Стиль сүзенең килеп чыгышын галимнәр түбәндәгечә аңлата: “Стиль (лат. stylos) борынгы заманнарда һәм урта гасырларда язу коралы булып хезмәт иткән таяк, таякчык мәгънәсенә туры килә.
Борынгы греклар һәм римлылар балавыз белән капланган такталарга стиль белән яза торган булганнар. Шул язу коралын аңлаткан сүз соңга таба башка төшенчәләргә дә беркетелә һәм стиль сүзе төрле мәгънәләрдә кулланыла башлый”[1]. Хәзерге вакытта галимнәр стиль дип “билгеле бер фикер яки тойгыны урынына, вакытына һәм максатына ярашлы итеп әйтеп бирү”не атыйлар.
Стилистик чара буларак оксюмороннар
Стиль сүзенең килеп чыгышын галимнәр түбәндәгечә аңлата: “Стиль (лат. stylos) борынгы заманнарда һәм урта гасырларда язу коралы булып хезмәт иткән таяк, таякчык мәгънәсенә туры килә. Борынгы греклар һәм римлылар балавыз белән капланган такталарга стиль белән яза торган булганнар. Шул язу коралын аңлаткан сүз соңга таба башка төшенчәләргә дә беркетелә һәм стиль сүзе төрле мәгънәләрдә кулланыла башлый”1. Хәзерге вакытта галимнәр стиль дип “билгеле бер фикер яки тойгыны урынына, вакытына һәм максатына ярашлы итеп әйтеп бирү”не атыйлар2. Әдәбият белемендә стиль дип “заман рухын, теге яки бу әдәби агым яки юнәлешнең эстетик принципларын, авторның дөньяга карашын белдерүче әдәби алымнар системасы” атала3. Шәхси стиль – автор катнашуын әдәби әсәрдәге барлык әһәмиятле элементларда (композиция, интонация, тел чаралары системасында) турыдан-туры белдерү” дигәнне аңлата4. Х.Курбатов та теге яки бу әдипнең шәхси стилен тикшерүдә тел чараларын өйрәнүнең әһәмиятен ассызыклап, түбәндәгечә яза: “Матур әдәбият әсәренең стилен тикшерү – фикер йөртүнең гадәттәге алымнарын барлап чыгу гына түгел, бәлки, тормыш күренешләрен теге яки бу язучының үзенә генә хас күңел күзенең әсәрдәге билгеле бер төп образны барлыкка китерү өчен тормыштагы нәрсәләргә игътибар итүен, аларны бер-берсе белән ни рәвешле бәйләнешкә кертүен һәм, билгеле инде, бу төр иҗат эшендә тел мөмкинлекләреннән ничек файдалануны өйрәнү дигән сүз”5.
Стилистика сүзе борынгы Греция һәм Италиядә матур сөйләм сәнгате, риторика дигәнне аңлаткан. Хәзерге вакытта стилистика “тел гыйлеменең телдәге стильләр, аларга хас закончалыклар, телнең сүзлек байлыгы, фразеологиясе, морфологиясе һәм синтаксисы белән бәйләнешле стилистик-семантик үзенчәлекләрне, сөйләмнең поэтик яңгырашын, эмоциональлеген барлыкка китерә торган сәнгатьчә сурәтләү алымнарын, фонетик-стилистик чараларны өйрәнә һәм тикшерә торган әһәмиятле тармагы” буларак аңлашыла6.
Стилистика – сүзләрнең мәгънә үзгәрешләре һәм сөйләм төзелеше белән бәйләнешле фән. Аның өйрәнү объекты – тел чараларының һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарының бер максатка ярашлы рәвештә кулланылу һәм алардан нәтиҗәле итеп файдалана белү юллары. Тел фәненең бу тармагы телдәге стильләрне, аларга хас үзенчәлекләрне, сөйләмнең сәнгатьчә чараларын, сүзлек хәзинәсендәге мәгънә үзгәрешләрен, фонетик, морфологик һәм синтаксик категорияләргә караган стиль күренешләрен үз эченә ала. Теге яки бу стильгә карап, сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең, грамматик формаларның мәгънә үзгәрешләре барлыкка килә. Мондый үзгәрешләр стилистик категорияләр, телнең тарихи үсеше, тел күренешләренең эволюциясе белән дә тыгыз бәйләнештә торалар. Стилистиканың күптөрле тармаклары бар: фонетик стилистика, лексик стилистика, грамматик стилистика, сөйләм стильләре. Аларның һәркайсының үз өйрәнү даирәсе билгеләнгән. Мәсәлән, сөйләм стильләрен өйрәнүче тармак сөйләшү һәм язма стильләренең төрләре белән эш итә. Фонетик стилистика интонация, пауза, логик басымның дөрес куелышын, ритмлылыкны өйрәнә. Грамматик стилистикада төп игътибар сүз төркемнәрен дөрес куллануның кайбер үзенчәлекләренә, поэтик синтаксис алымнарын куллану серләренә юнәлтелгән. Лексик стилистиканың өйрәнү объекты булып стилистик яктан битараф һәм аерымланган, сүзлек хәзинәсенең төрле катламнарына караган сүзләр торалар. Болар арасында күчерелмә мәгънәле сүзләр (ассоциатив сурәтләү чаралары) аерым урын алып тора.
Ассоциатив сурәтләү чаралары дип, “күчерелмә мәгънәне төрле әйберләр, күренешләр, предметлар арасындагы бәйләнеш аша барлыкка китерә торган гыйбарәләргә әйтәләр”7. Алар барлык телләргә дә хас. “Сүзләрнең болай кулланылышы – үзенчәлекле күренеш. Бу үзенчәлек шуннан гыйбарәт: сүзләрдән гадәти булмаган мәгънәдә файдалану ике төрле төшенчәне – беренчел һәм яңа төшенчәне куллану белән бергә бара. Һәм менә шушы ике төшенчәне янәшә кую, чагыштыру, безгә үзенә бер төрле йогынты ясап, образлылык, тәэсирлелек барлыкка китерә”, – диләр галимнәр8.
Ассоциатив сурәтләү чараларының тексттагы вазыйфасы шактый катлаулы һәм әһәмиятле. Урынлы кулланылу очрагында алар әдәбиятта образ тудыруга хезмәт итәләр, текстның укучыга тәэсир көчен арттыралар, шул рәвешчә, сурәтләнә торган күренеш яки геройның эчке дөньясындагы үзгәрешләр укучының күз алдына төгәл бер картина булып килеп баса. Оксюмороннарның каршылыклы фикерне, күренешне кыска һәм төгәл рәвештә сыйфатларга мөмкинлек бирүе аларны ассоциатив сурәтләү чаралары рәтендә тикшерергә җирлек булып тора. Күчерелмә мәгънәлелеккә нигезләнеп ясалу ягыннан оксюмороннар метафора, метонимия, эпитет, синекдоха, гиперболаларга, чагыштыруларга, чыннан да, беркадәр тартым. Бер мисалны карап китик:
Хәзер менә яңа әни алып кайтырга барам, – дип уйлады ул, нигәдер көләсе килде (Р.Зәйдулла).
Биредәге яңа әни сүзтезмәсе оксюморон хасил иткән. Әлеге сыйфат + исем шәкелендәге сүзтезмә семантик яктан бер-берсе белән ярашмый торган сүзләрнең мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә хасил булган. Әни – кешене җиһанга китерүче, тәрбияләп үстерүче изге зат – яңа һәм иске була алмый. Ул – бердәнбер. Укучы аңлаганча, әлеге сүзтезмәнең нигезендә күчерелмә мәгънәлелек ята, яңа әни дигәне – әни вазифаларын башкарырга тиешле хатын-кыз, үги әни дигәнне аңалата.
Оксюмороннарны стилистик сурәтләү чаралары белән якынайта торган сыйфатлар да бар. Билгеле булганча, стилистик чараларны 4 төркемгә аералар:
кабатлауга нигезләнгән чаралар;
сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибеннән хасил булган чаралар;
автор ихтыярын чагылдыручы чаралар;
мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче чаралар
9.
Боларның беренчеләренә рәдиф, анафора, эпифора, градация, хиазм кебек чаралар керә. Икенче төркемне хасил итүче стилистик чаралар сүзләрнең сөйләмдәге гадәти тәртибе үзгәрү җирлегендә хасил булалар. Инверсия ярдәмендә автор әдәби текстка яңа эмоциональ төсмер бирә. Автор ихтыярын чагылдыручы фигуралар, исеменнән үк күренгәнчә, автор позициясен, мөнәсәбәтен белдерүгә хезмәт итә. Матур әдәбият әсәрләрендә аеруча риторик сорау, риторик өндәү, риторик эндәш кебек чараларның кулланылышы еш күзәтелә. Әмма оксюмороннар бары мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче чаралар белән уртаклык хасил итә. Мәгънә каршылыгын белдерүче стилистик фигуралар укучы игътибарын көтелмәгән, кайбер очракта логикага каршы килгән яисә пародоксаль ситуация тудырып үзләренә тарталар. Мисалга мөрәҗәгать итик:
– Җибәр! – дип йодрыгы белән аның җилкәсен төйде. – Битеңне умырам, җибәр, оятсыз!
– Умыр, – диде Бакир, –
чырайлары ямьсезләнгән саен ирләр матурая
бара (Н.Гыйматдинова).
Биредә көтелмәгән ситуация, мәгънәви каршылык хасил булган: ямьсезләнгән саен матураю күренеше мантыйкка сыймый шикелле. Әмма контекстта укучыга әлеге гыйбарә болай аңлашыла: яралар, җәрәхәтләр ир-егетне бизи, аның сугышчы, көрәшче, дошманнардан яклаучы сыйфатын күрсәтеп тора.
Ф.Бәйрәмованың “Кырык сырт” романыннан алынган җөмләгә игътибар юнәлтик:
Бу бөек төзелеш астына татар сөякләре түшәлгән (Ф.Бәйрәмова).
Биредәге каршылык шуннан гыйбарәт: кеше аңында бөек сүзе, кагыйдә буларак, уңай эмоцияләр хасил итә. Атаклы шагыйрьләребез күп булуга карамастан, без Тукай турында гына бөек дип әйтәбез; танылган җырчыларыбыз шактый булуга карамастан, бөек эпитетын И.Шакиров кебек мәшһүр шәхесләребезгә карата гына кулланабыз. Димәк, бөек төзелеш тә барча халыкка, милләтебезгә файда китерүче, озак гасырлар буена киләчәк буын вәкилләрен сөендерүче күренеш буларак кабул ителә. Әмма җөмләнең икенче яртысында бирелгән мәгълүмат – астына татар сөякләре түшәлгән – әлеге бөек сүзенең мәгънәсен юкка чыгара, укучыда милләт өчен әрнү, ачыну тойгылары уята.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: әдәби текстларда оксюмороннар чагыштырмача сирәк очрауларына карамастан, зур әһәмияткә ия. Алар, нигез итеп күчерелмә мәгънә мөнәсәбәтләрен алуларында ассоциатив сурәтләү чараларына, үз эчендәге сүзләрнең капма-каршы яисә каршылыклы мәгънә мөнәсәбәтләрендә тору ягыннан мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче стилистик чараларга тартым. Әмма аларның үзенчәлекле ягы да бар: пародоксаль семантик ситуация хасил итеп, телдәге мөмкин һәм мөмкин булмаган күренешләр арасындагы чикләрне юалар, чынбарлыкның иң тирән структур төзелешенә үтеп керергә мөмкинлек тудыралар. Матур әдәбиятта оксюмороннар башка тел-сурәтләү һәм стилистик чаралар көчсез булганда, кыска тәгъбир белән каршылыклы, четерекле халәтне белдерәсе булганда куллану мөмкинлеге белән бәяләп бетергесез чара булып торалар.
Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б.10.
Курбатов. Сүз сәнгате: татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б. 3.
Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авторлар: Д. Ф. Заһидуллина, В. Р. Әминева, М. И. Ибраһимов, Н. М. Йосыпова, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйлаҗев, Г. Р. Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 180.
Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авторлар: Д. Ф. Заһидуллина, В. Р. Әминева, М. И. Ибраһимов, Н. М. Йосыпова, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйлаҗев, Г. Р. Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 180.
Курбатов. Сүз сәнгате: татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б. 48.
Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б. 14.
Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авторлар: Д. Ф. Заһидуллина, В. Р. Әминева, М. И. Ибраһимов, Н. М. Йосыпова, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйлаҗев, Г. Р. Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б.191.
Юсупов Р. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 32.
Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авторлар: Д. Ф. Заһидуллина, В. Р. Әминева, М. И. Ибраһимов, Н. М. Йосыпова, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйлаҗев, Г. Р. Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 25.