Укуты-тәрбия системасын яңарту - яңа идеяләр, чаралар, ысуллар эзләү дигән сүз. Яңача белем бирү системасы укытучының эшчәнлегенә дә үзгәрешләр алып керде. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Укытуда, предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр дә булдырылырга тиеш.
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ПЕДАГОГИК ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Яңача белем бирү системасы укытучының эшчәнлегенә дә үзгәрешләр алып керде. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Укытуда, предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр дә булдырылырга тиеш. Укытучы укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштырып, мәктәптә алган белем күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да кулланырга әзерли. Һәр укытучы укытуның сыйфаты, укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә. Хәзерге көндә әзер белем биреп чыгару уку процессының төп бурычы була алмаган кебек, укытуны да традицион формада оештырып кына заман таләпләренә җавап бирерлек укучылар әзерләп чыгара алмый. Яңа технологияләрне һәм алымнарны куллану укытучыдан да үз өстендә эшләвен, интелектуаль үсешен таләп итә. “Инновация” (яңа, заманча) термины әдәбиятта XIX гасырдан алып кулланышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач, америка галиме Джеймс У. Боткин тәкъдим иткән. “Инновация” терминын педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул итәбез. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык ул – укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Педагогик технология исә белем бирү барышын, белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләрен, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Әлеге гамәлләрнең төп бурычы – укыту процессына яңалыклар кертү, даими камилләштереп тору. Бу билгеләмәне АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе белгечләре бирә. Танылган педагог-галимнәр педагогик технологияне белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнә торган фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү 3 процессы буларак та билгелиләр.
Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү, заманча дәрес түбәндәге максатларны күздә тотып оештырыла:
өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту;
танып-белү активлыгын үстерү;
аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу;
көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү.
Белем бирү технологияләре күптөрле. Кайбер галимнәр йөздән артык, ә кайберләре бүгенге көндә ике йөздән артык педагогик технология бар, дип исәпли. Аларның саны киләчәктә дә арта барачак, чөнки яңа педагогик технологияләр барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар: баланың шәхси һәм психофизиологик үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнүгә игътибар арту, яңа федераль дәүләт белем стандартлары таләп иткәнчә, белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү процессын системалы-эшчәнлекле юнәлештә оештыру; белем бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешүне гарантияли торган укыту процессын, укучы һәм укытучы эшчәнлеген проектлаштыруның зарурилыгы. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларның охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин.
Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр Һ.б.
Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләр дип түбәндәгеләр билгеләнә:
Уку
процессын
оештыру
һәм
идарә
итүнең
нәтиҗәлелегенә
нигезләнгән
педагогик
технологияләр
;
терәк схемалар кулланып, алга китеп (опережающая) укыту технологиясе;
белем бирүнең компьютер технологияләре;
үстерелешле укыту технологиясе;
проектлар методы;
концентрик белем бирү технологиясе.
Укучылар
эшчәнлеген
активлаштыру
һәм
интенсивлаштыруга
юнәлтелгән
педагогик
технологияләр
:
уен технологиясе;
проблемалы укыту технологиясе;
аралашуга өйрәтү технологиясе;
критик фикерләү технологиясе.
3. Шәхескә юнәлтелгән технологияләр: 4 Ш. А. Амонашвиллиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе; Үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрнең һәрберсен кулланырга мөмкин. Гадәттә, заманча технологияләр дигәндә, беренче чиратта, соңгы елларда кулланышка кергән технологияләрне күз алдына китерәләр. Безнеңчә, 60-90 нчы елларда, хәтта XX гасыр урталарында барлыкка килгән педагогик технологияләрне дә заман мәктәбендә максаттан чыгып, уңышлы кулланырга мөмкин. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшчәнлегендә иң актив кулланылган, уңышлы нәтиҗәләргә китергән берничә технологиягә тукталып китү урынлы булыр дип уйлыйбыз.