Сценарий "Аулак өй", посвященный году национальных культур и традиций | Шарафетдинова Ландыш Ринатовна . Работа №320972
2023-й год в Татарстане объявлен «Годом национальных культур и традиций». Уважительный диалог между представителями всех народов большой татарстанской семьи, забота о сохранении и развитии языков, культуры, традиций — это бесценное достояние Татарстана, которое необходимо беречь. Для этого необходимо начать работу по ознакомлению с национальными традициями своего народа, начиная с дошкольного возраста. Данный матриал поможет детям ознакомиться с традиционным обычаем татарского народа. В переводе на русский язык означает «Дом, в котором устраивают посиделки». В старину, когда взрослые уходили в гости, молодые люди собирались на посиделки.Они играли в разные игры, начинались шутки, песни и пляски.
Аулак өй
Максат: балаларны татар халкының милли йоласы – аулак өй белән таныштыру.
Бурычлар:
Татар халкының
яратып
уйнала
торган
уеннары
белән
балаларны
таныштыру
.
Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү.
Гореф-гадәтләр аша татар халкына карата кызыксыну, ихтирам тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр: аулак өй йоласы турында күзаллау барлыкка килә, татар халык милли уеннарына карата кызыксыну уяна.
Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр ятлау, җырлар сүзләре өйрәнү, презентация ясау.
Катнашалар: Әни, Әби (тәрбияче), Асия – кызлары, кызлар, малайлар.
Җиһазлау: проектор, экран, татар халык көйләре, бию көе, авыл өе күренешен булдыру (бүлмә чигелгән сөлгеләр, сандык белән бизәлгән,йон эрли торган каба куелган, өстәлдә чәйнек, татар халык милли ризыклары, чокыр, җәйләүләр куелган).
Бәйрәм барышы.
Әби йон эрләп утыра, оныгы Асия телефонда наушниктан җыр тынлап утыра.
Әби (оныгына карап): Эх, без яшь чакта мондый телефоннар юк иде. Хәзер бөтенегез шул телефоннан чыкмыйсыз да, көннәр буе нидер карап утырасыз.
Асия: Әбием, нәрсә эшлим сон? Өй җыештырылган, дәресләрем эшләнгән. Ял көн булгач, ял итәм шулай.
Шулчак бүлмәгә әнисе килеп керә.
Әни: Без киттек Кукмарага,
Кодаларга барабыз.
Кунак булып , мунча кереп,
Шунда кунып калабыз.
Асия, кызым, әбиеңә
Иптәш булып каласың.
Бер кат кояш батканчы
Кош-кортларны карарсың.
Асия: Әнием, син борчылма,
Бар эшне дә мин беләм.
Әбием белән генә
Серләшербез кич белән.
Әби: Исән сау йөреп кайтыгыз, кызым. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. (Дога укый). Биссмиләһи,тәвәкәлтү галләләһи. Лә хәүлә вәлә куәттә иллә билләһ...
Асия әнисен озаткач, кабат телефонын кулына алып, музыка тыңла, бии башлый. Әбисе аны туктата.
Әби: Ии, кызым, яшь вакытта безнең яллар күңеллерәк үтә иде. Әти-әниләр берәр җиргә кунакка китә калса, шундук кызлар белән аулак өй ясый идек без.
Асия: Нәрсә соң ул Аулак өй? Ул ничек була? Әбием, я сөйлә тизрәк.
Асия телефонын читкә куеп, әбисе янына килеп утыра, аны игътибар белән тыңлый башлый.
Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде. Олылар белмәсен дип,шыпырт-шыпырт кына кич утырырга кызларны чакыра идек. Кызлар янына егетләр дә килеп җитә иде. Шул чагында китә инде уен-көлке, җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.
Асия: Минем дә бик нык килә
Аулак өй үткәрәсем.
Иптәшләремне чакырып, сезнең
Яшьлекне күрсәтәсем.
Әби: Әйдә, кызым, мин сезгә барысын да анлатырмын, өйрәтермен (сандыкка күрсәтә). Шушы сандыгымда минем яшьлектән калган бар кирәкле әйбер дә бар. Сина яраклы матур татар халык күлмәге дә монда (оныгына алып киертә). Чакыр иптәшләреңне, ә мин мичкә бәлеш тыгып җибәрәм.
Асия: Килегез, дусларым,
Аулак өй бүген бездә.
Йолаларны белеп калыйк,
Әбием өйрәткәндә.
Бүлмәгә татар халык киемнәреннән көй астында малайлар һәм кызлар керә.
Бергәләп:
Әссәләмүгалейкүүм.
Асия дустыбыз чакыргач,
Аулак өйгә килдек без.
Әби-бабалар йоласын
Күреп калыйк дидек без.
Әби: Рәхмәт сезгә, оланнар
Барыгыз да булганнар.
Милләтебезне сакларга
Һәрчак әзер торганнар.
Рәхим итегез өйгә
Үтегез өй түренә.
Малайлар һәм кызлар эскәмиягә тезелеп утыралар.
Әби: Без бергәләп Аулак өйгә җыелгач, төрледән-төрле уеннар уйный идек, бергәләп такмаклар әйтеп, күңелле җырлар башкара идек, кызлар белән матур- матур бизәкле кулъяулыклар, сөлгеләр дә чигә идек.
Әби сандыктан алып чиккән кулъяулыкларны һәм сөлгеләрне күрсәтә. Балалар сокланып карап чыгалар. Бер кулъяулык эченнән йөзек шалтырап төшә.
Әби: Минем алтын йөзегемнең дә сезнең белән тизрәк уйныйсы килә ахры. Әйдәгез, борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.Сез кулларыгызны кушучлап куегыз, мин берәрегезгә йөзек салам. Аннан “Кемдә йөзек, йөгереп чык” диюгә, кулында йөзек булганыгыз тиз генә йөгереп чыгарга тиеш була. Башкалар йөзекнең кемдә булуын белеп, аны чыгармыйча калсалар,җәза биреләчәк.
Анладыгызмы, балалар?
Балалар: Әйе, әйдәгез уйныйбыз.
Уен: “Йөзек салыш”
Җәзалар: “Туган тел” җырын башкарырга, татарча шигырь сөйләргә, татарча биеп күрсәтергә.
Әби: Булдырдыгыз, балалар!
1 нче малай: Бик күңелле уен икән,
Күңелләргә хуш килгән.
1 нче кыз: Барабызның талантларын
Ачып бирә бу уен.
Мәктәптә дә дусларыма
Өйрәтергә бар уем.
Асия: Әбием, берәр биюле уеннарыгызны да өйрәт әле безгә.
Әби: Әйдәгез, балалар, Гөлбану уенын өйрәник. Кайсыгыз башлаучы булыр икән?
2 нче малай: Хәзер беләбез аны (санамыш әйтә).
Зәйни,Зәйни,Зәйнәбем.
Атны кая бәйләдең?
Алмагачка бәйләдем.
Алма төште шалт итеп,
Зәйнәп чыкты ялт итеп.
Әби: Димәк, “Гөлбану” уенын башлаучы Асия була. Уенда катнашучылар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада Асия кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:
Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез, Гөлбану.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Шуны эшләргә могу.
Җыр туктагач, Асия бию хәрәкәтләре ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлыйлар. Бу хәрәкәтне дөрес кабатламаучылар булса, җәза бирелә. Уенны башлыйбыз.
Көй уйный башлый, уенчылар җырлап әйләнәләр, көй туктый, бию көе башлана, Рәмилә бии, аның артыннан уенчылар кабатлыйлар. Уенда ялгышкан уенчыга җәза бирелә.
Уен “Гөлбану”
Җәзалар: экранда балаларга төрле рәсемнәр чыга. Балалар алар турында кыскача мәгълүмат сөйли.
Татар шагыйрьләренең исемнәрен атарга;
Татар халы киемн
әрен атарга;
Татар халык милли бизәкләрен атарга;
Татар халык милли ризыкларын атарга;
Татар халкының бәйрәмнәрен атарга.
2нче кыз: Бигрәк күңелле булды,
Бу уен истә калды.
Әби: Әйдәгез, “Капкалы” уенын да уйнамый булмас. Монысы минем яраткан уеным иде. Уенны башлап җибәргәнче, уен тәртибе белән танышыйк. 2 ярдәмче – капкачылар кирәк була. Алар кулга-кул тотышып “капка” ясыйлар. Көй уйный башлау белән, уенчылар капка аша бии-бии чыгалар. Көй туктаганда кем капка эчендә кала, шуңа җәза бирелә.
Капкачылар әти-әниләр арасыннан сайлана.
Уен “Капкалы”.
Җәзалар: Экранда татар халык әкиятләреннән сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә. Балалар рәсемне кайсы әкияттән икәнен танып белергә тиешләр.
3 нче малай:
Капкачылар капканы
Ябып кына тордылар.
Җәзадан качмакчы идем,
Чүт колак бормадылар.
3 нче кыз:
Бик күңелле уеннар,
Элек бит уйнаганнар.
Аулак өйләр үткәреп,
Барысын да сыйлаганннар.
Әби: Әйе, балалар, һәрбер Аулак өй табын янында тәмле сый-хөрмәт белән тәмамлана иде. Бергәләп самовардан кайнар чәйләр эчеп, бәлешләрдән авыз итеп, серләшеп утыра идек. Мин дә сезгә дип мичкә бәлеш тыгып җибәргән идем, инде пешеп чыккандыр.
Асия: Кызлар, әйдәгез, өстәл әзерлик бергәләп.
Кызлар: Әйдәгез.
Кызлар әбигә өстәл әзерләргә булышалар, чәйләр ясыйлар. Малалйлар сандыктагы әйберләрне карыйлар. 1 малай тукмак тартып чыгара.
4 нче малай:
Миңа “Тукмак” уенын
Өйрәтте бит бабаем.
Утырыгыз, малайлар
Сезгә өйрәтеп караем.
Тукмак башы кемгә карый,
Шуңа җәза бирелә.
Җәзаны үтәгән кеше
Тукмакны әйләндерә.
Җәзалар: әтәч, сарык, сыер,... булып кычкырырга.
Кызлар малайларны чәй өстәл янына чакыралар. Бергәләп табында чәй эчәләр.
Асия. Рәхмәт, әбием, сиңа,
Шушы матур кич өчен.
Татарлар йоласы белән
Таныштырганын өчен.
1 нче малай.
Милләтебезне саклыйк без
Йолалалрны онытмыйк.
Киләсе буыннарга да
Өйрәтик без, таратыйк.
Әби: Узегезгә рәхмәт, балалар. Мин сезнең белән яшьлегемә кайтып килгәндәй булдым. Сезгә өйрәтәсе уеннарым сандык тулы, киләсе аулак өйдә очрашканга кадәр, балаларым.