Автор:

-        
Хәерле иртә, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар!
(“Әссәламәгаләйкем” җыры. Аудиоязма)

-        
Әби – бабай гадәтләре белән

“Хәерле” дип башлыйк эшләрне.

Хәерле иртә, хәерле көн телик,

“Хәерле” дип башлыйк бәйгене.

-        
Сәлам сезгә урманнардан

Сәлам сезгә кырлардан,

Сәлам сезгә басулардан

Күктәге йолдызлардан. (Җыр
“Исәнмесез”. Аудиоязма.)

-        
Исәнмесез, туган телне сөюче дусларыбыз! Без сезнең белән
“И туган тел, и матур тел!” дип исемләнгән телдән
журнал бәйгесенә җыелдык. Ул уен формасында узар һәм бик
күңелле, эшлекле булыр дип ышанам.

-        
Укучылар, игътибар иткәнсездер, бәйрәмебез
“Әссәламәгаләйкем”, “Исәнмесез” исемле җырлар белән башланып китте. Нәрсәне аңлата
ул? Ишеткәнегез бармы? (Исәнмесез!)

-        
Дөрес, укучылар, ә бу сүзне без кайчан кулланабыз?
(Очрашканда, күрешкәндә, авылга кайтканда һ.б.)

-        
Сез мәктәптә 4 тел өйрәнәсез. (Рус, татар, башкорт,
инглиз телләре.)

“Дустым” дигән сүзне барыгыз да
өйрәндегез, беләсез, ә хәзер әйдәгез бергәләп “Исәнмесез” сүзен 4 телдә
әйтәбез, хор белән:

-        
Татар телендә – Исәнмесез!

Башкорт телендә – Һаумыһығыҙ!

Рус телендә – Здравствуйте!

Инглиз телендә – Helloy!

-        
Молодцы! Сез рус һәм инглиз телләре атналыкларында актив
катнаштыгыз, ә хәзер, туган телдә көчегезне сынап карагыз.

Журналыбызның беренче бите: “Туган телләр турында әңгәмә”
дип атала.

... И туган телем,

                             туган тел,

Сүзең алтын сүзле тел.

Син – татар баласы диеп,

Сайрап торган изге тел!

Татарның бар – татар теле,

Башкортның бар – башкорт теле,

Урысның бар – рус теле,

Һәркайсының үз анасы,

Һәркайсының үз теле.

-        
Безнең туган телебез – татар теле. Россиядә рус теленнән
кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә яши.

-        
Әйе, бүген дөнья халыклары 6 мең төрле телдә сөйләшә. Сүз
дә юк, һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат
сөйләшә башлаган ана теле. Ана телебез ярдәмендә без бер-беребез белән иркен
аралашабыз, матур китаплар укыйбыз, язабыз, шигырьләр өйрәнәбез, мәкаль-
табышмаклар ятлыйбыз. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без
туган тел аша тоябыз. Туган телне өйрәткән өчен без әти-әниебезгә рәхмәтле
булырга тиешбез.

-        
Әйе, төрле-төрле җирдә яшәсәк тә, барыбыздан да бер кан
ага. Себер татарымы син, мишәрме – бу мөһим түгел. Иң мөһиме – син үз телеңне
беләсең һәм аны саклыйсың! Ә милләтне ярату өчен әллә ни күп әйбер кирәк түгел,
бары тик тарихны белергә, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә кирәк. Шул
вакытта гына сине дә хөрмәт итәрләр!

-        
Ә хәзер журналыбызның икенче битенә күчәбез. Ул “Блиц – турнир” дип атала. Мин сезгә сораулар бирәм, сез тиз
генә җавап бирергә тиеш буласыз.

1)   
Без нинди республикада яшибез? (Башкортстан)

2)   
Башкортстанның башкаласы? (Уфа)

3)   
Мәктәптә нинди тел дәүләт теле буларак укытыла? (Башкорт
теле)

4)   
Туган тел көне ничәнче елдан билгеләнеп үтелә? (2000)

5)   
Г.Тукайның туган елы? (1886)

6)   
Күп телләр белүче кеше? (Полиглот)

7)   
Табигатье саклау турындагы фән нчек атала? (Экология)

8)   
Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

9)   
Телләрне өйрәнүче фән? (Лингвистика)

10)Сөембикә манарасы ничә
катлы? (7)

11) Татар халкының милли аяк киеме?
(Читек)

12) Башкорт алфавитында ничә
хәреф? (42)

13) Балалыгы ятимлектә үткән
татар шагыйре? (Тукай)

14) Уфада нинди югары уку йорты
кайсы язучының исемен йөртә? (Акмулла)

15) “Кыйссаи Йосыф” әсәренең
авторы кем? (Кол Гали)

16) Тукайның балачак кушаматы?
(Апуш)

17) Татар хатын-кызларының
милли баш киеме? ( Калфак)

18) Без кайсы авыл мәктәбендә
укыйбыз? (Күзәй)

19) 2013 ел - .........? (
Тирә-як мохитне саклау елы)

20) “Кәкре каенга терәтү”
фразеологизмының мәгънәсе? ( Алдау)

comments powered by HyperComments
Пожалуйста, подождите.
x