җырлап/биеп аласыгыз килмиме соң?
-Әйдәгез, чыгыгыз шушы матур, түгәрәк аланга. Кулга кул тотынышып, тугәрәкләп басыйк. Кемнең кишер яки кыяр буласы килә?(балаларга кишер/кыяр битлекләрен киертәм, бииләр.)
Җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”.
Ахмад, шофер булсын, менә сиңа руль, кишер – Ралина, кыяр – Айлинә булсын. (Балаларга кишер, кыяр битлекләрен кигертәм).
- Башладык. (Җырлыйбыз, уйныйбыз, биибез, соңыннан поезд кебек тезелеп барабыз)
- Менә, балалар, бик күңелле итеп җырлап-биеп алдык.
- Киләсе тукталышыбыз “Бармак уены”. Аның өчен урындыкларга утырабыз. Җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)
- Нинди бармак уеннары беләбез әле без? (Яшелчәләр.)
- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:
Бу бармак – кыяр,
Бусы – кәбестә,
Бу бармак – кишер
Бусы – чөгендер.
Ә бусы була суган.
Менә кәрзинем тулган.
- Тагын нинди бармак уенын беләбез? (Яфраклар.)
- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:
Бер, ике, өч, дүрт, биш.
Алтын сары яфракларны
Кулга җыябыз ич.
Бу – каен яфрагы,
Бу – имән яфрагы,
Бу – өрәңге яфрагы,
Бу – юкә яфрагы,
Бу – миләш яфрагы.
Яфракларны җыябыз,
Кәрзиннәргә салабыз.
- Менә бармаклар белән уйнап алдык. Киләсе тукталышыбыз “Рәсемгә карап пазл җыю” дип атала.
- Балалар, сәяхәтебез шуның белән ахырына якынлашты. Безгә кайтырга кирәк, безне ковёр-самолёт көтә, ковёр-самолётка җайлап утырышабыз. (Ковёр-самолётка утыралар.)
-Менә без очабыз, очканда күзләрегезне йомсагыз да була. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы соң? (Әйе.) Ә кайсысы ныгырак ошады? (Салмак көй яңгырый.)
- Менә без төркемебезгә кайтып та җиттек. Күзләрне ачыйк, ковёр-самолёттан төшик. Рәхмәт сезгә, балалар, ә хәзер ял итегез.