Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Сценарий народного праздника "Каурый, каз өмәсе" | Гасимова Раиля Гарафутдиновна. Работа №346037

Дата публикации:
Автор:
Описание:

 

«Каурый, каз өмәсе»

Авыл өе күренеше. Көй яңгырый. Залга әбиләр  керә.:

 “Каз канаты” җыры астында әбиләр җырлый-җырлый керәләр һәм урыннарга утыралар ( каз йолку башлана).

Әби: Әссәләмүгаләйкем, исән-сау килеп җиттегезме ахирәтләрем?  Менә мин сезгә эш әзерләп куйдым бит әле. Килгәнегез өчен биик зур рәхмәт! Өмәбезне башлап җибәрик, җайлап утырыгыз!

Әлфия апа: Кызым, кызым, кер әле.

Г.Зәринә: әйе, әбекәем. Ни булды?

Әлфия апа: Без кечкенә чагында каз өмәсе көнне балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И-и, кызык була иде безгә! Менә шул чакларны искә алып, мин сезне уенлы, җырлы, күңелле каурый өмәсенә чакырырга булдым. Әби – бабайларның гореф-гадәтләрен белү һәркайсыбызга фарыз эш ул! Мин өмәгә иптәшләреңне чакырдым, алар хәзер килеп җитәрләр. Күренмиләрме соң үзләре? (Тәрәзәдән карый.) Киләләр түгелме соң.  Бәракалла,  киләләр!

Г.Зәринә: Чыгып каршы алыйк үзләрен. Әйдәгез, әйдә, керегез! Исән–сау гына килдегезме?

Әлфия апа:  Исән-сау җыелыштыгызмы, оланнар?

        Сөбханалла – машалла, берегездән – берегез матур икән!

    Менә сезгә әрҗә белән каурыйлар, сыдырылган йонны бу кәрзингә җыярсыз – мендәрне бик шәп кабарта ул каурый йоны. Соңыннан сыдырылган каурыйларны су буена чәчәрсез, бәбкәләрнең күп булуын теләп ятарлар алар.

        Балалар: Ярар, әби, ярар.

Дилия:    Дусларым, канат сыдырасыбыз бар бит әле.

                 Әйдәгез әле, кем остарак, сыдырыр икән?

Әлфия апа: Безнең халыкта «Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашагында колагың селкенсен» дигән мәкаль бар. Әйдәгез әле, җилкенеп эшләп алыйк. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.

Әби (оныгына): Кызым, син балаларны уйнат, җырлат, күңелле итеп эшләсеннәр. Мин сезгә тәбикмәк камырын яңартам, сезнең эшегез бетүгә әзер булсын. (Чыга)

Г.Зәринә: Ай-һай, күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахры.

Зәлия: Әйе, безнең әбинең әфсене бар, диләр күршеләр, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.

Кирам:   Аларны үстерергә без дә булыштык шул:

                Тилгән, тилгән,

                Бәбкә алырга килгән,

                Бер аягы тимердән,

                Бер аягы камырдан, көш-көш!

                дип тилгәннәрдән сакладык.

Сәлим:    Мин дә беләм:

                Тилгән, тилгән,

                Бәбкә күргәч, тилергән,

                Бер бәбкә дә алалмыйча,

                Көне буе тилмергән.

Әбинен оныгы: Күз курка, кул эшли, дигән мәкаль дөрес икән. Каурыйлар бигрәк күп, ничекләр бетерербез дип курыккан идем, менә бит эшебез тәгәрәп бара.

Малай: әйдәгез,уйнап алыйк!

Балалар: әйдәгез,әйдәгез.

УЕН: “Яшерәм яулык”

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Рәсүлә апа: Күмәк эштә һәркем сынала аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмичә дә күңелле түгел бит, балалар. Әйдәгез, оныкларга табышмакларга әйтик әле.

Әбиләр: әйдәгеез!

Зәкия апа: Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?         

Балалар:     Каз, үрдәк.

Асия апа:  Соскы борын – бакылдык,

                   Күп сөйләшә - такылдык.

Балалар:      Үрдәк.

Фәния апа: Башы тарак, койрыгы урак,

                    Кычкыртып быргысын уята барысын.

Балалар: Әтәч.

Әбиләр: булдырдыгыз,балалар!

Әмир:    Бии-уйный сылу кызлар,

               Чыңлый чулпы төймәсе.

               Борынгыдан килгән йола-

               Татарның каз өмәсе.

Зәлия: Каз канаты каурый – каурый

                Коймак майларга ярый.

                Уйнамагач та көлмәгәч,

                Бу дөнья нигә ярый?

Бала: кызлар, әйдәгез, биеп алабыз.

Бию:  “Каз канаты”

Әлфия апа:  Ай-һай, сез биергә  бик оста икәнсез! Биеп, көлешеп эш беткәнен дә сизми калдык! Ә эш беткәч, уйнарга да ярый. Җырлыйк, биик, күңел ачыйк!

Балалар, безнең эшебез тәмамланды, сез дә каурыйларны сыдырып бетергәнсез. Ә хәзер су буена төшеп казларны юып, каурыйларны чәчеп кайтыйк. Сез кайтышка тәбикмәгем дә пешеп чыгар, тәмләп чәй эчәрбез.

Зәмир:           Каурый сибәм су юлына,

                        Ишле булсын казыгыз.

                        Өмәләрдә эш күрсәтеп,

                        Җырлап-биеп алыгыз.

Г.Зәринә:       Каз өмәсе-иске йола,

                       Ул безне дуслаштыра.

                       Матурлыкны күңелләрдә

                       Мирас итеп калдыра.

Әлфия апа: Кадерле балалар, Хөрмәтле кунаклар,менә сезнең белән саубулашыр чак та җитте. Сау булыгыз. Бу бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт өстәсен!

         

 

 

ПРИВЕТСТВИЕ

Г.Зәринә

С. Залия.

Наш уютный детский сад

Всем заведующим рад

Солнышком умылся

С утра принарядился

И радушно без затей,

Принимает он гостей!

Яруллин Муса

Исәнмесез диеп сүз башлыймын Очрашулар шулай башлана. Исәнмесез диеп сүз башласам Бәхет арта, күңел шатлана.

Галеев Азамат

Бакчага йөгереп килсәм,

Бүлмәләргә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

Мөдирләр безгә килгән.

Хасанова Зәринә

Безнең бакча шундый җирдә-

Тирә-ягы гөл генә,

Гөлдәй балалар бакчасы

Безнең якта бер генә.

 

«Каурый, каз өмәсе»

Авыл өе күренеше. Көй яңгырый. Залга әбиләр керә.:

“Каз канаты” җыры астында әбиләр җырлый-җырлый керәләр һәм урыннарга утыралар ( каз йолку башлана).

Әби: Әссәләмүгаләйкем, исән-сау килеп җиттегезме ахирәтләрем? Менә мин сезгә эш әзерләп куйдым бит әле. Килгәнегез өчен биик зур рәхмәт! Өмәбезне башлап җибәрик, җайлап утырыгыз!

Әлфия апа: Кызым, кызым, кер әле.

Г.Зәринә: әйе, әбекәем. Ни булды?

Әлфия апа: Без кечкенә чагында каз өмәсе көнне балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И-и, кызык була иде безгә! Менә шул чакларны искә алып, мин сезне уенлы, җырлы, күңелле каурый өмәсенә чакырырга булдым. Әби – бабайларның гореф-гадәтләрен белү һәркайсыбызга фарыз эш ул! Мин өмәгә иптәшләреңне чакырдым, алар хәзер килеп җитәрләр. Күренмиләрме соң үзләре? (Тәрәзәдән карый.) Киләләр түгелме соң.  Бәракалла, киләләр!

Г.Зәринә: Чыгып каршы алыйк үзләрен. Әйдәгез, әйдә, керегез! Исән–сау гына килдегезме?

Әлфия апа:  Исән-сау җыелыштыгызмы, оланнар?

        Сөбханалламашалла, берегездәнберегез матур икән!

    Менә сезгә әрҗә белән каурыйлар, сыдырылган йонны бу кәрзингә җыярсызмендәрне бик шәп кабарта ул каурый йоны. Соңыннан сыдырылган каурыйларны су буена чәчәрсез, бәбкәләрнең күп булуын теләп ятарлар алар.

        Балалар: Ярар, әби, ярар.

Дилия: Дусларым, канат сыдырасыбыз бар бит әле.

                 Әйдәгез әле, кем остарак, сыдырыр икән?

Әлфия апа: Безнең халыкта «Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашагында колагың селкенсен» дигән мәкаль бар. Әйдәгез әле, җилкенеп эшләп алыйк. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.

Әби (оныгына): Кызым, син балаларны уйнат, җырлат, күңелле итеп эшләсеннәр. Мин сезгә тәбикмәк камырын яңартам, сезнең эшегез бетүгә әзер булсын. (Чыга)

Г.Зәринә: Ай-һай, күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахры.

Зәлия: Әйе, безнең әбинең әфсене бар, диләр күршеләр, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.

Кирам: Аларны үстерергә без дә булыштык шул:

                Тилгән, тилгән,

                Бәбкә алырга килгән,

                Бер аягы тимердән,

                Бер аягы камырдан, көш-көш!

                дип тилгәннәрдән сакладык.

Сәлим: Мин дә беләм:

                Тилгән, тилгән,

                Бәбкә күргәч, тилергән,

                Бер бәбкә дә алалмыйча,

                Көне буе тилмергән.

Әбинен оныгы: Күз курка, кул эшли, дигән мәкаль дөрес икән. Каурыйлар бигрәк күп, ничекләр бетерербез дип курыккан идем, менә бит эшебез тәгәрәп бара.

Малай: әйдәгез,уйнап алыйк!

Балалар: әйдәгез,әйдәгез.

УЕН: “Яшерәм яулык”

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Рәсүлә апа: Күмәк эштә һәркем сынала аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмичә дә күңелле түгел бит, балалар. Әйдәгез, оныкларга табышмакларга әйтик әле.

Әбиләр: әйдәгеез!

Зәкия апа: Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?         

Балалар:  Каз, үрдәк.

Асия апа:  Соскы борынбакылдык,

                 Күп сөйләшә - такылдык.

Балалар:      Үрдәк.

Фәния апа: Башы тарак, койрыгы урак,

                 Кычкыртып быргысын уята барысын.

Балалар: Әтәч.

Әбиләр: булдырдыгыз,балалар!

Әмир:   Бии-уйный сылу кызлар,

              Чыңлый чулпы төймәсе.

           Борынгыдан килгән йола-

               Татарның каз өмәсе.

Зәлия: Каз канаты каурый – каурый

                Коймак майларга ярый.

                Уйнамагач та көлмәгәч,

                Бу дөнья нигә ярый?

Бала: кызлар, әйдәгез, биеп алабыз.

Бию:  “Каз канаты”

Әлфия апа: Ай-һай, сез биергә бик оста икәнсез! Биеп, көлешеп эш беткәнен дә сизми калдык! Ә эш беткәч, уйнарга да ярый. Җырлыйк, биик, күңел ачыйк!

Балалар, безнең эшебез тәмамланды, сез дә каурыйларны сыдырып бетергәнсез. Ә хәзер су буена төшеп казларны юып, каурыйларны чәчеп кайтыйк. Сез кайтышка тәбикмәгем дә пешеп чыгар, тәмләп чәй эчәрбез.

Зәмир:   Каурый сибәм су юлына,

                        Ишле булсын казыгыз.

                        Өмәләрдә эш күрсәтеп,

                        Җырлап-биеп алыгыз.

Г.Зәринә:   Каз өмәсе-иске йола,

                       Ул безне дуслаштыра.

                       Матурлыкны күңелләрдә

                       Мирас итеп калдыра.

Әлфия апа: Кадерле балалар, Хөрмәтле кунаклар,менә сезнең белән саубулашыр чак та җитте. Сау булыгыз. Бу бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт өстәсен!

         

 

 

ПРИВЕТСТВИЕ

Г.Зәринә

С. Залия.

Наш уютный детский сад

Всем заведующим рад

Солнышком умылся

С утра принарядился

И радушно без затей,

Принимает он гостей!

Яруллин Муса

Исәнмесез диеп сүз башлыймын
Очрашулар шулай башлана.
Исәнмесез диеп сүз башласам
Бәхет арта, күңел шатлана.

Галеев Азамат

Бакчага йөгереп килсәм,

Бүлмәләргә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

Мөдирләр безгә килгән.

Хасанова Зәринә

Безнең бакча шундый җирдә-

Тирә-ягы гөл генә,

Гөлдәй балалар бакчасы

Безнең якта бер генә.

 

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×