Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 55% действует до 05.05
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

Реферат "Мунажаты, как воспитание нравственности" | Ахметзанова Роза Ирековна. Работа №232463

Дата публикации:
Автор:
Описание:

Автор: Ахметзанова Роза Ирековна
Реферат "Мунажаты, как воспитание нравственности" напечатан на татарском языке и имеет оригинальное название "Мөнәҗәтләрдә әхлак тәрбиясе"

Мусульманская религиозная организация.

Образовательная организация высшего образования

«Казанский исламский университет»

 

 

 

 

Реферат на тему:

«Мөнәҗәтләрдә әхлак тәрбиясе»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Руководитель: Файзуллин Г.Г.

Работу выполнила: студент 2 курса заочной формы обучения

Ахметзанова Р.И.

 

 

 

 

 

 

 

 

Казань-2018

Эчтәлек

 

Балаларга ислам әхлагы

Тәрбиядә мөнәҗәтләргә килү сәбәпләре

Мөнәҗәтләр тарихы

Мөнәҗәтләрдә дини тәрбия

Татар шагыйрьләре һәм

Г.Тукай иҗатында мөнәҗәт рухында әсәрләр

Безнең репертуардагы мөнәҗәтләр

Борынгы татар музыка сәнгате

Мөнәҗәтләрне башкару осталыгы

Йомгаклау

Приложение

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм узенең бер хәдисендә болай дигән:

“ Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы”.

(Бохари).

 

Хакыйкый мөселман кеше өчен җаваплылыкны тою-үзенең гаиләсен Аллаһы Тәгәлә кушкан рәвештә тәрбияләү була.

Әгәр мөэмин- мөселманга Аллаһы Тәгәлә балалар бүләк итсә, ул аларны ислам рухында тәрбияләү өчен барлык нәрсәләргә дә игътибар итә. Аларга күркәм тәрбия биреп холыкларын гүзәлләндерә, әдәп өйрәтеп, матур гадәтләргә күнектерә, өс –башларыннан бигрәк акылларын кайгырта.

Ул балаларның күплегеннән курыкмый,аларның да Аллаһы Тәгәләнең бәндәләре икәнен истән чыгармый,бала мәшәкатьләрен сабырлык,түземлек белән күтәрә.

Ул балаларын артык иркәләми, һәрнәрсәне алар ихтыярына куймый, алар алдында яман сүзләр сөйләми, сүгенми.

Куркак булып усмәсеннәр өчен аларга төрле куркыныч нәрсәләр сөйләми.

Балалары алдында үзен әдәпле тота; аларга иман,дин хөкемнәрен, хәләл һәм хәрамнарны белдерә, дини һәм дөньяви гыйлемнәрне өйрәтә, фарыз, вәҗип, сөннәт гамәлләрен утәргә гадәтләндерә.

Балалар тәрбиясе өчен малын кызганмый, чөнки ул гүзәл тәрбиянең- бетми торган мирас икәнлеген яхшы белә.

Балаларның ничек укуларын һәрдаим күзәтеп тора.Аларның барысын бертигез күрә.

Мөхәммәт галәйһиссәлам әйткән:

“Аллаһы Тәгәләдән куркыгыз һәм балаларыгызга карата гадел булыгыз”.

(Мөслим).

Мөстәкыйль дөнья көтәргә өйрәнсеннәр өчен аларга төрле һөнәрләр өйрәтә, чөнки эшсез һәм ялкау балалар үзләренә дә, башкаларга да бернинди файда китермәячәкләрен яхшы белә.

Һәрбер бала ата - анасыннан Ислам динендә булган хәлдә дөньяга килсә дә,ата- анасының яки тәрбиячеләр һәм укытучыларның тәрбияләре нәтиҗәсендә аларның төрле юлларга кереп китүләре мәгълүм булганлыгы өчен, бу нәрсәгә бик нык игътибар итәргә кирәк.

Мөхәммәт галәйһиссәләм әйткән:

“Хайваннарның балалары колаклары киселеп тумаган кебек, һәрбер Адәм баласы саф табигатьтә һәм һәртөрле гөнаһ нәрсәләрдән азат булган хәлдә дөньяга килә ; соңыннан шул баланы ата- анасы яки яһүди, яки насарани, яки мәҗүси итә».

(Бохари).

Мөхәммәт галәйһиссәләм янә әйткән:

“Кешедән бернәрсә дә сорама.Хәтта атланып яки арбада барган вакытыңда камчың җиргә төшсә дә,аны алып бирүне кешегә кушма, узең төш тә ал!”

Рәсүлебезнең: Төшкән камчыңны алып бирүне кешедән сорама!” – дигән сүзләрен балалар тәрбиясендә тулаем кулланырга кирәк.Алар үз эшләрен үзләре эшләсеннәр. Башкаларга салынырга өйрәнмәсеннәр.

Мөхәммәт галәйһиссәләм әйткән:

“Кечкенәләребезгә мәрхәмәт күрсәтмәүче һәм олугъларыбызның хакларын белмәүче- бездән түгел”.

Җәмгыятьнең төзек булуы-олыларны кадерләү һәм кечкенәләргә карата мәрхәмәтле булуга нигезләнә. Ләкин бу-аларны һәрвакыт иркәләп тору дигән сүз түгел,бәлки аларга шәфкать юлы белән әдәп өйрәтү,тәрбия бирү,дини һәм дөньяви кирәкләрне өйрәтүдер.

“Һичбер ата үзенең баласына яхшы тәрбия бирү һәм әдәп-әхлак өйрәтүдән дә артыграк бүләк бирә алмас”.

(Бохари).

Бала ак кәгазь кебек:аңа төрле нәрсә язарга мөмкин, шуның өчен ул яхшы тәрбияне дә, яман юлга алып бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин.

Вакытында чарасын күреп, балага яхшы тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау - ата-ананың баласына бирә ала торган бүләкләрнең иң кыйммәтлеседер.

Бүгенге көндә ата-аналар гомуми белем бирү мәктәпләре белән генә чикләнмичә, балаларына өстәмә белем бирүне дә кайгырталар.Төрле түгәрәкләргә,спорт мәктәпләренә,студияләргә дә йөртәләр. Сәнгать, музыка мәктәпләренә дә юл тоталар.

Мин дә 40 елдан артык республикабызның шундый бер мәктәбендә хезмәт куям. Музыкага,җырга карата ислам динендә каршылыклы фикерләр, бәхәсләр бара. Аллаһы Тәгәлә безне шул илдә,шул вакытта яраткан. Безнең дәүләтебез дә ислам дәүләте түгел. Динебезгә, милли йолаларыбызга каршы булган чорда тәрбияләндек : укыдык,тормыш итү өчен һөнәр сайладык. Безне яхшы дөньяви белем бирерлек укытучылар ясап чыгардылар. Безнең буын кешеләре – фидакарь хезмәт куеп үз эшләрен намус белән башкаручылар булды.

Барыбызның да бәхетенә, бүгенге көндә заманалар үзгәрде, динебез кайтты. Мәчетләребез, дини уку йортларыбыз ачылды, элек эзәрлекләнгән йолаларыбыз, бәйрәмнәребез кайтты.

90нчы елларда мин дә гәрәп теле курсларына йөреп ислам нигезләрен өйрәнә башладым. Сәхнәләрдә элек бер дә күренми торган мөнәҗәтләрне, бәетләрне ишетеп, озак еллар буена сагыш тулы моң чишмәлерен тыңлап таң калдым. Ни аяныч, озак еллар без алардан мәхрүм булганбыз. Гүя безнең халкыбыз аларны ишетмәгән дә, белмәгән дә..

Үземнең эшемдә татар халкының фолкьлорын элек тә киң куллана идем. Минем укучыларым мелизмнарга бай , киң сулыш тәлап иткән татар халкының озын көйләрен башкарып мәртәбәле конкурсларда лауреат исемнәре алдылар. Укучыларым - Зәйнетдинова Сиринә, Әхмәдиева Гүзәл, Хасаншина Диләрә, Насыбуллин Рөстәм - “Татар моңы”, “Сандугач керде күңелгә”, ”Сөембикә варислары”, һ.б. күп бәйгеләрдә җиңү яуладылар. Ул вакытта мин уземә бурыч итеп матур дөрес җырлау өстенә, укучыларым татар телен камил дәрәҗәдә белсеннәр, аны бозып сөйләмәсеннәр дип, үз-үзләрен тотышларында халкыбызның күркәм сыйфатларын тәрбияләргә тырыштым.

Соңгы дистә елларда безнең репертуарда мөнәҗәтләр, бәетләр зур урын ала. Һөнәри күзлектән караганда, шундый көйләрне җырлату тавыш мөмкинлекләрен ача, сулышны киңәйтә. Ә инде тәрбияви ягына килсәк... Урыс мәктәбендә укып, бер авыз татарча белмәүче балалар, берничә ел эчендә бу көйләрне яратып башкаручы, татар телендә иркенләп сөйләшүче, ислам динен өйрәнергә тотынучы балаларга әйләнәләр. Минем куанычым булып, кайберләре намазга баса, малайлар моңлы матур азан әйтүчеләр булалар. Шәһәребездә, районыбызда нинди дини чаралар булса-безне чакыралар. Әби-бабайларыбыз күз яшләрен тыя алмыйча безнең мөнәҗәтләрне, хәдисләрне, догаларыбызны тыңлыйлар, рәхмәт укыйлар.

Мөнәҗәтләр-халкыбызның җан авазы.

“Мөнәҗәт” сүзе-гарәпчәдән “Аллаһыдан ялвару, ярдәм сорау, зарилык кылу, сыктау” дип тәрҗемә ителә. Фәндә аны “дини тезмә әсәр” дип йөртәләр. Мөнәҗәтләрнең төп сыйфаты, диниләрдән кала, ул фаҗигалелек. Андый сәбәпләр кешенең гомер юлында еш туа. Мондый елау-сыктаулар төрки халыкларның язма ядькәрләрендә мәңгеләштерелгән. Бу кайгы җырулары Мәхмүт КашкарыйныңДиван ләгат-ит төрк” дигән китабында теркәлеп калган.(9гасыр).

Алып эр тоңа елдиму?

Эсиз аҗун калдыму?

Явыз дөнья калдымы?

Аның өчен калдымы?

Инде йөрәк өзелер.

Мөнәҗәтләрнең искиткеч моңлы көйләре дә, эчтәлеге белән берлектә, җанга үтеп керә, үзәкне өзә. Язучы Галимҗан Ибраһимов язуынча, алар”халыкның йөрәгендә булган тойгыларының тудырган җимеше, җанының аһы, зарларыдыр. Татарның асыл табигате бөек, җаны мәртәбәле, йөрәге бик хәссас булып, икенче яктан, язмышы бик авыр, тарихының соңгы сәхифәләре баштанаяк көенеч вә хәсрәт илә тулыдыр. Язмыштан мөтәәссир булмавы мөмкин булмаган музыкасы да шуның өчен гел җылый, моңлана.Һәм халык та үзе белмичә үк, тик шундый көйләрне, шундый музыканы гына йөрәгенә алып, гасырлар буена саклап килә”

Кайбер тикшеренүчеләр мөнәҗәтләрнең килеп чыгышын поэтик яктан да, методик яктан даМөхәммәдия”не көйләп уку традициясенә бәйләп карыйлар. Дөрестән дә,дини һәм дөньяви әсәрләрне, шул исәптән “Кыйсса-и Йосыф “ны, “Бәдәвам” ны һәм , иң әһәмиятлесе , Коръән сүрәләрен дә көйләп башкаралар. Мөнәҗәтләрнең чишмә башын йола җырлары дип фаразласак, ә дин тора-бара ритуаль йолаларны да үз эченә ала,димәк,мөнәҗәтләрне көйләү чагыштырмача борынгырак дип фикерләргә мөмкин. Халык иҗатының уз кануннары бар. Язма әдәбияттан алынган образлар фольклорларда яңгырый башлый.

Кол Галинең “Кыйсса-и Йосыф “ әсәрендәге образлар мөнәҗәтләргә килеп керә. “Өзелеп язган мөнәҗәт “ тә шул образларга ишарә бар:

Сагыну хәле кыен эштер,

Йөзләремне сары алмаштыр;

Балалардан аерылу

Пигамбәрләрдән калмыштыр.

Татар хатын-кызлары гасырлар буе яратып укыган китапның каһарманын үрнәк итеп алып, үзләренең сагыну хисләрен Ягъкупның улы белән аерылганнан соңгы газапларын белән чагыштыралар. Туган иленнән аерылган,яраткан әтисен һәм туганнарын чит җирдә сагынып яшәргә мәҗбүр булган, әрнүле хисләргә, газапларга сабыр иткән һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан шуның өчен дә ярлыканган Йосыф образы татар халкының йөрәк түрендә яши. Чөнки халкыбыз бу сыйфатны-сабырлыкны милли- эстетик хәзинә дип саный. Татар халкының яраткан дастан –поэмасының көе күп кенә мөнәҗәтләрдән урын алган...”Ялгыз агач”, “Балаларым чыкмый истән “ , “Узды яшь гомер» ,”Өзелеп язган мөнәҗәтем” дигән әсәрләрдә дә чагыла,якыннарыннан аерылып кайгыда яшәгән кеше үз язмышын Йосыф язмышына охшата. Йосыф образы бик күп фольклор әсәрләрендә газап,сабырлык символы булып гәүдәләнә.Дастанның икенче каһарманы Зөләйха да шушы милли сыйфатка-сабырлыкка ия.Мәхәббәтенә тугрылыгы, кырык ел буена сабыр итүе аңа аерым урын бирә.Сабырлыкны милли сыйфат буларак ДИН тәрбияли һәм халыкның гасырлар буена коллыкка бирешми көрәшеп яшәвен чыныктыра.

Дини, Коръән темаларына язылган мөнәҗәтләрдә дә, беренче чиратта, бу илаһи сыйфатка-сабырлыкка өндәү яңгырый:

Сабыр итик,сабыр итик,

Сабыр колдан шайтан качар,

Сабыр коллар җәннәт ишеген

Үз куллары белән ачар.

Күп кенә мөнәҗәтләр өйрәнү характерында язылган,аларнын эчтәлеге Изге Коръәннең төрле кагыйдәләрен халыкка, киң массаларга таратуга юнәлдерелгән. Мәсәлән, тәһлилне күп тапкыр тәкрарлауның кирәклеген белдерүче мөнәҗәт әйтелә:

Лә иләһә илләлаһны

Күп әйтегез мәләкләр,

Лә иләһә илләлаһсыз

Кабул булмый теләкләр.

Биредә Аллаһы Тәгәләгә дан җырлау барлык теләкләрнең кабул булуына китерә диелә. Бу мактау сират күпере аша чыкканда ярдәм итәриде оҗмах капкасына ачкыч булыр. Аны көненә күп тапкыр кабатлау һәр мөселман өчен зарури. Исламның төп тәртипләрен халыкта тәрбияләуче,ныгытучы мондый мөнәҗәтләр халык арасында бик киң таралган:

 

Мин сөям ислам динен,

Ислам илә мин мактанам.

Әле дә Мөэмин исемен алган

Мин әле дип шатланам.

“Бисмиллаһи дип башладым “, “Исрафил сурын өргән” , “Тәңремә сәҗдә кылаек” , “Бу дөньяда ничә җаннар “ һәм башка әсәрләрдә шундый фикерләр күп. Алар дини мәгълүматлар бирү белән беррәттән, татар халкының әдәп-әхлак нигезләрен ныгыталар,саранлык,гайбәт сөйләшү, дорфалык кебек начар сыйфатларны тәнкыйтьлиләр.

“Дөнья – фани,яшәү-вакытлы, ахырында кабер көтә-моны һәр кеше истә тотарга тиеш “ , -ди халык. Бу турыда гел хәтерләргә кирәк:

“Көн дә бер күз салып куй кабереңә,

Сөаль өчен Мәнкир-Нәкир юк димә “ .

Мөнәҗәтләрдә дини образлар-җәннәт, җәһәннәм, оҗмах , иман , тәкъдир, сират күпере бик еш искә алына. Кыямәт көнне бөтен кеше узенең кылган гамәлләре өчен җавап бирәчәге дә искәртелә:

Уйла,бәбкәм,үләсеңне,

Кара җиргә керәсеңне,

Кара җир астына кергәч

Ни җаваплар бирәсеңне.

( “Бисмиллаһи “ дип башладым “ )

Тыйнаклык, басынкылык, узеңнең теләкләреңне тыю, сабырлык, күндәмлек, үтәүчәнлек - Коръәндә менә шундый сыйфатлар мактала, һәм шулар ук мөнәҗәтләрдә дә кабатлана.

Дини мөнәҗәтләр арасында Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышын яктырткан тулы бер цикл бар: “Әминә ханым-Мөхәммәт анасы “, “Мөхәммәт пәйгамбәргә мәдхия” һ.б.Бу әсәрләрдә (с.г.в.)ның Аллаһы Тәгәләгә тугрылыгы,үзен аямыйча бирелеп хезмәт итүе,фидакарьлеге күрсәтелә:

Аллаһ белән киңәштең,

Хакыйкатьне күзләдең,

Йә, Мостафа Мәхәммәд.

Саллалаһу галәйкә

Йә,Мостафа Мөхәммәд!

Өммәт өчен күп көйгән

Күп хәсрәтләр җыйган

Бик күп михнәтләр чиккән

Ул- Мөхәммәт Мостафа!

Дини мөнәҗәтләр аша татарлар Коръән тәгълиматының куп якларын кабул итәләр, бу фольклор жанры аларны халыкка, балаларга тизрәк, җиңелрәк илтеп җиткерә. Татарлар 10 гасырда ук кабул иткән Ислам халык тормыш-көнкүрешенең, мәдәниятенең барлык катламнарына үтеп керә, әхлакый кыйблаларын билгели. Мөнәҗәтләр угет-нәсыйхәтне, өйрәтүләрне дини авторитетлар аша дәлилли, көчәйтә.” Муса “ дигән мөнәҗәт шундыйлардан. Ул мөнәҗәт дөньяны яратучы Аллаһы Тәгәлә һәм Муса пәйгәмбәр арасындагы диалогка корылган .Муса күкләргә ялвара һәм нинди гамәлләр, юллар белән оҗмахка лаек булачагын сорый. Алар Коръәндә урын алган. (Исра сүрәсе, 23 . 24 ) .

Шулай итеп балаларны кайгырту, күршеләр белән дуслык, татулык кебек Коръән тәгълиматыннан килә торган таләпләр мөнәҗәтләрдә сүрәтләнеп, яшәеш таптылар.дини һәм милли яңгыраш алдылар.

Мөнәҗәтләр шул рәвешчә Ислам кануннарын аңлаешлы итеп,туган телдә халыкка җиткерде, аларга музыкаль яңгыраш бирде. “Манара “-шулай ук халыкта киң таралган мөнәҗәт. Бу мөнәҗәтнең нигезе,калыбы элеккеге гасырларда иҗат ителгән “Сөембикә манарасы “ дигән бәетнекенә охшаш,анда да манарага мөрәҗәгать итү кебек алымнар бар. Ул бәеткә таянып, Мәҗит Гафури да үз әсәрен иҗат иткән. Ә хәзер бу мөнәҗәт, мәчетләрне җимереп, манараларны кисеп, дин әһелләрен эзәрлекләгән чорда кискен протест рәвешендә иҗат ителгән әсәр. Анда халык өчен кадерле булган ядкярләрнең, изге урыннарның хурлануына әрнү чагыла.

И, манара, ничә еллар

Син утырдың нур булып,

Сине кисеп төшергәннәр

Йөрсен инде хур булып.

Күренә ки, бу әсәрдә “Дин халык өчен агу“ дигән рәсми күрсәтмәгә капма -каршы куеп, халык әхлаксыз гамәлләргә үз хөкемен чыгарган. Мөнәҗәтләрдә дә прозаик риваятьләрдә дә хөкем бик кырыс. Андый явызлар йә эчеп эштән чыгалар. Төзәлмәс авыруга дучар булалар, гарипләнеп яталар, йә каргыш аларның балаларына төшә. Мондый карарны халык тарих хөкеменнән күп алда чыгарган. Белгәнебезчә, тарих әлеге хаксыз эшләргә тик 60 - 70 елдан соң гына тиешле бәясен бирә алды,чөнки мөмкинлек 90 нчы елларда гына туды.

Соңгы вакытта бик еш башкарыла торган тагын бер мөнәҗәт бар. “Менә шундый заман җитте” дип атала. Анда җәмгыятьтәге әхлаксызлык, ата - ананың балалары язмышына битарафлыгы, йә балаларның өлкәннәргә мәрхәмәтсезлеге өчен кайгыру, җанның имансыз, тәннең сихәтсез булуына, яхшылыкның таянычсыз, яманлыкның киртәсез булуына ачыну хисләре тасфирлана. атасыз балалар тууы, хәмер белән мавыгу һәм тагын шундый бик күп ямьсез күренешләрне тудырган сәбәп-диннең бетүендә, намаз, дога кебек изге гамәлләрнең онытылуында:

Атасыз бала күп булыр,

Маллы кеше саран булыр.

Мәҗлесләрдә уен булыр,

Менә шундый заман җитәр.

Татар мөнәҗәтләре тарих дәвамында тирән мәгънәле эчтәлекләре һәм шигъри, музыка ягыннан камил булып халыкта югары әхлак сыйфатлары тәрбияләп килделәр. Алар татар халкының милли психологиясен, холкын формалаштыруга зур өлеш керттеләр.

Халык арасында популяр булган кайбер мәнәҗәтләрнең фикри һәм поэтик яктан камиллеге аларның авторларының талантлы,ә күп очракта танылган шагыйрь икәнен әйтеп тора.Әйтик, Кол Галинең “Кыйсса-и Йосыф” поэмасындагы каһарманның әнисе кабере өстендә елау-сыктауга багышланган өзеге “И, анам “, “Ал мине әнкәй, яныңа “һ . б. берничә мөнәҗәтнең төп темасына әверелгән.

XVI гасыр шагыйре Кол Шәрифнең исә мөнәҗәт рухында язылган ике әсәре халыкның узенеке булып киткән. (“Аллаһу “, “Дөньядыр бу ”). Соңгы гасырларга күз салсак, Утыз Имәни, Кандалый кебек татар шагыйрьләренең әсәрләренең халык иҗаты әсәрләре булып китүен күрербез. Утыз Имәнинең “ Илаһи, мин сорыйм синнән “ дип башланган әсәре мөнәҗәт жанрын бик баеткан. Кандалыйның исә ” Яфраклар яшь гомер икән” дип башланган мөнәҗәте “Бу дәрдемә дәва булмас” дигән исем белән халыкның үзенеке булып әверелгән,ә аерым мотив-образлары унлап мөнәҗәтнең лейтмотивы булып киткән.”Газиз бәбкәм”, “Ялгыз ана “ һ.б.мөнәҗәтләрне Кандалый шигырьләренең төп темасына вариацияләр дип атап була. “Илаһенә,ходауәндә “ дигән мөнәҗәте дә актив башкарыла.Гомумән,Кандалый әсәрләре халык иҗатын бик баеткан,аларның шактые мөнәҗәт булып,безнең көннәргәчә көйләнә.Хәзергә ачыкланмаган,халыкныкы булып йөргән шактый гына бәет-мөнәҗәтләрнең авторлары шагыйрьләр булгандыр дип гөман кылырга була.

XX нче гасырда Г.Тукай, М. Гафури да мөнәҗәт рухындагы әсәрләр иҗат иткәннәр.

Тукай әсәрләренә аерым тукталыйк.Балалар гадәттә аны әкиятләр авторы буларак кына беләләр. ( “Шүрәле “,Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”). Татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән “Карлыгач” ,”Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга яры”, “Кызыклы шәкерт “һ.б. шундый берничә шигыре белән таныш. Ә Коръән, дин турында язганнарын ишеткәннәре дә юк. Без дини бәйрәмнәргә әзерләнгәндә шундый әсәрләргә тукталабыз. Мөнәҗәтләр белән чиратлаштырып Тукай шигырьләрен сөйлибез.

Гомернең иң читен,җайсыз,уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗәиб сүрә Коръәннән,-

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр,һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс куз яшемлә энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңелем;укыйм иман,булам мөэмин.

Килә рәхәт,җиңеллекләр,хәлас булам,авыр йөкдин.

Ходайя!Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр,дим;

Иям баш сәҗдәгә:”Аллаһе Хак! Аллаһе Әкбәр! “-дим.

Г. Тукай.

 

Коръән укуның әһәмиятен,зарурилыгын моннан үтемлерәк итеп балаларга гына түгел, олыларга да ничек аңлатып булыр икән.

Нечкәрә күңелем,

Коръән алып укысам,

Җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам,тәсбих әйтәм,

Рухым ләззәтләнә,кинәнә.

Китә күңелем тулган тау-тау кайгы,

Барлык борчулардан пакьләнәм.

Тәңремнән көтәм чиксез рәхмәт,

Әллә нәрсәләрдән сакланам.

Г.Тукай.

Тукай сүзләренә композиторлар Җ.Фәйзи, З.Хабибуллин, Р. Еникеев кебек олпат композиторларыбыз җырлар яздылар. Анда да совет заманына ярамаган куплетлары алып ыргытылды. Шундыйларның берсе “Туган авыл”. Ул җыр еш башкарыла. Ә менә мондый куплеты да бар икәнен бик аз кешеләр белә торгандыр:

Ходай шунда җан биргән,мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган:

Шунда белдем рәсүлебез Мөхәммәтне

Ничек михнәт,җәфа күргән,ничек торган.

Ни аяныч, күпме еллар “Туган тел”не дә соңгы куплетсыз җырладык.

И,Туган тел,синдә минем

Иң әүвәл кыйлган догам.

Ярлыкагыл дип үзем

Һәм әткәм-әнкәмне ,Ходам!

Укучыларга өйрәткән һәрбер яңа җырның сүзләрен өйрәнәбез, мәгънәләрен аңларга тырышабыз. Билгеле, балаларда сораулар туа. Үзеннән үзе, Коръән турында, ислам дине, аның кагыйдәләре, тәгълимәтләре турында аңлатырга кирәк була. Олы яшьтә бу уку йортына укырга керүемнең дә бер сәбәбе шулдыр. Чөнки, укучыларга алар кызыксындырган сорауларга төпле итеп, аларның күңелләренә сеңеп калырлык итиеп җавап бирергә туры килә. Мөнәҗәтләр, җырлар, шигырьләр аша аларның күбесе күңеленә иман нуры сала, намаз кагыйдәләрен, гәрәп телен өйрәнә башлый.

Я,Хода,я! Рәхмәтеңнән безне мәхрүм кылма Син!

Күңелебезнең ак күгәрчендәй теләген тыңла Син!

Күңелебездә шулкадәр тәмле теләкләр,Раббыбыз!

Пакь иман берлән тибә безнең йөрәкләр,Раббыбыз!

Мәңге мәгъсүм,мәңге нурлы булса иде күңелебез!

Әкрен-әкрен ямьле,һәйәбәт үтсә идее гомеребез!

Мәңге күрсәт безгә,мәүлә.яктылыкка якты юл,

Күңелебезнең ак күгәрчендәй теләген кабул кыл!

Инде без башкара торган мөнәҗәтләргә тукталыйк. Җыентыклардан Г.Толымбай, Х.Ярми, Ф.Урманче, Ф.Әхмәтова - Урманче, И.Надиров, К.Җамалетдинова, А.Яхин, М.Бакиров , һ.б. Бигрәк тә Җәмил Зәйнуллин җыентыгы белән эшлибез. Чөнки мөнәҗәтләрнең күпчелеге нотага салып тәкъдим ителгән. Ул эшне республикабызның күренекле музыканты, композиторы, галим - Шамил Монасыпов башкарган. Әлбәттә, хәзер дискларда да җырчыларыбыз яздырган мөнәҗәтләрне табарга була. Беренчеләрдән булып телевидениедән Җәмил Зәйнуллин, Гөлзадә Сафиуллина, Зөхрә Сәхәбиева, Ания Туишевалар башкарды. Солистлар белән үзенә бер алым белән эшләсәм(тавыш мөмкинлекләрен исәпкә алып),ансамбльләр белән эшләгәндә кайбер җырларны күп тавышлы итеп тә өйрәнәбез. Билгеле, мөнәҗәтләрне бер тавышка гына җырлыйлар дип кисәтү ясаучылар да табыла. Әмма, укучыларның үзләренә дә ,тыңлаучыларның күбесенә дә болай җырлау ошыйрак төшә. Яңа яңгыраш ала, катлаулы әсәрләр башкаручы яшь җырчыларым да күптавышлы әсәрләрне яратып башкаралар.

 

“Мәүлид”бәйрәмендә башкарыла торган мөнәҗәтебез-”Мәрхәбә”

Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган аенда күмәкләп башкарыла торган әсәр. ”Салават әйтү”нең бер төре.

Мәрхәбә,йә нуре гайни,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә!

Мәрхәбә җәддүл хөсәйни,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә!

Күн шәфигый,йа хабиби,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә,

Йәүмә хәшри вәҗтимагый,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә!

Раббәнә сальли галә мән,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә!

Хәлли фи хәйрил бәкаи,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә!

Вә галә әлин вә сахбин,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә!

Мә сагә лилләһи,сагә,мәрхәбә,мәрхәбә,йә мәрхәбә!

Аңлашылмаган, гарәп теленнән кергән сүзләрне тәрҗемә итеп дәфтәргә язабыз, өйрәнәбез. Мәсәлән:

Мәрхәбә-хуш киләсең,сәлам.

Нуры гайни-күз нуры.

Җәддүл Хөсәйни-Хөсәеннен бабасы.

Күн шәфигый-җитәкче,яклаучы бул.

Йә хабиби-йә сөеклем,яраткан затым.

Йәүмә хәшри вәҗтимагый-очрашу,бергә җыелу көнендә.

Раббәнә сальли галә мән-әй Раббыбыз, һәрберебезгә шәфкатьле булсаң иде.

Хәлли фи хайрил бәкаи-безне мәңге үз яхшылыгыңнан ташламасаң иде

Вә галә әлин-барысының да,барчасының да.

Вә сахбин-иярүчеләрнең,сәхабәләрнең дә.

Мә сагә лилләһи - Аллаһ тарафыннан рөхсәт ителгән изге эшләргә.

Мөнәҗәтләрне матур якты йөз белән,тыныч моңлы тавыш белән башкарырга өйрәнәбез. Мөселман нормаларына туры килгән киемнәр тектердек. Әти-әниләргә, әби-бабайларга балалары, оныклары башкарган мондый көйләрне тыңлау-зур куаныч.

Гадәттә мөнәҗәтләрне тормыш тәҗрибәсе туплаган, олы яшьтәге матур тавышлы апалар, әбиләр әйткән. Ләкин мөселманнарда хатын-кыз беркайчан да ир-ат булган урында башкармаган.

Мөселман халыкларында мөнәҗәтләрне музыкага ияреп башкару гадәткә кергән. Кайбер илләрдә илаһи эчтәлектәге мөнәҗәтләр, мәкамнәр башкаручы осталар, оркестрлар бар. Төрки халыклардан азәрбайҗан, төрек, үзбәк, төрекмәннәр исә мөнәҗәт-мәкамнәрне кыллы уен коралына кушылып әйтәләр.

Безнең борынгы татар музыкасын күз алдына китерүе авыррак. Аның ниндидер язмалары юк. Ул буыннан- буынга күчеп, халыкның тарихы,яшәеше белән берлектә үзгәреп безнең көннәргә хәтле килеп җиткән. Дөрес, Азиядән, Европадан килгән сәяхәтчеләрнең кайбер язмаларыннан без борынгы татар музыкасы турында берникадәр мәгълүмәт ала алабыз. Гарәбстан якларыннан килгән Ибн-Фаддан, Ибн-Хуаккаль (10гасыр), аль-Гарнати (12 гасыр), француз монахы Рубруквис (13 гасыр) язмаларында борынгы татар музыка кораллары, бәйрәмнәрдә, кешеләрне күмгәндәге елау-сыктаулар, дини музыка турында язмалар табарга мөмкин. Бөек Кол Гали поэмасы “Кыйсса-и Йосыф”та, Хисам Кәтибинең “Дастан Җөмҗөмә”сендә татарларның музыка сәнгате турында кызыклы юллар бар. Әйе,борынгы татарларның музыкасы күп жанрлы булган. Аларны язу, башкару югары дәрәҗәдәге осталык сораган, бигрәк тә бәйрәм һәм хәрби музыка. Төрле музыка уен кораллары турында язмалар бар,аларның рәсемнәрен дә ясап куйганнар-кыллы, тынлы, бәрмә уен кораллары. Мәсәлән: быргы, сорнай (быргының бер төре), накара (кечкенә быргы), чән (арфаның бер төре), кобуз (кыллы), кубыз, танбур (литавра) һ.б.

Болгар дәүләтенең музыка сәнгате Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия сәнгатенә охшаш. X нчы гасыр башында Бөек Болгар дәүләте ислам динен кабул итә. Халыкның көн-күреше генә түгел, сәнгате дә зур үзгәрешләр кичерә. Ислам динен кабул иткәнче безнең бабаларыбыз мәҗүсилек динендә булып, үлгәннән соң кошларга һәм хайваннарга әверүләренә ышанганнар. Табынганнары арасында бигрәк тә -канатлы барс һәм ак бүре. Бу образлар болгар-татар халкының бүгенге көннәргә хәтле килеп җиткән әкиятләрендә дә, җыр - бәетләрендә дә сакланган. (“Сак-Сок” бәете).

Ислам дине белән бергә татарларга гарәп теле килә. Ул дин һәм фән теле булып Болгарны Көнчыгыш һәм Урта Азия белән бәйли.Сәнгать һәм фән үзенең югары ноктасына ирешеп,бөтен ислам дөньясын шаккатырган хезмәтләр языла. Ул вакыттагы фәнни трактатлар, хезмәтләр бугенге көндә Урта Азия, Иран, Төркия, Көнчыгышның кайбер дәүләт китапханәләрендә саклана. Ислам дине сәнгатькә,шул исәптән музыкага да зур үзгәреш кертә. Каты яңгырашлы,көчле музыка әкренләп юкка чыга. Үзенең уй-тойгыларын,хис - кичерешләрен ачык күрсәткән күңел ачу музыкасы тыела. Безнең көннәргә тыныч, моңлы тавышлы курай, кубызлыр гына килеп җиткән. Татар көйләренең дә яңгырашлары шундый ук.

Югары классларда тавышлары инде куелган укучыларым аерым “Сөембикә манарасы”, Фаҗигаи Казан”, “Шәһри Кашан”, “Хан мәсҗиде”, ”Вәйселкарани”, ”Укы Коръән илә намаз”, ”Гайса көе”н һ.б.ны җырласалар, ансамбльләр белән “Йә,рәсүлем”, ”Аһ дәрига”, ”Аллаһ дию-дию” дигән мөнәҗәтләрне башкарабыз.Ә инде “Мәүлид”, “Рамазан”, “Корбан” һ.б. бәйрәмнәрдә “Раббыга мәдхия”, “Әлвидаг”,”Мөхәммәт пәйгамбәргә мәдхия”дигән әсәрләргә өстенлек бирәбез.

Чыгышларыбызның кайберләрендә тәрбия темасына булган мөнәҗәтләр дә алабыз. Шундыйларның берсенә-“Ата-ана үпкәсе”дигәненә тукталасым килә. Аны бормаларны ала белүче,матур тавышлы җырчылырым башкара.

Балаларга үсеп җиткәч,ата-ана кирәк булмый,

Кирәкмәгән дигән төсле,бер мисал бар менә шундый.

Бәрәнгене утыртабыз,бер бәрәнге ана була,

Шул бер бәрәнге анадин бәрәнгеләр чиләк тула.

Бәрәңгене казыганда бик вакларын да чүплибез,

Теге бәрәнге анасын арасына да кертмибез.

Шулай итеп ата-ана кирәкмәскә чыгып кала.

Карыйлангач,зәгыйфләнгәч алар кемнән ярдәм таба.

Балалар белән әти-әниләрнең мөнәсәбәте бу мөнәҗәттә ачык чагыла.Балалар үсеп җитә,аларга картайган әти-әнинең кирәге калмый. Аларны тудырып тәрбияләгән ата-ана,кырда ыргытып калдырылган әнкә бәрәнге образы белән чагыштырыла. Әсәрнең мәгънәсе иң гади тыңлаучыга да аңлашыла. Бу мөнәҗәтне башкарганда мин балаларга фразаларны бетергәндә аерым музыкаль алым-глиссандо кулланырга киңәш итәм. Ул кешенең укенү,җан ачысын хәтерләтә. Мондый алым елау-сыктауларны башкарганда да кулланыла.

Мөнәҗәтләрнең көйләре аларның ритмнары сигезле ноталар белән так сандагы өлешләр(доля)дән торулары белән аерылып тора. Тагын бер узенчәлеге-көйдә бизәкләүләрнең (мелизмнарның) булмавы, тик кайбер көйләрдә генә кыска мелизмнар очрый . Алар уфтануны,көрсенүне хәтерләтә.

Шулай итеп, мөнәҗәтләр минем укучыларның тавыш мөмкинлекләрен, башкару осталыкларын гына баетмыйча, зур тәрбия чарасы да булып торалар. Ак яулыклы әбиләр,мөлаем йөзле ак сакаллы бабайлар каршында чыгыш ясау балаларда бик зур тәэсир калдыра. Алар җырлаганда тамашачыларның күз яшьләрен тыя алмыйча тыңлап утырулары, соңыннан килеп аркаларыннан соеп “Алллаһы Тәгәләнең рәхмәте булсын”диюләре - күңелләрендә тирән эз калдыра дип уйлыйм. Барысы ук булмаса да, кайберләре ислам дине турында кызыксына, догалар өйрәтүне узләре үк утенә башлыйлар. Тавышлары матур көчле булгач малайларым бик матур азан әйтәләр. Дини бәйрәмнәрдә бабайлар алардан азан әйттерсә, бу алар өчен зур шатлык. Минем яраткан укучыларымның берсе - Гайсин Искәндәр. Ул хәзер Казанда, музыка көллиятен бетерә. Армиядә хезмәт иткәндә дә биш вакыт намазын калдырмаучы, бик матур азан әйтә белүче, итәгатьле, тәрбияле егет. Мин-остазы өчен генә түгел, әти –әнисе өчен дә зур куаныч, горурлык.

Озак еллар буена динсез-кыйбласыз үскән буыннарның балаларын тәрбияләгәндә бик сак,яхшы мөгәләмәдә генә булып эш итәргәдер дип фикер йөртәм.Алай ярамый, бу дөрес түгел,зур гөнаһлы буласыз” дип куркытып беркемне дә туры юлга юнәлтеп булмыйдыр. Татар халкына хас сабырлык, туземлек белән, үз эшеңнең остасы булып, узең балаларга үрнәк булган очракта гына тәрбиянең нәтиҗәсен күрергә була. Мин моны, тумышым белән танылган дин әхелләре - Алиш бабайлар нәселенән булуым белән, 40 елдан артык гомеремне яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган , үземнең гаиләмдә ирем белән Аллаһы Тәгәләнең барлыгына, берлегенә инандырып итәгатле өч бала тәрбияләп үстерүче ана буларак әйтә алам. Дәүләт биргән зур исемнәрне дә,мәртәбәле бәйгеләрдә алган диплом –грамоталарны да үзем белән алып китә алмам. Шул үстергән балаларым, укыткан-белем биргән шәкертләрем миңа атап дога кыйлса, мине яхшы сүз белән искә алса-мин бәхетлеләрдән булып, гомерем заяга - бушка үтмәгән дип рухларым шат булыр иде дигән теләктә калам.

Йомгаклау.

Балалар - киләчәк буын кешеләре. Шуңа күрә аларны киләчәк заманга әзерләп тәрбия кылырга кирәк.

Балаларны артык саклау, иркәләү зарарлы булган кебек, аларны артык кысу да,бозылуларына сәбәп булыр. Татарстан Мөслимәләр берлегенең Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәния Җәләлиева фикеренчә, бүген ни кызганыч, исламга килеп яулык япкан хатын - кызлар да шәригать кануннарын белеп бетермиләр. Тегесе ярамый, бусы ярамый, дип куркалар, үзләрен генә түгел, балаларын да чиклиләр. Бала үз эченә йомылып үсә, андыйларга соңрак җәмгыятькә чыгу авырлаша. Балалар уйнарга да,шаярырга да тиеш. Минем белән бергә чыгыш ясаулар, бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә катнашу аларны үстерә, үз сүзләрен, фикерләрен аңлату осталыгына өйрәтә. Җыр сәнгате – халык алдында гаүрәтеңне күрсәтеп, мәгьнәсез җырлар җырлап акча эшләү түгел. Кечкенәдән дөрес мәдәниятне, халык сәнгатен , халык җырларын өйрәтмәсәк, ул бала аны каян белсен, кемнән үрнәк алсын. Русия дәүләте тарафыннан мәдәниятебезгә генә түгел, телебезгә дә төрле чикләүләр керткән заманда безгә тагын да яшь буынны тәрбияләү өстендә тагын да тырышыбрак эшләргә, үҗәтрәк булырга кирәктер дип уйлыйм.Җырлау нигә тыелсын, яхшы музыка ул –хәләл ,дигән галимебез Шиһабетдин Мәрҗәни.

Аны пәйгамбәребез дә тыймаган. Тыюлар гыйлем җитмәгәнлектән килә. Белем алырга мәчетләргә, мәдрәсәләргә килергә кирәк. Башка җирләрдә шәригать кануннарын өйрәтмиләр. Аларны анда җибәрсәгез, әдәп - әхлак турында белеп үсәрләр”-ди Фәния ханым.

Локман-хәким бервакыт үзенең улына әйткән: “И,улым! Минем башыма нәрсәләр генә төшмәде, әмма фәкыйрьлектән дә ачырак нәрсә татыганым булмады. Шуңа күрә, ул турыда кешеләргә сөйләмә. Ләкин Аллаһы Тәгәләдән Аның киң рәхмәт-фазылына өмет тотып,ярдәм сора, чөнки Аллаһы Тәгәләгә дога кылып, кимчелекле хәлдә үтенеп , Аннан нәрсә булса да сораган кешегә Аллаһы Тәгәләнең җавап бирми калганы булдымы?”

Әйе ,балаларыбызның тормышы гына түгел,күңелләре дә фәкыйрь булмасын.

Балаларга күркәм шигырьләр, мәкальләр, җырлар. мөнәҗәтләр өйрәтегез. Алар үз халкының тарихын, үз нәселенең шәҗәрәсен белсен,үз туган телендә аралашсын, үз динендәгеләр белән гаилә корсын. Үз диненең гореф-гадәтләрен, үз халкының йолаларын үтәрлек булып үссен. Әти-әниләрнең, без мөгаллим-остазларның бурычы - балаларны яхшы холыкка өйрәтү, күңелләренә яхшы фикерләр салу.

Милләтнең яшьләре-елның яз фасылы кебек:алар – милләтнең иртәгесендә байлыгын тәшкил иткән, аның гүзәллеген, көч-күәтен чагылдырган, һәм киләчәккә баглаган матур бәхет өметләрен гәүдәләндергән хәзинәседер.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 

Г.Исхакый “Ислам әхлагы”

.

Казан – 2002.

В. Дулат-Алиев “Татарская му

зыкальная литература

.

част

ь

1, Казань – 1996.

Төзучесе Җәмил Зәйнуллин “Хан кызы”

.

“Мәгәриф”, 1994

.

Ф. Хуҗахмәт

Мөн

әҗәтләр”

. Казан – 2010.

М. Нигмедзянов “Татарская народная музыка”. Издател

ьство

“Мәгәриф”, 2003.

“Ватаным Татарстан” газетысында мэкаләләр.

“Сахих алҗ-Бухари” (краткое изложение). Том 1,2. Казань. Полиграфический комбинат.

“Изречения Мухаммада”. Новосибирск., 1995.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×