Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы | Хакимова Кифая Василовна. Работа №345838
Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы
Тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим урын алып тора. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. Бүгенге көндә халык авыз иҗаты әсәрләрне ныклап өйрәнелгән, ләкин хәзерге яшь буынга тәрбия биргәдә без аларны онытырга тиеш түгел.
Эш вакытында “Көч һәм рух тамырлары”, “Энҗе чәчтем –энҗе җыям” китаплары, мәктәп, авыл китапханәсендәге китаплардан файдаландык. Шулай ук олы яшьтәге әби-апаларга мөрәҗәгать итеп, мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр тупладык. Халык тормышыбызда белемнең зур роль тотканлыгын аңлаган, наданлыкны өнәмәгән. Моны күп санлы мәкаль-әйтемнәр дә раслый. Мәсәлән, «Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар», «Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс», «Бер галим мең наданга тора».
Әхлаклылык турында да мәкаль-әйтемнәрне өйрәнделде «Кеше күргәнне сөйләмә, үзең күргәнне сөйлә», «Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр», «Ничек эндәшсәң, шундый җавап». Электән караклык безнең халыкта иң әшәке, гөнаһ эш дип саналган. «Кеше әйберенә тимә, тисәң - кулың корыр». Бу мәкаль еш кулланылган. Кечкенә бала барысын да белеп бетерми, кеше әйбәренә кызыгып та куя. Ә менә әти-әни әйткән колакка керә, ышанып ук бетмәсә дә, шикләнә. Инде бу эшнең яраманлыгына төшенә.
Татар халкы арасында электән үк тыюлар, зирәк акыл белән кисәтүләр булган. Безнең җирлектә «Ашаганда аягыңны селкетеп утырма, ашаганыңны шайтан йотып барыр», «Чәчеңне чүплеккә чыгарма, юкса башың сызлый торган булыр», «Пычактан ашама – зәһәр телле булырсың» диләр. Бу кисәтүләр, тыюлар балаларны әдәпле булырга чакыра. Шуңадыр, татар халкы намуслы, әдәпле,эшчән булган. Тормыштан тәм-ямь табып, иман белән яши белгән.
Татар халык иҗаты шактый күләмле һәм күпкырлы иҗат. Татар халык календаре, башка халыклардагы кебек, ел фасылларына һәм хуҗалыктагы эшләренә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Кыш көнендә уздырылган Нардуган уңаеннан нардуган җырлары башкарылган.
Яз көннәрендә үткәрелгән йола- бәйрәм – Нәүрүз. Көзге Сөмбелә бәйрәмендә халык мул сый-ризык әзерләп урамга чыккан, төрле уен-тамашалар уздырган. Ә Сабан туе йолалары без барыбыз да сагынып көтеп алабыз, көнкүреш йолалары, туй йолалары авылыбызда хәзерге көндә дә сакланып калган.

Проект эшен тормынка ашырганда безгә мавыктыргычлар, юаткычлар, бала багу, бишек җырлары белән дә танышырга туры килде. Аларның төп вазифасы – баланы йоклату, йокыга талдыру. Бишек җырларында баланы явыз көчләрдән саклау, сау-сәламәт булып үсүенә, киләчәгенә бәйләнешле теләкләр ачык чагыла. Балалар тормышында иярмешләр, тел көрмәкләндергечләр, эндәшләрне куллану бүген дә очрый.
Татар халык иҗатының тагын бер төре - хәрәкәтле уеннар. Безнең якларда элек-электән уйналган ”Почмак алыш”, “Сукыр тәкә”, “Йөзек яшереш”, “Әйлән-бәйлән” уеннары. Хәзерге көндә бу уеннарны балалар яратып уйный. Алар санамышларны бик яхшы беләләр, үз уеннарында еш файдаланалар.
Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә. Татар халык авыз иҗаты – күпкырлы һәм бай милли иҗат. Тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим урын алып тора. Халык аваз иҗаты әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар тәрбияли. Без технология дәресендә җыелган материалдан кечкенә буклетлар ясалды. “Әхлак тәрбиясе – күңел көзгесе” дип исемләнгән стендны без еш файдаланабыз. Ачык сыйныф сәгатенә әзерләнү барышында халкыбызның кунакчыллыклыгы, кунакта үз-үзеңне тоту әдәбе турында белемнәребезне тирәнәйтте. Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.