"Подвижные игры" на свежем воздухе | Галиева Алсу Раузидовна. Работа №344229
“Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!”.
В.А.Сухомлинский
I.Аңлатма язуы
Укучының физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Укучыны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең төп бурыч. Сәламәт укучының – күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Укучыларның сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсәләләрнең берсе. Шуннан чыгып үз алдыма түбәндәге мәсьәләләрне куям:
· хәрәкәт - бала өчен иң кирәкле шарт булуын күз уңында тотып, мәктәптә хәрәкәтле уеннарны үз югарылыгында уздыру;
· организмны чыныктыру нәтиҗәсендә баланың салкынга, эссегә, авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, чыныктыруны һәр баланың үзенчәлекләрен искә алып оештыру;
· укучыларның мәктәптән тыш вакытын дөрес оештыру буенча ата-аналар белшн әңгәмәләр үткәрү;
Кыскасы, укучыларны сәламәт рухта тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз, чөнки аларның күп вакыты мәктәптә уза, ул аларның икенче өе булып тора.
Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организм өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.
Бүген безнең коллектив, укучыларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барыла. Шул уңайдан. мин үземдә укучылар белән күбрәк хәрәкәтле уеннарга басым ясыйм.
Хәрәкәтле уеннарның әһәмияте - бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү. Хәрәкәтле уеннар йөгерүле, сикерүле, ыргытулы һ. б. шундый төрләргә бүленәләр.Йөгерү, сикерү, үрмәләү, гәүдә тигезлеген саклау кебек хәрәкәтләргә нигезләнгән уеннар вакытында организмда барлыкка килгән төрле химик процесслар сулыш алуны, кан йөрешен, организмдагы матдәләр алмашын яхшырта
Хәрәкәтле уеннар укучыларның физик үсешенә булыша,сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Әлеге уеннар ярдәмендә безнең укучылар тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәләр. Хәрәкәтле уеннар физик активлык, җитезлек кебек физик сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, укучыларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә булышлык
Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе
Саф һавада спорт сәгате
темасы: “Хәрәкәтле уеннар”
Эшләде: Галиева Алсу Раузид
кызы беренче квалификацион
категорияле озынайтылган
көн группасы тәрбиячесе
2023ел
Эчтәлек
I. Аңлатма язуы.............................................................................................3
II. Төп өлеш……………………………………………………………….....3
III. Йомгаклау………………………………………………………………...6
IV. Кулланылган әдәбия……………………………………………………..7
“Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!”.
В.А.Сухомлинский
I.Аңлатма язуы
Укучының физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Укучыны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең төп бурыч. Сәламәт укучының – күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Укучыларның сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсәләләрнең берсе. Шуннан чыгып үз алдыма түбәндәге мәсьәләләрне куям:
хәрәкәт - бала өчен иң кирәкле шарт булуын күз уңында тотып, мәктәптә хәрәкәтле уеннарны үз югарылыгында уздыру;
организмны чыныктыру нәтиҗәсендә баланың салкынга, эссегә, авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, чыныктыруны һәр баланың үзенчәлекләрен искә алып оештыру;
укучыларның мәктәптән тыш вакытын дөрес оештыру буенча ата-аналар белшн әңгәмәләр үткәрү;
Кыскасы, укучыларны сәламәт рухта тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз, чөнки аларның күп вакыты мәктәптә уза, ул аларның икенче өе булып тора.
Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организм өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.
Бүген безнең коллектив, укучыларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барыла. Шул уңайдан. мин үземдә укучылар белән күбрәк хәрәкәтле уеннарга басым ясыйм.
Хәрәкәтле уеннарның әһәмияте - бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү. Хәрәкәтле уеннар йөгерүле, сикерүле, ыргытулы һ. б. шундый төрләргә бүленәләр.Йөгерү, сикерү, үрмәләү, гәүдә тигезлеген саклау кебек хәрәкәтләргә нигезләнгән уеннар вакытында организмда барлыкка килгән төрле химик процесслар сулыш алуны, кан йөрешен, организмдагы матдәләр алмашын яхшырта
Хәрәкәтле уеннар укучыларның физик үсешенә булыша,сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Әлеге уеннар ярдәмендә безнең укучылар тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәләр. Хәрәкәтле уеннар физик активлык, җитезлек кебек физик сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, укучыларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә булышлык итә.
II.Төп өлеш.
“Хәрәкәтле уеннар” темасына дәрес эшкәртмәсе
Максат – укучыларның төрле яклап үсешенә ярдәм итү, аларның яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыту, халык педагогикасының милли үзенчәлегенә нигезләнеп укучыларны сәламәтләндерү чараларына һәм спортка тарту, сәламәтлекне сакларга өйрәтү.
Бурычлар:
1.Белем бирү бурычы: Укучыларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру; аларны сәламәтләндерү чараларына һәм спортка тарту, сәламәтлекне сакларга өйрәтү,спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекнең нигезе икәнең аңлату.
2.Үстерү бурычы: Хәрәкәт кординациясен, җитезлек, сыгылмалылык, игътибар, бармак очларының сиземлелеген, ишетү сәләтен үстерү,уенга кызыксындыру уяту.
3.Тәрбияләү бурычы: Коллективта үз-үзеңне тоту, ярдәмләшү, спорт белән кызыксыну ихтыяҗын булдыру, игътибарлылык, тырышлык, максатчанлык кебек яхшы сыйфатларны тәрбияләү
Җиһазлар: Туп, 10-12см озынлыктагы таяклар, сыбызгы.
Уен барышы:
I.Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү,куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү
2.Уеннын тәртибе белән таныштыру.
1.-Хәерле көн, укучылар. Бүген без сезнең белән спорт сәгатендә татар халык уеннары белән танышып һәм уйнап китәчәкбез.Шуңа күрә, хәзер, кыскача гына куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китәрбез:
а.Спорт сәгате вакытында мәктәп территориясеннән китәсе түгел
б.Иптәшеңне уен вакытында этмәскә.
в.Тупны йөзгә, башка атмаска.
г.Бергә бердәм булып уйнарга һ.б.
-Укучыларның организмнарын җылыту буенча күнегүләр эшләү.
2.-Әйдәгез,хәзер кулда булган җиһазлар белән уеннарыбызны башлап җибәрик.
II.Төп өлеше.
1.“Буш урынлы”
Уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.
Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар. Бер түгәрәк ясап,бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:
Саескандай чайкаклап,
Мин йөримен өй саклап,
Каздай булып кыйгаклап,
Сиңа тиям, син әбәк!
Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәктә әйләнә, йөгерә. Сугылган бала урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.
2. “Унике таяк”
Бүкән өстенә такта куела. Тактаның бер башына 10-15 сантиметр озынлыктагы 12 таяк салына. Шуннан соң балалар санамыш ярдәмендә гөрләүче сайлыйлар. Ул берәр багана, өй почмагы һ.б. янына барып «гөрли». Калганнары кача. Качучыларның берсе тактаның икенче ягына басып таякларны күккә чөеп китә. Гөрләүче килеп таякларны тактага тезә кала, шул арада балалар кайсы кая яшеренәләр. Гөрләүче эзләп йөргәндә, берәр бала тактага килеп таякларны һавага чөйдереп җибәрә алса, гөрләүче кеше үз урынында кала. Әгәр ул тактага басарга ирек куймыйча, барлык балаларны да табып-күреп тактага таягы белән сугып чыга алса, яңа гөрләүче сайлана.
3. “Әбәк”
Бу уен гадәттә җәй көне тышта ир балалар арасында уйнала. Иң элек балалар шобага яки санамыш белән берәүне көтүче итеп сайлыйлар. Аннан соң уйный торган ике мәйданның ике башына ике урынга ике «кала» билгеләп куялар да, көтүчедән башкалары шул калаларның берсендә тезелеп, сул кулларын бөерләренә таянып, уң кул учларын алга сузып торалар. Алар шулай торганда, көтүче килә дә аларның алдында сагалап, акрынлап йөри. Аннан:
Әбәк, төбәк, җитмеш көрәк,
Җитә алмасаң, җир йотсын! —
дип, берәүнең учына суга да икенче баштагы калага йөгерә. Сугылган бала аны йөгереп узып алдан барып җитәргә тырыша.
Алдан барып җитүче ул як калада кала, кичегүче көтүче булып кала. Шулай балалар икенче «кала»га күчеп беткәнче, уен дәвам итә.
4. “Чык, йөгер”
Балалар үз араларыннан уен башы һәм куучы билгеләп куялар. Куучы уйнаучыларның тавышлары ишетелми, кыйланышлары күренми торган җиргә читкәрәк китеп тора. Аннан соң уйнаучы үзенә берәр кош исемен атап, шыпырт кына башның колагына килеп әйтә. Исемнәр билгеләнеп, уйнаучылар берәр нәрсә (бүрәнә, чирәм) өстенә тезелеп утыргач, уен башы куучыны чакырып: «Сиңа нинди кош кирәк?» дип сорый. Куучы үзе белгән кош исемнәрен саный. Әгәр әйткән кош исемнәре арасында уйнаучылардан берәрсенең исеме булса, ул торып йөгерә, ә куучы аны куып китә. Тота алсалар, алар үз рольләрен алмаштыралар. Әгәр йөгереп киткән уйнаучы тоттырмыйча яңадан урынына килеп утырса, балаларга исемнәр аталып, уен яңадан башлана.
5. “Туп йөртеш”
Балалар санамыш ярдәмендә бер көтүче сайлап куялар. Калганнары, көтүчене уртага калдырып, кысылыбрак түгәрәкләнеп басалар. Кулларын артка куеп торалар. Бер кешенең кулында кечкенә туп була. Аны ул арткы яктан кулдан-кулга җибәрә. Бу вакытта көтүче күзләрен йомып тора. Бераздан соң балалар көтүчедән: «Туп кемдә?» — дип сорыйлар. Әгәр көтүче дөрес әйтсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Ә тегесе көтүче булып уртага баса.
Уен шул рәвешчә дәвам итә.
6.Энә, җеп, төен (уен)
Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала ала.
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе — төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә җеп белән төенне балалар арасыннан төрлечә йөреп адаштырырга тырыша. Тегеләре бер-берсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
III.Йомгаклау.
-Буген без сезнең белән яратып уйнала торган гади дә һәм катлаулы да булган татар халкының хәрәкәтле уеннары белән танышып, аларны уйнадык.Укучылар,сезгә бу уеннар ошадымы? (Әйе). Бу уеннарны уйнаганда, үзегездә дуслык мөнәсәбәтләре, активлык, җитезлек сыйфатлары, киләчәктә спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәнен төшенү бик кирәк иде.
Рәхмәт сезгә!!! Исән-сау булыгыз, авырмагыз!!! Исән булыгыз.
IV.Кулланылган әдәбият.
1.“ Начальная школа” № 1-6. 2010журналлары
2. «Ачык дәрес» гәҗитләре.2008-2009.
3. “Поурочные разработки по физкультуре” В.И.Ковалько .2004.Подвижные игры.
4. «Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы .Р.Ягъфәров.1995.