Балада төп физик, психик һәм шәхес буларак формалашу нигезләре өчен иң кирәкле чор – 1 яшьтән 3 яшькәчә булган вакыт аралыгы. Бу аралыкта ни дә булса җитенкерәми икән, бу зур югалту. Чөнки баланың һәр яклап камил булып үсешендә нәкъ шушы чорда алынган тәрбия мөһим.
Кызганыч, 1991- 1994 елларда балалар тәрбияләүдәге педагогик системага үзгәрешләр кертелде. Ягъни, балалар 3 яшькә кадәр гаилә эчендә генә тәрбияләнергә тиеш диелде. Бу, үз чиратында, балалар бакчаларында ясле балалары өчен булган төркемнәрнең ябылуына китерде. Аннан соң кертелгән үзгәрешләр бу төркемнәрнең бик кирәк булуын дәлилләде. Шуңа күрә бүгенге көндә шундый нәниләрне үстерүдә төркемнәр дә, югары квалификацияле тәрбиячеләр дә кирәклеге ачыкланды.