Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Мастер-класс “Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру ысулы буларак, тоташ булмаган текст белән эшләү" | Мой кабинет. Работа №343617

Дата публикации:
Автор:
Описание:

Мастер-класс темасы “Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру ысулы буларак, тоташ булмаган текст белән эшләү"

Бу эш ысулынының максаты укучыларның фикерләү күнекмәләрен үстерүдән гыйбарәт, алар укуда гына түгел, ә тормышта да кирәк (тулы булмаган текстлардан мәгълүматны укый һәм аны куллана белү).

Бурычлар:

• тоташ һәм тоташ булмаган текстларны аеру;

• тоташ текстларны тоташ булмаганга һәм киресенчә үзгәртү;

• ачык һәм яшерен рәвештә бирелгән мәгълүматны табу, аны аңлату;

• уку-гамәли мәсьәләләрне хәл итү.

«1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

 

Мастер-класс
“Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру ысулы буларак, тоташ булмаган текст белән эшләү"

 

 

 

 

 

Төзүче: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гимадиева Гөлнар Фоат кызы

 

 

 

 

 

 

Яр Чаллы, 2024

Мастер-класс темасы “Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру ысулы буларак, тоташ булмаган текст белән эшләү"

Бу эш ысулынының максаты укучыларның фикерләү күнекмәләрен үстерүдән гыйбарәт, алар укуда гына түгел, ә тормышта да кирәк (тулы булмаган текстлардан мәгълүматны укый һәм аны куллана белү).

Бурычлар:

тоташ һәм тоташ булмаган текстларны аеру;

тоташ текстларны тоташ булмаганга һәм киресенчә үзгәртү;

• ачык һәм яшерен рәвештә бирелгән мәгълүматны табу, аны аңлату;

• уку-гамәли мәсьәләләрне хәл итү.

Тоташ булмаган текстларның формалары төрле: афиша, билет, меню, графика, таблицалар, диаграммалар, карталар, каталоглар, буклетлар, этикеткалар. Гадәттә, туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны аңлап укуга өйрәтү тоташ булган текстлар ярдәмендә алып барыла. Ләкин бүгенге заман укучысы тормышта тоташ булмаган текстлар белән дә очраша. Шуңа күрә бүгенге мастер-класста тоташ булмаган текст, ягъни афиша белән эшләрбез.

Дәресләремдә тоташ булмаган текстлар өстендә эшләүнең мин бүген 3 төре турында сөйләп китәрмен.

Укучыларның текстны аңлап укуын түбәндәге төп дүрт уку гамәле формалашудан чыгып бәяләргә мөмкин:

Тексттан м

әгълү

мат табу һәм аны аерып чыгару.

Укыганны интеграцияләү

(турыдан-туры бирелмәгән

мәгълү

мат

ны

табу һәм

аны аерып алу)

һәм инт

е

рпретацияләү

(берәр нәрсәне аңлату, аның асылын ачу)

.

Текстның формасын эчтәлеген аңлау

һәм бәяләү.

Тексттагы мәгълү

мат

ны тормышта куллану.

Мәгълүмат табу һәм аны аерып чыгару.

Монда тексттан бер яисә берничә мәгълүмат берәмлеген аерып чыгару, эзләнелә торган текстта ачыктан-ачык бирелә торган мәгълүматны эзләп табу күздә тотыла.

 

Укыганны интеграцияләү һәм интерпретацияләү.

Текстны тулы аңлау өчен аның аерым детальләрен бәйләргә һәм аңлатырга (интрепретацияләргә) кирәк. Интеграция текстта турыдан-туры бирелмәгән мәгълүматны аерып чыгаруны күздә тота. Укыганны интеграцияләү һәм интреапретацияләүгә юнәлгән сорауларга җавап биргәндә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштырырга, охшаш һәм аермалы якларны табарга, гомумиләштерергә, ягъни акыл эшчәнлеге гамәлләренә таянырга туры килә.

Укыганны аңлатып бирү һәм бәяләү

Аңлату һәм бәяләү текст белән танышканчыга кадәрге булган белем һәм хисләргә таянуны күздә тота. Укучы тексттагы мәгълүматны тексттан тыш мәгълүмат белән чагыштыра, куша, нәтиҗә ясый.

Тексттагы мәгълүматны тормышта куллану

Текст ышанычлы мәгълүматны үз эченә алырга, реаль, балаларга аңлаешлы булырга тиеш. Аңа дөрес биремнәр уйлап табарга. Тексттан алган мәгълүмат тормышта кулланырлык булырга тиеш.

Мондый текстларны укыганда, сүз контекстларына һәм контекст фаразларына игътибар итәбез, ягъни һәр сүзне уйлыйбыз. Тоташ булмаган текстны аңлар өчен, аның белән эшләүнең кайбер үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк.

(Мастер-класста катнашучыларга афиша таратыла)

 

1нче алымны сезгә тәкъдим итәм. Түбәндәге алгоритм белән эшлим:

Без текстка исем бирә алабызмы?

Төп сүзләр (билгеләр

(знаки

).

Билгеләрне сүзләргә

әйләндере

ргә һәм җөмләләр төзергә

.

Схеманы таблицага, графикны мәсьәләгә, ягъни башка

тоташ

булмаган текстка үзгәртергә. (

әлеге

афишаны билетка әйләндерергә була

)

.

Тоташ булмаган

текстны

тоташ текстка үзгәрте

ргә.

2 нче алым

Тоташ булмаган текстка-афишага сораулар төзегез һәм һәр биремнең нинди уку гамәле төркеменә каравын билгеләгез.

Нәрсә………………………………..?

Кем………………………………...?

Кайчан……………………………..?

Ничә……………………….?

Кайда………………………………..?

Нинди…………………………….?

Нигә…………………………...?

Ничек…………………………….?

Әлеге төзегән сораулар һәрберсе нинди дә булса уку гамәлен формалаштыруга ярдәм итә.

Мондый текстны укый белү кешегә, мәсәлән, бу афиша нигезендә әйтсәк, мәгълүматның тулы түгеллеген аңларга мөмкинлек бирәчәк. Анда спектакльнең елы күрсәтелми, билет бәясе күрсәтелми. Бу уңайсыз, чөнки шалтыратырга яки сайтка кереп, билгесез мәгълүмат турында белешергә кирәк, бу вакытны сарыф итә.

3 нче алым

Төрле ситуацияләр ярдәмендә тоташ булмаган тексттан мәгълүматны табарга мөмкин.

Мәсәлән,

-минем улым бар, аңа 13 яшь, мин аны спектакльгә үзем белән алырга телим. Бу мөмкинме?

-без Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардык, анда шушы афишаны күреп, спектакльгә барырга теләдек.

-минем 1500 сум акчам бар, без кызым белән бу спектакльгә барырга телибез. Бу акча җитәме?

-сәгать 20.00 гә мин Чаллыга кайтып җитә аламмы?

Бу эш алымнарын дәрестән тыш эшчәнлектә һәм уку курсларында да кулланырга була.

Нәтиҗә: мондый биремне кулланыр алдыннан, афишаны алдан өйрәнергә кирәк, ул реаль булырга, ышанычлы мәгълүматны үз эченә алырга, балаларга аңлаешлы булырга тиеш. Аңа дөрес биремнәр уйлап табарга. Алар тормыш белән бәйле булырга тиеш.

Укучылар үзләре биремнәр, тоташ булмаган текстларга сораулар язарга мөмкин һәм шулай ук әзер биремнәр дә бирергә була.

Чыгышымны бөек педагог Константин Дмитриевич Ушинскийның сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Укый белү – бу киң мәгънәсендә үле хәрефтән тере мәгънә алудигәнне аңлата.

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×