Сөйләм үсеше. Тема: “Туган авылымдагы хайваннар” (кечкенәләр төркеме) | Сафина Чулпан Накиповна. Работа №344346
Сөйләм үсеше. Тема: “Туган авылымдагы хайваннар” (кечкенәләр төркеме)
Бурычлар:
Белембирү:балаларда өлкәннәр сөйләгәнен игътибар белән тыңлау күнекмәсе н формалаштыру.
“ Кем бу?”, “ Нәрсә бу?” , “ Бу нишли, нинди?” дигән сорауларга җавап бирергә өйрәтү.
Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү ,авазларны дөрес әйту
Сәләт үстерү:фикерләү сәләтен үстерү, сүзле уеннар аша балаларның сөйләмен үстерү,гомумиләштерергә, йорт хайваннарын бер сүз белән әйтә белүне ныгыту.хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвамитү.
Тәрбиябирү:хайваннарга карата сак караш булдыру.
Җиһазлау: йомшак ат уенчыгы, ат маскасы яшел фитр, йорт хайваннарның уенчыклары, яшелчә муляжлары , аудиоязмада хайван тавышлары, йорт хайваннарының әнисе һәм баласы ясалган карточкалар,картоннан ясалган поезд һәм вагоннар, йорт хайваннары , кыргый җәнлекләр рәсемнәре
Сүзлек өстендә эш: йорт хайваннары, кәҗә, ял
1. Психологик халәт:Балалар түгәрәкләнеп басалар, парлашып кочаклашар, исәнләшәләр.
2.оештыру. Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, үзебезгә, бер-беребезгә хәерле иртә телик.
-Хәерле иртә!
-Балалар, бездә кунак бар. Бу нәрсә? (йомшак ат уенчыгын күрсәтә)
-бу ат. Килегез әле мондарак, сыйпап карагыз әле атны. Ул нинди? (йомшак). Атның нәрсәләре бар? (күзләре, колаклары, аяклары, яллары, койрыгы)
(Ат тәрбияченең колагына нидер пышылдый)
-Балалар, ат безне үзенең дуслары белән таныштырасы килә, үзенең өенә кунакка чакыра.
Сез ничек уйлыйсыз кайда икән соң аның ое? Аның дуслары нәрсәләр икән? (сыер, сарык, кәҗә һ.б)
-әйе, без бүген йорт хайваннары белән танышабыз. Балалар ат йөргән чакта (Цок-цок,цок-цок) дигән тавыш чыгара. Кабатлап карыйк әле. (активлаштыру).Ат ничек әйткәч кузгалып китә? (на-на), нәрсә дигәчтуктый? (тыр-р)
Без хәзер атларга атланабызда авлга йорт хайваннары белән дуслашырга барабыз(музыка астында аяк очларында сикереп баралар, барган чакта ат тоягы тавышы чыгаралар)
-Тырр, килеп җиттек, бераз идәнгә утырып ял итегез. Безне нәрсәләр каршы алыр икән
3.мотивация. Дидактикуен: “Тавышыннан таны”. Аудиоязмада йорт хайваннарының тавышлары яңгырый, балалар аларны танып әйтәләр, аларның балалары тавышы белән җавап кайтаралар.
(тавышы ишетелгән хайванның уенчыгын күрсәтү)
-бу эт.эт кешенең дусты, йортны саклый. Бу песи. Песи тычкан тота
Логик бәйлелек өчен уен: “Мине дөреслә”
-мин әйткән җөмлә дөрес булса сез кул чабасыз, дөрес булмаса баш селкисез. Игътибар бн тыңлагыз.
Сыер безгә сөт бирә (кул чабалар).
Атның мөгезе бар ( юк дип баш селкиләр).
Эт безгә йон бирә (юк дип баш селкиләр).
Песи сөт эчә (кул чабалар).
4.Актуальләштерү -Балалар йорт хайаннары нәрсә ашарга яраталар соң? (яшелчәләр, чирәм)
Уен: “Хайваннарны яшелчәләр белән сыйла”
-син нәрсә бирден? Кишер нинди. Һб. Сыер нишли? (ашый), ничек кычкыра? Сыерның баласы нәрсә? (бозау) ул ничек кычкыра?(мө-мө) (активлаштыру)
5.Динамик пауза. Уен “Әнисен тап” көй яңгырый, балаларның кулында йорт хайваннары карточкалары. Көй туктагач карточкаларны парлаштырырга кирәк. Мәсәлән бер балада сыер, икенчесендә бозау. Алар икесе бергә җитәкләшеп басалар.
Проблемалысорау: Балалар, уйлап карагыз әле, нәрсәнең аягы күберәк икән, атныкымы әллә кәҗәнекеме . (ат һәм кәҗә рәсемнәре күрсәтелә)
6. Практик эш:поезд вагонына йорт хайваннарын гына утырталар.
Музыка астында кире бакчага кайталар. -Әйдәгез, кабат атларга атланыйк та кире бакчага кайтыйк.
7.рефлексия.Балалар, без бүген нәрсәләр белдек? Бу хайваннар кайда яшиләр( кешеләр янында, абзарда) Алар ничек дип йөртеләләр(йорт хайваннары) Ни өчен кешеләр алар турында кайгырта( файда китергәнгә)
Сез бүген барыгыз да бик тырыштыгыз, барыгызга да бик зур рәхмәт.