Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

"Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт" | Каюмова Гульназ Насыховна. Работа №350230. Номер работы: №350230

Дата публикации:
Автор:
Описание:

1. Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру.

2. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.

3. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телләрен үстерү.

4. Юл аркылы чыкканда бер-берсенә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

5. Тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү.

Тема: « Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт »

(Уртанчылар төркемендә шөгыль) 

Максат: 

1.      Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру.

2.      Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.

3.      Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телләрен үстерү.

4.Юл аркылы чыкканда бер-берсенә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

5.      Тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү.

Җиһаз:  Светофор,зебра юлы,магнитофон язмасы-машина тавышы,,уен өчен яшел яулык, транспорт төренә табышмаклар,Незнайка,юл билгеләре.

Дидактик уен : “Өлешләрдән машина төзе”. “Нәрсә артык?"

Барышы:

Музыка уйный,балалар залга кереп,ярым түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн!

Психогимнастика

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче: Сез сәяхәткә барырга яратасызмы?

Без бүген сезнең белән юл йөрү билгеләре иленә сәяхәткә барабыз.Ләкин кем анда бара,ул бөтен кагыйдәләрне белергә һәм игътибарлы булырга тиеш.Сез шундыймы?Хәзер тикшерәбез,мин сезгә сорау бирәм,ә сез аңа җавап бирергә тиеш буласыз.

1. УЕН "Сорау миннән, җавап сездән ."

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга? (зебра аша)

- Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар? ( кызыл)

- Җәяүле юлы. ( тротуар)

- Автобус көтү урыны. (тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Светофорда кызыл төс кайда урнашкан? (иң өстә)

- Светофор ни өчен кирәк? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

Тәрбияче: Булдырыгыз,сез бигрәк игътибарлы һәм зирәкле икән.Сезнең белән юлга чыксак була.

2.(тормоз тавышына Белмәмеш йөгереп чыга)

Тәрбияче:Белмәмеш,син юл йөрү кагыйдәләрен бик нык боздың.

Незнайка: Тагын нәрсә,мин бер нинди кагыйдә белмим,беләсемдә килми;кайда барасым килә,шунда барам!

Тәрбияче:Балалар,безнең Белмәмеш бөтенләй дә белми икән юл кагыйдәләрен,бәлки аны үзебез белән алырбыз?

Балалар:Эйе

Тәрбияче:Белмәмеш,без сина безнең белән сәяхәткә барырга тәгдим итәбез.

Бу сәяхәттә без юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлларда үз-үзеңне тоту культурасы буенча ярышлар уздырачакбыз.

Тәрбияче:Балалар,сәяхәткә барганчы разминка ясап алабыз.

3.Разминка (Колесики” җырына)

Тәрбияче:Хәзер ике командага бүленәбездә,ярышып алабыз.Беренче команда “Светофор”исемле була,икенче команда “Җәяүлеләр”.

Беренче ярышыбызны башлыйбыз.

4.Автодром”

Тәрбияче:Уеннын кагыйдәсе мондый:

Елан кебек фишкаларны йөгереп чыгарга,

Рульне икенчесенә тапшырырга.

(Уенчылар бер-бер артлы елан кебек фишкалар арасында ориентирга кадәр йөгерәләр,аны йөгереп узалар һәм кире туры юлдан йогерәләр.Эстафета таягы урынына руль куллана.)

5. Тәрбияче:Балалар тыңлагыз ,мин сезгә табышмак әйтәм,белерсез микән?

Авызы юк,борыны юк,

Бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне,

Көйләп торадыр үзе.(Светофор)

6.Музыка астына светофор керә

Балалар:  - Светофор. (Светофор керә)

Светофор:Исәнмесез балаларКем белә мин кайда торам һәм мин ни өчен кирәк соң?

Балалар: Светофор юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора.

Светофор: балалар, әйдәгез менә бу түгәрәкләр ярдәмендә светофор төзибез (балалар кызыл, яшел, сары тугәрәкләрдән светофор төзиләр).

Тәрбияче:Балалар ничек юл арткылы чыгарга тиеш?Олы кеше белән кулдан тотып!Әгәрдә юл чатында әбине күрсәгез,ул юлны чыгарга куркып тора ди,сез аңа булышасызмы?

Балалар:Эйе...

Тәрбияче:Светофорның нинди уты янгач кына чыгабыз әле?

Балалар: Яшел

-Тәрбияче:Ә хәзер шигырьләр сөйләп китәбез.

Динә  Урамда матур йөрергә

                  Өйрәтәләр апалар,

                  Юлда йөри белмәсәгез

                  Бик начар дия алар.

Ильдан     Урамнарны күзәтеп

                   Узганнарны кисәтеп

                   Чатта тора светофор

                   Сакта тора светофор

З.Ислам        Машиналар чаба юлдан,

                    Тукта ,ашыгып чыкма,

                    Юл йөрү кагыйдәсен

                      Беркайчан да онытма!    

Зәлинә     Юлда йөрсәң бул әйбәт,

            Юл кагыйдәсен нык бел

                     Светофорның һәрбер төсе

                    Юлның билгеләрендә!

Зәмирә         Юл аркылы чыкканда

                      Кара сулга һәм уңга

                      Машина килгәнен күрсәң

                      Син көт бик сабыр гына.

Сәйдәш       “Кузгалма”-ди кызыл күз!

                     “Сабыр  бул”ди сары күз!

           “Ярый дия”яшел күз

                      Бездә аңарга карыйбыз

                      Күзләрне дә алмыйбыз

                      Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Динислам:Кызыл төс: :Туктап тор!”- ди.

Сары төс: “Сабыр ит!”-ди.

Яшел төс: “Чыгып кит !”-ди.

Тәрбияче:Хәзер ярышып алабыз.

7. “Әбигә юлдан чыгарга булыш

Уеннын кагыйдәсе:(парлы балалар,берсе башына яулык кия,икенчесе кулыннан тота,бергә йөгерәләр,стойканы урап узалар һәм кире әйләнеп кайталар,яулыкны икенче парга тапшыралар.)

Светофор:  Балалар, мин сезгә юл билгеләрен күрсәтәм.

1.      Бу нинди билге?(Машиналарга керергә ярамый)

2.      Трамвай тукталышы билгесе.

3.      Якында гына ашыгыч ярдәм күрсәтү пункты дигәнне аңлата.

4.      Подземный переход.

8.Шофер буласым килә” җыр

1.Үскәч кем буласың дип?

Сорыйлар да сорыйлар

Эллэ нинди һөнәрләр,

Саныйлар да,юрыйлар.

Минем әнә белсәгез,

Шофер буласым килә.

Капка төбенә кайтып,

Җырлыйсым килә.

Кушымта:

Пип,пип,пип мин бу мин

Кем бар анда,кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

2.Озын юллар үтәсе,

Ерак китәсем килә.

Сөт-су алып калага,

Төяп китәсем килә.

Авыл күчтәнәче бу,

Әби-бабайларга.

Юлда тыз-быз йөрсәләр

Кычкыртам сезгә.

9.Тамашачылар белән көч сынашу.(картиналар күрсәтү)

Тәрбияче:Ярышны дәвам итәбез.

10. “Пассажирларны ташы

Уеннын кагыйдәсе:(машина йөртүче сайлана,машина йөртүче бер пассажирны утыртып стойка янына алып барып куя,аны төшереп икенчесенә китә.Бөтенесен ташып бетергәч,кире кабат ташый.)

9.Дидактик уен “Өлешләрдән машина төзе”. “Нәрсә артык?" (пожарный,скорый машинасы)

Тәрбияче:Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты.Сезгә охшадымы сәяхәт?Ә сиңа Незнайка охшадымы?Син үзеңне ничек тотарга кирәклеген истә калдымы?

Незнайка:Эйе,мин күп нәрсәгә сезнең белән өйрәндем,исемдә калдырдым,рәхмәт сезгә!Мин кайтам инде,сау булыгыз!

Тәрбияче: Безгә дә кайтырга вакыт җитте. Хәзер зебра аша чыгабыз.. Бакчабызга кайтып китәбез. Шуның белән безнең кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Без кая бардык?

-Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәткә бардык.

-Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә нинди юл йөрү билгеләрен белүегез турында сөйләрсез?

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×