Международный
педагогический портал
Международный педагогический портал (лицензия на осуществление образовательной деятельности №9757-л, свидетельство о регистрации СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Скидка 42% действует до 28.04
8 (800) 350-54-64
звонок бесплатный
org.komitet@solncesvet.ru
Vk Whatsapp Youtube
Лицензированный образовательный портал (лицензия №9757-л, СМИ №ЭЛ ФС 77-65391)
8 (800) 350-54-64
Название статьи:

туган телне өйрәнүдә туган як тарихы | Хаертдинова Резида Хатифовна . Работа №209698

Дата публикации:
Автор:
Описание:

Автор: Хаертдинова Резида Хатифовна
Республикада татар те­ле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый.  Ни өчен шулай?

Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шарт­ларда ни эшләргә була?  Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең  үзеннән тора.  Без­гә беркем дә туган телдә сөйләшергә комачауламый. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем безне та­тар­ча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. Мәҗбүри татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләш­терү мөмкин түгел. Бу кешенең  рухи таләбе, халәте булырга тиеш.

Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң бе­рен­че чиратта  телне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дә­рә­­җәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөр­мәт итү, дин дә керә.

 

 

 

 

Без - татарлар, телебез татар теле,

мөстәкыйль һәм камил тел ул.

Каюм Насыйри

Республикада татар теле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый. Гәрчә урыс теле белән бертигез хокукта, ләкин татар теле кулланылыш тапмый. Ни өчен шулай?

Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шартларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең  үзеннән тора.  Безгә беркем дә туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, укыган урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем безне татарча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. 70 нче елларда ук Эстониядә эстоннар бер-берсе белән бары тик туган телендә генә сөйләшкән, берсе дә тыя алмаган. ә бит ул совет заманасы булган

Бар нәрсә үзебездән тора. Мәҗбүри татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләштерү мөмкин түгел. Бу кешенең  рухи таләбе, халәте булырга тиеш.

Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң беренче чиратта  телне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дәрәҗәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөрмәт итү, дин дә керә.

Икенчесе — ул материаль байлык, яшәү дәрәҗәсе. Кешенең кесәсендә акча юк икән, аңа милләт тә, милли проблемалар да кирәкми.  Рухи һәм материаль байлык яһүдләрне саклап калган. Татар милләт буларак саклансын өчен,  халык рухи яктан да, материаль яктан да бай булырга тиеш.

Милләтнең тамыры, бигрәк тә татарныкы авылда.  Татар телен саф, камил белгән кешеләр шунда яши. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, үшән булуы да ярдәм итә. Анда  мәктәпләрне, мәдәният учакларын да бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Ул бүген татарның терәге. Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак, халык та бетә. Шушы хакыйкатьне аңларга иде.

Мин укыган В.П.Чкалов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә күп кенә дәресләр рус телендә алып барылса да, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм үзебезнең тырышлык аркасында без татарча сөйләшәбез, аралашабыз, фәнни эшләр алып барабыз. Бүгенге фәнни эшем дә татар телендә. Дөньяга беренче тапкыр аваз салган, беренче тапкыр аякларым туган җиремнең җылысын тойган туган авылым- газиз җирем Яңа Шөгерем тарихы, аның зыялы кешеләре турында.

Мин Яңа Шөгер авылында туып үстем. Шушы авыл минем ата- бабамның туган авылы. Алар гаиләсе беренче нигез салучылар арасында булган. Авыл тормышы, аның тарихы минем гаиләм тарихы белән дә тыгыз бәйләнгән. Шунлыктан бабам язмаларына, аның әтисеннән калган истәлекләренә таянып авыл тарихын барларга булдым.Узган ел безнең авылга 100 ел булды. Шушы гасырга якын вакыт эчендә нинди тарихи юл үтелгән соң? 45 еллык бай педагогик стажлы Сәгыйть Хәбиров күп кенә кульязма һәм басма китаплар табып өйрәнә. ”Төрле кешеләр тарафыннан язылган кулъязмалар арасында коръәннән башлап шигъри әсәрләр, мөнәҗәтләргә кадәр бар иде. Кульязмалар арасында Мәрҗәнинең шәхси мөһерле язмасы да сакланган” .1

Борынгы китапларны өйрәнергә гарәп язуын белү кирәк була, Сәгыйть абый бу авырлыкны да җиңә. Ул гарәп графикасын үзе генә өйрәнми , аны балаларга өйрәтүнең яңа авторлык программасын төзи һәм шуның буенча балаларны өйрәтә. Безнең төбәктә мәгърифәт нуры сүнмәсен өчен дә ул күп эшли: Казан дәүләт университеты галимнәрен мәктәпкә тарта: безнең мәктәптә белем алган Гали Даутов, Шөгердә туып үскән Рафаэль һәм Рамиль Вәлиевлар, Индус һәм Энгель Таһировлар белән килгән Әбрар Кәримуллин: “Мин –академик, Сәгыйть иптәш мәктәбегезнең академигы икән”, - дип бәя бирә. Казаннан килгән кунакларны Сәгыйть абый Хәбировның тагын бер шөгыле шаккатыра, ул да булса аның тугралар ясау осталыгы. Ул аларны кешенең гаиләсенә, мавыгуларына карап, аның эчке дөньясын ачып бирерлек итеп мәгънәле, шамаилләр кебек матур итеп ясый.

1998енче елда Сәгыйть Хәбиров лаеклы ялга китә, хәзер 85 яшьтән өстә булса да ул туган як тарихын өйрәнүне дәвам итә. Ул һәр очрашуда үзенең “ күчтәнәч ” табылдыгы белән безне шак каттыра. Сәгыйть абый Хәбиров ярдәме белән без авылның тулы 100 еллык тарихын яза алдык.

1917нче елда чал тарихлы Иске Шөгер авылының ел саен болындагы су басудан гаҗиз булган 80 хуҗалыгы Шушма елгасының сул ягына, сөзәк калкулыкка күчеп утыра...

Үзбашка чыккан авыл халкы Иске Шөгер белән туганлык җепләрен өзми, сәяси һәм рухи бердәмлекне саклый: авыл советына, урта мәктәпкә, бердәнбер исән калган манаралы мәчеткә йөри. Бүгенгәчә авыл үсә, таралмый, бер генә нигезе дә юкка чыкмый. Хәзерге көндә дүрт урамлы, 100 йортлы төзек авылыбызда бик күркәм кибет, балалар бакчасы һәм яңа мәчетебез бар; авылга газ, су кергән, телефон үткәрелгән, урамнарга асфальт салынган. Иң якын күрше авыллар-Иске Шөгер, Яңа Иштерәк, Бәкер, Каратай, Чүте, Керкәле авыллары, Шөгер һәм Зеленая Роща бистәләре. Самара өлкәсе Клявлино станциясе аша Татарстанга кергәндә юл өстендәге беренче татар авылы-Яңа Шөгер булыр; ул гүзәл табигате, күкрәгеннән чишмәләр бәреп торган урманлы таулары, хәтфә болыннары аша алга омтылучы, шаулап агучы Шушмасы белән каршы алыр сезне. Матур җыйнак йортлы авыл урамнары да, ямьле болын-кырлары да, иген басулары арасында йөзләгән качалкалар да тау башыннан уч төбендәге кебек күренер; ә авыл башындагы иде 74ел буе берөзлексез нефть суыртып торучы тарихка кереп калган “беренче скважина” качалкасы әллә кайдан сәламләп торыр; Татарстан нефтенең чишмә башы булган беренче скважина һәм аңа атап куелган истәлек һәйкәле бай хәзинәле авылыбызны, аның тырыш халкын, аның данлы үткәнен һәм якты киләчәген хөрмәтләү символы булып балкып торыр.

Академик Әбрар Кәримуллин, соклануын яшермичә:”Мин авылыгызның бай табигате, гүзәл таулары, урман-таулары алдында башымны иям”,- дигән

100 ел дәвамында авылыбыз Октябрь түнтәрелеше, гражданнар сугышы, фин һәм Ватан сугышлары, җир һәм мәгариф реформалары аркасында кыен һәм гыйбрәтле гомер кичерде.

Иң әүвәл авыл җирен ызанлаштыру мәшәкатьле эш булып чыга. Аны рәсмиләштерү авыл патриоты Гәрәй Зарипов тырышлыгы белән Казан аркылы 1924 елда гына башкарыла.Элеккеге бүленеш буенча ике авылның төрле якларына сибелгән басуларга йөреп чиләнгән халык, ниһаять, җиңел сулыш ала, хуҗалыклар ныгый. 1933 елда “Партизан” исемле колхозга берләшәләр. Беренче рәисләр - Гәрәй Зарипов, Зыя Сәмигуллиннар.

Авылга беренче тракторны Зәйнәгетдинов Газимҗан, беренче комбайнны Галәветдинов Сахиб алып керәләр; Давыт Идрисов колхозның беренче автомашинасын йөртә.

Алдынгы “Партизан” колхозы районкүләм эшләрдә актив катнаша. Шөгер райүзәгеннән Клявлино станциясенә Яңа Шөгер аша юл төзүгә бөтен халык тартыла, авыл башындагы карьердан атлар һәм носилкалар белән комлы вак таш китереп шоссе юлы төзиләр. Шөгер районы почтасын Сәлим Әхмәтҗанов йөртә. Районга килүче партия-хөкүмәт вәкилләрен Келәүледән барып алу –илтеп кую, соңга таба нефтьчеләрне ташу “Партизан” колхозы җилкәсендә була.

Авыл халкы, 74 ел буе кырларыннан нефть чыгырылу шартларында яшәүгә карамастан, игенчелек һәм терлекчелек кәсебен ташламый. Ике дистә ел яшәгән “Партизан” колхозы Шөгер районының йөзек кашы –иң алдынгы үрнәк хуҗалыгы булып, рәисе Зыя Сәмигуллин орден белән бүләкләнде. Колхозның сыер һәм тавык фермалары, умарталык, тирә-якта дан тоткан җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары бар иде. Шушмага көйләнгән 4 арык суны улаклар буйлап түтәлләргә агызып, “яшелчә кызларының” җилкәләреннән көянтәләрен төшергән иде. Колхоз бакчаларыннан алынган мул уңыш көзен ат олаулары белән колхозчыларга да таратыла, яшелчә һәм җиләк-җимеш райүзәктә яшәүчеләрне һәм нефтьчеләрне дә даими тәэмин итеп килде.

Колхозның типовой проект белән төзелгән балалар бакчасы, клубы һәм башлангыч мәктәбе гөрләп торды. Һәр өйгә радио кертелгән иде. Сугыш елларында болар барысы да белем-тәрбия учагы, аралашу һәм юану чарасы булып хезмәт итте.

1950 елда “Партизан” колхозын, тулы куәтле килеш, бердәм һәм эшчән халкы белән Иске Шөгердәге “Уңыш” колхозына куштылар.Эреләндерелгән “Уңыш” колхозы, көчәеп, миллионер колхозга әйләнә. Ләкин соңрак хәлсезләнеп, элеккеге куәтен югалтты һәм кулдан-кулга тапшырыла торгач, бүгенге көндә Лениногорск агрофирмасына кертелде.

Барыбер халкыбыз төшенкелеккә бирелми, яңа шартларга яраклашып, яшәү өчен төрле әмәлләр табарга тырыша. Яшьләр агрофирмада, Шөгер төбәгендәге төрле оешмаларда эшли, мал-туар асрый, бакчачылык һәм умартачылык белән шөгылләнә.

Иске Шөгер авыл җирлегендәге бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, инде 9нчы дистәгә аяк баскан Касыйм ага Кәшапов Яңа Шөгердә яшәп 2018 елга аяк баскан көннәрдә вафат булды.. Авылдагы 55 пенсионерның 25е - сугыш чоры балалары. Алар балаларының, оныкларының кайгыртуын тоеп, җылы, якты өйләрендә һәр туган көнгә сөенеп гомер кичерәләр. Авылыбызның горурлыгы-күренекле рәссам, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Мансур Салих улы Закиров туган ягыбызның гүзәл табигатеннән илһам алып, хәзер дә армый-талмый иҗат итә.

Авылыбызның йөзе елдан-ел матурлана, яңа йортлар заманча уңайлы һәм күркәм итеп төзелә, элеккеге йортларны үзгәртеп кору да туктап тормый. Яшь гаиләләрнең күбесендә җиңел машиналар, йөк машиналары, тракторлар бар. Гомумән, авыл заманнан артта калмый, Яңа Шөгер яңалыкка омтыла.

Игенчелек төп кәсеп булса да, байтак авылдашларыбыз Шөгер нефтебитум заводында эшләделәр.Фәтхетдинов Фәтхелислам һәм Кашапов Фәсхетдин гудрон казаны бинасының нигез ташларын салалар.Минсәеф Хәбиров, Миргасыйм Билалов, Әхтәм Гәрәев, Әхтәм Хөсәенов, Салих Закиров завод шахталарында эшлиләр.

Зәйнәгытдинов Хәниф һәм Шакирҗанов Рәхимҗан заводта гомер буе сумала кайнатып пенсиягә чыктылар. Заводтан тыш эшче эстафеталарын нефтьчеләребез алды.

Беренче нефтьчеләребез –Абдулла Әхмәтҗанов, Габделхак Сафуанов, Сәбиха Минапова, Зәйнәп Хөббәтуллина, Йосыф Хәлимов, Раушан Шәкүрова –беренче нефтьчеләребез.

Беренче нефтьчеләр эшен Шиһапов Әхтәм, бертуган Минвәли һәм Шакир Гәрәевләр, Гарифулла Хөббәтуллин, Илькам Фәйзуллин, Илькам Вахитов, Сабит Закиров һәм башкалар дәвам итә, ә авылдан нефть төбәкләренә күчеп эшләүчеләр –бихисап.

Яңа Шөгер авылына бәя бирү өчен аның түбәндәге сыйфатларын күрсәтү зарур:

* Игенчелекне һәм нефтьчелекне бер үк вакытта янәшә үстереп, “Урак-чүкеч” бердәмлеген тормышка ашырган бердәнбер татар авылы ул!

*Кырларында 74 ел буена илгә нефть бирүче, бүген дә йөзләгән качалкалары эшләп торучы ветеран авыл, ачык күк астындагы нефть музее авылы да ул!

*Нефть чыгару һәм аны озатуның старт мәйданы булган, кара алтын сәнәгатенең тәүге адымнары ясалган авыл ул!

* Нефтьчелектә чын һөнәр осталарын һәм җитәкче кадрларны үстерүнең тәүге базисы булган авыл ул: З.Шәрифуллин, Ф.Шәрәфетдинов(Социалистик хезмәт геройлары), С.Садриев(Советлар Союзы Герое) кебек хезмәт һәм сугыш батырлары нефть чыгару һөнәрен Яңа Шөгер кырларында үзләштергән; авыл туфрагында Шашин, Мальцев, Р.Мингәрәев кебек Кара алтын диңгезе адмиралларының эзләре калган...

Тарихи Октябрь түнтәрелеше алып килгән үзгәрешләр авылыбызны да читләтеп үтмәде: колхоз төзелү, мәгариф өлкәсендәге зур үзгәрешләр - дини укудан дөньяви укуга күчү, өч алфавит алыштыру, авылның башлангыч мәктәбе ябылу; 1950 елда ”Партизан” колхозын “Шушма” колхозына кушу һәм шуның нәтиҗәсендә авылның яшәеш челтәре(инфраструктурасы) юк ителү...

Ләкин нефтьчелек һәм нефтебитум заводы, агач эшкәртү комбинаты һәм кирпеч заводы, райүзәктә эшләп торган 14 төрле оешманың булуы халыкны эшсезлектән коткарып килде. Болар да юк ителгәч, халык кыенлыклар алдында калды.Аның өстенә ельцинизм галәмәтләре, колхоз таркалу афәте, хосусый милек формасына күчүләр халыкның тез астына сукты, аны көчсезләндерде.

Ә шулай да төрле чорларның авырлыкларын да, җиңеллекләрен дә кичергән йөзьяшәр авылыбыз якты киләчәккә өметләнә, авылны саклап калу, яшәтү турында уйлана.

Авырлыкларга түзә белгән, бер гасыр гомер кичергән авылыбыз белән, аның күркәм сыйфатларга ия булган инсафлы, уңган халкы белән хаклы рәвештә горурланабыз; соңгы 20 ел эчендә туган афәтләргә сабырлык белән түзеп, яхшыга өметләнеп көн күреп ятабыз. Алга таба ничек яшәү турында фикер алышып, халык җыены 2017 елны Яңа Шөгер авылының 100 еллык юбилей елы дип игълан иткән иде. Нефтьүткәргеч трассалар төзүдә, юллар салуда районыбыз халкы белән бергә авылдашларыбызның да зур өлеш кертүен исәпкә алып, юбилей район күләмендәге зур вакыйга булды . Без бер гасыр гомер кичергән уникаль авылыбызны сүнүгә түгел, алгарышка, үсешкә лаеклы дип саныйбыз. Йомгак.

Мин туган авылымны бик-бик яратам. Әйтеп бетерә алмаслык матурлыкны, серлелекне сеңдергән бит ул безнең Яңа Шөгер авылы. Ул үзенең иленә батыр, бөркет кебек көчле ир-егетләр, берсеннән-берсе матур, карлыгач сыман чибәр кызлар үстергән. Җыр-биюгә Әхмәтҗановлар, гомерләрен авыл кырларына багышлаган Хәертдиновлар һәм башка бик күп мактаулы гаиләләр яши бездә. Татарстанның атказанган укытучысы Яшьлекләрендә авыл сәхнәсеннән төшмәгән Габбас абый Хамзин, Авылның атаклы кешеләре:Татарстанның атказанган укытучысы Сәхапова Сәрия Габдрахман кызы, аның абыйлары, танылган инженерлар Индус һәм Фигус Фәйзуллиннар; күренекле рәссам Мансур абый Закиров, аның абыйсы – Үзбәкстанның атказанган геологы Сабит Закиров һәм башкалар... Авылымда талантлы, булдыклы кешеләр яши. Ел саен уздырыла торган урам бәйрәмнәрендә гармунда, курайда, гитарада, мандолинада өздереп уйныйлар, халык җырларын моңлы итеп җырлыйлар авылдашларым. Бертуган Илдус һәм Илгиз Әхмәтҗановларның баянда уйнавын тыңлаган саен тыңлыйсы килә.Ә сиксән яшьлек Агъян әби авыл бәйрәмендә үзененең тальян гармунында “Кара урман” көен башкарып, барыбызны да сокландырды. Авылыбызның аяклы тарихы Сәгыйть Хәбиров туган як тарихын өйрәнеп, үз якташларын туган җирләре тарихы белән кызыксындыра, күп белергә омтылдыра. Киң эрудицияле, кешеләргә яр-дәмле, сабыр холклы һәм киң күңелле Сәгыйть абыйга олысы-кечесе киңәш сорап килә. Авыл тарихының үткәнендә генә түгел, бүгенгесендә дә яхшы кешеләр булуына ул бер мисал булып тора. Гаилә тарихын өйрәнүдән башланып киткән туган як тарихына тартылу аны бүген дә җибәрми. Ул бу эшчәнлек белән хәзер дә шөгыльләнә, авыл тормышының үзәгендә кала бирә. Бу гомерлек кызыксынуны Сәгыйть абый үзенең балаларына һәм оныкларына да сеңдерә алган.

Яңа Шөгерем күп кенә шигырьләргә кертелгән, шагыйрь Таһир Шәмсуаров үзенең “ Яңа Шөгергә мәдхия” әсәрендә авылыбыз турында бик мактап, аның кешеләренә сокланып яза.

Башкалар сокланырлык матур якларын: данлыклы, эшчән кешеләрен, гүзәл эшләрен күрсәтергә тырыштым. Лениногорск районы турында сөйләргә туры килсә, мин, курыкмыйча, үз авылымны башка зур авыллар белән янәшә куеп тасвирлый алам. Әйе, тарихларга кергән Лениногорск атамасы янында минем кечкенә генә, шул ук вакытта зур казанышлары булган туган авылым Яңа Шөгеремнең дә исеме яңгырарга лаеклы.

 

.

 

 

 

 

Г.Гыймаева.”Олы мирас эзеннән”, “Заман сулыш”, №32, 1990.

Скачать работу
Пожалуйста, подождите.
x
×