Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 28.04
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Һөнәр сайлау-җаваплы эш. ☼

Дата публикации:
Описание:

Автор: Гиниятуллина Ильфира Сабировн

                                         Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

     Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтәнгенә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк, минемчә. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзләренә кирәкле профиль буенча белемнәрне  арттыра алу мөмкинлеге булачак әле аларга.

  Башлангыч сыйныфта һәнәр сайлау нинди юнәлештә алып барыла соң? Әлбәттә, тәрбия сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда, нинди дә булса дәрес моментларында,технология дәресләрендә, рәсем һәм иншалар конкурсларында, төрле һөнәр ияләре белән очрашуларда.Һәр ел саен диярлек, гимназиябездә сыйныфлар арасында  һөнәр сайлауга багышланган сәхнә күренешләренә конкурслар оештырылып килде.Быел исә ул 1-2сыйныфларда рәсем бәйгесе, ә 3-4 сыйныфларда иншалар бәйгесе итеп игълан ителде.                   Башлангыч сыйныф укучылары белән бу юнәлештә эш алып барганда, без күбрәк күренекле мәгърифәтчеләребез Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри тәгълиматларына таянып эш итәбез. Моның ачык мисалын күптән түгел генә 4 сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгатендә күрергә була. Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйринең  “ Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән таныштык. 

( 1 слайд)  “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”

Балаларга түбәндәге сораулар бирелде:

--Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз?

--Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.

Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.

-Әйе , һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә.

(Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алыштык.)

     3 нче сыйныфта үткәрелгән Һөнәрләр аланында”дигән  класстан тыш чара безнең сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә бу чараны  караган  башка сыйныф укучылары өчен дә файдалы булгандыр дип беләм. Әлбәттә бу чарага әзерлек һөнәрнең лексик мәгънәсен ачыклаудан башланды.Аның кул көче белән башкарылган эш икәне аңладык.

    -- Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?( Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче)

--  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк,  кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? (Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт)

--Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.) -дигән сорауларга  җаваплар алынганнан соң

- Нәрсә ул профессия? икәнен ачыкладык.Профессия ул-- Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт икән.

- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы соң?

- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Ә хәзер 3 сыйныфта  үткәрелгән “Һөнәрләр аланында”дигән кичәдән берничә фрагмент карап үтик.

(Слайдлар)

 

   Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди  Һөнәр  осталарын әйтә аласыз? дигән сорауга балалар бик теләп җаваплар бирәләр. Рәсем конкурсларында , әдәбият дәресләрендә бирелгән иҗади эшләргә шулар турында рәсем ясыйлар.Ә малайларга кечкенәдән үк аларга һөнәрле булу кирәклеген төшендерергә тырышабыз.Мәсәлән,

 - Сезгә ,егетләр, бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да - булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. – дип. Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиләре  яки әниләре  белән уртак шөгыләре , алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләргә яраталар.

     Безнең шәһәребезнең танылган  үз һөнәр ияләре  бар. Алар  белән танышу өчен 3-4 сыйныф укучылары белән шәһәр тарихы музеена экскурсияләр оештырыла. Шәһәр төзелешендә катнашкан  танылган шәхесләребез турында кызыклы мәгълүматлар туплап, проект эшләре ясаган укучылар да бар.

   Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне  дә истә тоту зарур. 4 нче сыйныфта мәшгульлек үзәге , хезмәт базары турында да төшенчәләр бирелә.

    Башлангыч сыйныфларда һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, татар халык авыз иҗатыннан мәкальләргә ,уеннарга, тестларга да күп урын бирелә.Мәсәлән,

“Мәкальләрне  дәвам ит!”уены.

1. Һөнәр иясе бай булмас,( бай булмаса да ач булмас.)

2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, (ялкау бәхетне төшендә күрер)

3. Һөнәр утта янмый, (суда батмый торган хәзинә)

4. Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата.)

5. Һөнәрленең кулы алтын,( акыллының акылы алтын).

6. Һөнәрле үлмәс,.................(.һөнәрсез көн күрмәс).

7. Хезмәт иясе-.................(хөрмәт иясе).

8. Эше барның..............(.ашы бар.)

9. Эш сөйгәнне.................(.ил сөйгән).

10. Агачны яфрак бизәсә,..................(.кешене хезмәт бизи).                

 

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

 

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

 

Тест.

Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәм. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

 

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән ,  кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

      

       Бу тест  төрле яклап талантны күрсәтми. Ә шулай да ул балаларга  үзләре, мөмкинлекләре, сәләтләре турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтләрен үстерә башларга ,  һөнәр сайларга ярдәм итәр.

       Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәребез булса, авырлыктан курыкмасак, эш яратсак, без үзебезне иң бәхетле кеше дип саный алабыз.Ә инде укытучы өчен һәр укучысының тормышта үз юлын таба алуы,  уңышларга ирешүе  бик мөһим. Бу уңышларның нигезе башлангыч сыйныфларда ук салынса, хезмәтебезнең җимеше мул булыр.

 

Пожалуйста, подождите.
x
×